Хакимнәр 14:1—20

14  Аннары Шимшо́н Тимнәгә китте һәм Тимнәдә филистиле бер хатынны күрде.  Шунда ул атасы һәм анасы янына килеп, аларга: «Тимнәдә филистиле бер хатынга күзем төште, аны миңа хатынлыкка алып бирегез әле»,— диде.  Ләкин атасы белән анасы аңа әйтте: «Син нәрсә, туганнарың һәм бөтен халкыбыз арасында берәр хатын таба алмадыңмы?+ Барып, сөннәтләнмәгән филистилеләр арасыннан хатын алырсыңмы?» Әмма Шимшон атасына: «Аны миңа ал, чөнки ул миңа ошый»,— диде.  Аның атасы белән анасы моның Йәһвәдән булганын аңламады, чөнки Ул, Исраи́л белән ул вакытта филистилеләр идарә иткәнгә, аларга каршы эш итәр өчен мөмкинлек эзли иде.+  Шимшон әтисе һәм әнисе белән Тимнәгә китте. Ул Тимнәнең йөзем бакчаларына җиткәч, аңа үкереп арыслан ташланды.  Шунда аңа Йәһвә рухы иңде,+ һәм ул аны буш кул белән яшь кәҗәне ботарлагандай ботарлап ташлады, ләкин ата-анасына булган хәлне сөйләмәде.  Аннары ул теге хатын янына килеп, аның белән сөйләште. Хатын Шимшонга һаман да ошый иде.+  Соңрак аны өенә алып кайтырга барганда,+ ул, арысланның үләксәсен карарга дип, юлдан читкә борылды. Арыслан үләксәсенә бер күч бал корты оялаган иде, һәм анда бал бар иде.  Шунда ул кулларына бал кырып алды һәм аны ашап барды. Ата-анасын куып җиткәч, ул аларга да бал бирде, алар да ашады. Әмма ул аларга балны арыслан үләксәсеннән кырып алганын әйтмәде. 10  Шимшон һәм атасы хатын янына килде, һәм Шимшон анда мәҗлес үткәрде, чөнки яшь ир-атлар гадәттә шулай эшли иде. 11  Ул килгәч, аның белән булсыннар өчен, аңа 30 кияү егете бирделәр. 12  Шимшон аларга болай диде: «Сезгә бер табышмак әйтим әле. Җиде көнлек мәҗлес вакытында аны чишеп, миңа җавабын әйтсәгез, мин сезгә 30 җитен кием һәм 30 алмаш кием бирермен. 13  Ә җавабын әйтә алмасагыз, сез миңа 30 җитен кием һәм 30 алмаш кием бирергә тиеш булырсыз». Алар: «Әйт безгә табышмагыңны, тыңлап карыйк»,— диде. 14  Ул аларга әйтте: «Ашаучыдан — ашарлык нәрсә,Көчледән баллы нәрсә чыкты».+ Алар табышмакны өч көн чишә алмады. 15  Дүртенче көнне алар Шимшонның хатынына әйтте: «Хәйләләп,+ иреңнән табышмакка җавапны әйттер. Юкса сине һәм атаңның йортын яндырабыз. Сез нәрсә, безне монда милкебезне талар өчен чакырдыгызмы әллә?» 16  Шунда Шимшонның хатыны аның алдында елап: «Син мине күралмыйсың, яратмыйсың, ахры.+ Син халкыма табышмак әйттең, ә миңа җавабын әйтмәдең»,— диде. Тегесе исә аңа: «Мин хәтта үз атам белән анама җавапны әйтмәдем! Сиңа әйтиммени?» — диде. 17  Ләкин мәҗлеснең калган көннәрендә ул аның алдында елады да елады. Ахыр чиктә җиденче көнне Шимшон аңа җавапны әйтте, чөнки ул аны йөдәтеп бетергән иде. Тегесе исә җавапны үз халкына җиткерде.+ 18  Җиденче көнне кояш баеганчы* шәһәр кешеләре аңа болай диде: «Балдан нәрсә баллырак соң,Һәм арысланнан нәрсә көчлерәк?»+ Ул исә аларга: «Әгәр танам белән сукаламасагыз,*+Табышмагымны чишә алмас идегез»,— диде. 19  Шунда аңа Йәһвә рухы иңде,+ һәм ул, Ашкелонга+ барып, аларның 30 кешесен үтерде, аларның киемнәрен алып, табышмакка җавап биргән кешеләргә бирде.+ Атасының йортына ул ярсып кайтып китте. 20  Шимшонның хатынын+ исә Шимшон белән булган кияү егетләренең берсенә бирделәр.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «ул эчке бүлмәгә кереп киткәнче».
Ягъни алар аның хатынын күндергән.

Искәрмәләр

Медиаматериал