Хакимнәр 15:1—20

15  Берникадәр вакыт үткәч, бодай уру вакытында Шимшо́н үз хатыны белән күрешергә дип килде һәм үзе белән яшь кәҗә алды. Ул: «Хатыным янына, йокы бүлмәсенә* керим әле»,— диде. Ләкин хатынның атасы аңа керергә рөхсәт итмәде.  Ул аңа: «Син аны күралмыйсыңдыр дип уйладым мин.+ Шуңа күрә аны синең кияү егетеңә бирдем.+ Аның сеңелесе аңардан ягымлырак түгелме соң? Алмашка аны алчы»,— диде.  Әмма Шимшон әйтте: «Хәзер инде филистилеләргә зыян китерсәм дә, алар мине гаепли алмас».  Шунда Шимшон барып, 300 төлке тотты. Аннары ул аларны икешәр-икешәр итеп койрыкларыннан бәйләде, факеллар алды һәм төлкеләрнең койрыклары арасына берәр факел беркетте.  Аннан соң ул факелларга ут төртеп, төлкеләрне филистилеләрнең ашлык кырларына җибәрде. Ул бөтен нәрсәне: көлтәләрдән алып урылмаган ашлыкка кадәр, шулай ук йөзем бакчаларын һәм зәйтүн кырларын яндырды.  Филистилеләр: «Моны кем эшләде?» — дип сорагач, аларга: «Моны Шимшон — тимнәленең кияве эшләде, чөнки тимнәле аның хатынын алып, аның кияү егетенә биргән»+,— диделәр. Шуңа күрә филистилеләр барып, ул хатынны һәм аның атасын яндырды.+  Шимшон исә аларга: «Әле сез шулаймы? Алайса, мин сездән үч алмыйча туктамам»,— диде.+  Ул аларны берсе артыннан берсен үтереп барды, һәм үтерелгәннәр бик күп булды. Аннан соң ул китеп, Эта́м кыяташындагы мәгарәдә* тукталды.  Соңрак филистилеләр килеп, Яһүдтә лагерь корып урнашты һәм Ләһидә+ талап йөрде. 10  Шунда Яһүд кешеләре алардан: «Ник сез безгә каршы чыктыгыз?» — дип сорады. Тегеләр исә: «Без Шимшонны кулга алырга һәм аңа ул безгә эшләгәнне эшләргә килдек»,— диде. 11  Шулчак Яһүднең 3 000 кешесе Этам кыяташындагы мәгарәгә* барып, Шимшонга әйтте: «Филистилеләрнең безнең белән идарә иткәнен белмисеңме әллә?+ Ник син безнең белән шулай эшләдең?» Тегесе исә: «Алар миңа нәрсә эшләгән булса, мин дә аларга шуны эшләдем»,— диде. 12  Ләкин алар: «Без сине тотып алырга һәм филистилеләр кулына бирергә дип килдек»,— диде. Ә Шимшон аларга: «Миңа ташланмаска ант итегез»,— дип әйтте. 13  «Юк, без сине бәйләп, аларның кулына гына бирербез, сине үтермәбез»,— дип җавап бирделәр алар. Шулай итеп, алар аны ике яңа бау белән бәйләделәр дә мәгарәдән алып чыгып киттеләр. 14  Ул Ләһигә килгәч, филистилеләр аны тантаналы кычкыра-кычкыра каршы алды. Шунда аңа Йәһвәнең рухы иңде,+ һәм аның кулларындагы баулар утта көйдерелгән җитен җепләрдәй таралып төште.+ 15  Ул күптән түгел генә үлгән ишәкнең казналык сөяген тапты һәм кулын сузып аны алды да аның белән 1 000 кешене үтерде.+ 16  Шунда Шимшон әйтте: «Ишәкнең казналык сөяге белән — бер өем, ике өем! Ишәкнең казналык сөяге белән мин 1 000 кеше үтердем».+ 17  Моны әйткәч, ул казналык сөяген ташлады һәм ул урынны Раматләһи́*+ дип атады. 18  Аннары ул бик сусады һәм Йәһвәгә ялварып, болай диде: «Син хезмәтчеңә бу бөек коткаруны бирдең. Әмма хәзер мин сусаудан үләргә һәм сөннәтсезләр кулына эләгергә тиешме?» 19  Шунда Аллаһы Ләһидәге бер чокырда ярык ясады, һәм аннан су агып чыкты.+ Шимшон эчкәндә, аның көче* кайтты, һәм аңа хәл керде. Шуңа күрә Шимшон ул урынны Эн-һакури́* дип атады, һәм ул әле дә Ләһидә. 20  Ул Исраилне филистилеләр көннәрендә 20 ел хөкем итте.+

Искәрмәләр

Яки «эчке бүлмәгә».
Яки «ярыкта».
Яки «ярыкка».
Мәгъ. «казналык сөяге калкулыгы».
Сүзгә-сүз «рухы».
Мәгъ. «ялваручының чишмәсе».

Искәрмәләр

Медиаматериал