Хакимнәр 20:1—48

20  Шунда Даннан+ алып Бәхи́р-шебага кадәрге җирләрдә һәм Гила́д җирендә+ яшәгән бөтен исраиллеләр — бөтен җәмгыять бер кешедәй Миспәдә+ Йәһвә алдында җыелды.  Халыкның һәм Исраилнең бөтен кабиләләренең башлыклары — кылыч белән коралланган 400 000 җәяүле гаскәри+ — Аллаһы халкы җыелышында үз урыннарын алды.  Биньяминлыларга Исраи́л кешеләренең Миспәгә килгәне турында хәбәр иреште. Исраил кешеләре: «Сөйләгез әле безгә, андый коточкыч хәл ничек килеп чыкты?»+ — диде.  Шунда ле́виле+ — үтерелгән хатынның ире — җавап итеп, болай диде: «Мин үз җариям белән Биньями́н җирендәге Гибәгә+ төн үткәрергә килдем.  Ә Гибәдә яшәүчеләр* миңа каршы күтәрелде һәм төнлә йортны чолгап алды. Алар мине үтермәкче иде, әмма моның урынына җариямне көчләде, һәм ул үлде.+  Шуңа күрә мин җариямнең мәетен алып, аны кискәләдем һәм кисәкләрне Исраил мирасының һәр өлешенә җибәрдем,+ чөнки алар Исраилдә оятлы һәм хурлыклы эш кылды.  Хәзер исә сез, Исраилнең бөтен кешеләре, тәкъдимегезне һәм киңәшегезне әйтегез».+  Шунда бөтен халык бердәм рәвештә болай диде: «Безнең беребез дә үз чатырына китмәс һәм үз йортына кайтмас.  Гибәгә без менә нәрсә эшләрбез: без жирәбә буенча аңа каршы чыгарбыз.+ 10  Без гаскәр өчен азык-төлек җыяр өчен Исраилнең бөтен кабиләләреннән 100 кешедән унны, меңнән йөзне һәм ун меңнән меңне сайларбыз, шулчак гаскәр Биньямин җирендәге Гибәгә, Исраилдә хурлыклы эш кылганы өчен, каршы чыга алыр». 11  Шулай итеп Исраилнең бөтен кешеләре шәһәргә каршы бер кешедәй җыелды. 12  Аннары Исраил кабиләләре бөтен биньяминлыларга болай дип әйтергә кешеләр җибәрде: «Ничек сездә андый коточкыч хәл килеп чыкты? 13  Гибәдәге ул юньсез кешеләрне+ безгә тапшырыгыз, без аларны үтереп, Исраилдәге начарлыкны бетерербез».+ Ләкин биньяминлылар үзләренең исраилле кардәшләрен тыңларга теләмәде. 14  Шунда биньяминлылар, Исраил кешеләренә каршы сугышыр өчен, бөтен шәһәрләрдән Гибәгә җыелды. 15  Ул көнне биньяминлылар, Гибәнең 700 сайланган кешесеннән тыш, үз шәһәрләреннән кылыч белән коралланган 26 000 кеше җыйды. 16  Ул гаскәрдә сайланган 700 сулагай кеше бар иде. Аларның һәрберсе таш белән чәч бөртегенә тидерерлек итеп төз ата ала иде һәм бер дә тидерми калмый иде. 17  Исраил кешеләре исә, биньяминлылардан башка, кылычлар белән коралланган 400 000 кеше җыйды,+ аларның һәрберсе тәҗрибәле гаскәри иде. 18  Алар Аллаһыдан сорар өчен+ Бәйтелгә китте. Исраил халкы әйтте: «Биньяминлыларга каршы сугышырга кайсыбыз алдан барсын?» Йәһвә: «Яһүд алдан барсын»,— диде. 19  Аннан соң исраиллеләр иртән торып, Гибәгә каршы сугышыр өчен лагерь корып урнашты. 20  Исраил кешеләре Биньяминга каршы сугышырга чыкты. Алар Гибә́ янында Биньяминга каршы хәрби тәртиптә тезелде. 21  Биньяминлылар, Гибәдән чыгып, ул көнне Исраилнең 22 000 кешесен һәлак итте. 22  Әмма Исраил кешеләренең гаскәре, батырлык күрсәтеп, яңадан шул ук урында беренче көндәге кебек хәрби тәртиптә тезелде. 23  Аннары исраиллеләр, Бәйтелгә барып, Йәһвә алдында кичкә кадәр елады һәм Йәһвәдән: «Без яңадан кардәшләребезгә — Биньямин халкына каршы сугышырга барыйкмы?» — дип сорады.+ Моңа Йәһвә: «Аларга каршы чыгыгыз»,— диде. 24  Шулай итеп икенче көнне исраиллеләр биньяминлыларга якынлашты. 25  Биньяминлылар исә икенче көнне Гибәдән аларга каршы чыкты һәм кылычлар белән коралланган тагын 18 000 исраиллене һәлак итте.+ 26  Шунда бөтен Исраил кешеләре Бәйтелгә барып, анда Йәһвә алдында елап утырды.+ Алар ул көнне кичкә кадәр ураза тотты+ һәм Йәһвә алдында яндыру корбаннары+ һәм татулык корбаннары+ китерде. 27  Аннан соң Исраил кешеләре Йәһвәдән сорады,+ чөнки ул көннәрдә Аллаһының килешүе сандыгы анда иде. 28  Ул көннәрдә аның алдында Илгаза́р улы Пинхә́с+ хезмәт итте (Илгазар исә Һарунның улы иде). Алар: «Без яңадан кардәшләребезгә — Биньямин кешеләренә каршы сугышырга барыйкмы я бүтән бармыйкмы?» — дип сорады.+ Йәһвә: «Барыгыз, чөнки иртәгә мин аларны сезнең кулыгызга бирәм»,— диде. 29  Шунда Исраил сагалап тору өчен Гибә тирәли кешеләр куйды.+ 30  Исраиллеләр өченче көнне дә биньяминлыларга каршы чыкты һәм башка вакытлардагы кебек үк Гибәгә каршы хәрби тәртиптә тезелде.+ 31  Биньяминлылар Исраилнең гаскәренә каршы чыккач, исраиллеләр аларны шәһәрдән читкә алып китте.+ Аннары биньяминлылар берсе Бәйтелгә, ә икенчесе Гибәгә алып барган олы юлларда элеккечә һөҗүм итеп аларны үтерә башлады, ачык кырда якынча 30 Исраил кешесе ятып калды.+ 32  Шунда биньяминлылар: «Алар элеккечә безнең алда җиңеләләр»+,— диде. Исраиллеләр исә әйтте: «Чигеник һәм аларны шәһәрдән олы юлларга алып китик». 33  Бөтен Исраил кешеләре үз урыннарыннан кузгалып, Багалтама́р янында хәрби тәртиптә тезелде, ә Гибә тирәсендә сагалап торучы исраиллеләр үз урыннарыннан чыгып һөҗүм итте. 34  Шулай итеп бөтен Исраилдән 10 000 сайланган кеше Гибә янына килде. Сугыш бик каты булды. Ләкин биньяминлылар бәла якынлашканын белмәде. 35  Йәһвә Биньяминны Исраил алдында тар-мар итте,+ һәм ул көнне исраиллеләр Биньяминда кылычлар белән коралланган 25 100 кешене һәлак итте.+ 36  Әмма биньяминлылар, Исраил кешеләре чигенә башлагач, аларны җиңелә дип уйлады,+ ләкин тегеләр Гибә тирәли куелган сагалап торучыларга ышанып чигенде.+ 37  Сагалап торучылар тиз эш итте һәм Гибәгә һөҗүм итте. Алар, таралып, бөтен шәһәрне кылычтан кичерде. 38  Исраил кешеләре шәһәр тирәли сагалап торучылар белән сүз куешканча, шәһәрдән күтәрелгән төтен аларга билге булырга тиеш иде. 39  Исраиллеләр сугышканда чигенгәч, биньяминлылар һөҗүм итеп Исраилнең якынча 30 кешесен үтерде+ һәм: «Күренеп тора, алар безнең алда үткән сугыштагы кебек тагын җиңелә»+,— диде. 40  Ләкин шәһәрдән, билге булып, куе төтен күтәрелә башлады. Биньяминлылар борылып караса, бөтен шәһәрдән күккә таба төтен күтәрелә. 41  Шунда Исраил кешеләре кире борылды, ә биньяминлыларның коты алынды, чөнки алар үзләренең бәлагә эләккәнен күрделәр. 42  Шунда алар Исраил кешеләреннән чүлгә таба чигенде, ләкин исраиллеләр аларны куа китте. Шәһәрдән чыккан кешеләр дә аларны кыра башлады. 43  Алар биньяминлыларны чолгап алды һәм бертуктаусыз куа барды. Исраиллеләр аларны нәкъ Гибә алдында, аның көнчыгыш ягында тар-мар итте. 44  Нәтиҗәдә Биньяминның 18 000 көчле гаскәрие ятып калды.+ 45  Биньямин кешеләре, борылып, чүлгә, Римму́н кыяташына+ таба качты, һәм исраиллеләр олы юлларда аларның 5 000 ен үтерде. Алар биньяминлыларны Гидумга кадәр куа барды. Һәм тагын 2 000 кешене һәлак итте. 46  Ул көнне биньяминлыларның кылыч белән коралланган 25 000 көчле гаскәрие һәлак булды.+ 47  Ләкин 600 кеше чүлгә Риммун кыяташына таба чигенде һәм анда дүрт ай яшәде. 48  Исраил кешеләре кире кайтып, калган биньяминлыларга каршы чыкты һәм шәһәрләрдә булганнарны — кешеләрне дә, мал-туарны да кылычтан кичерде. Алар шулай ук үз юлларындагы бар шәһәрләргә ут төртте.

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Гибәдәге җир хуҗалары».

Искәрмәләр

Медиаматериал