Хакимнәр 7:1—25

7  Аннары Йәрубага́л, ягъни Гидео́н,+ һәм аның белән булган бар халык иртән торып, Һару́д чишмәсе янында лагерь корып урнашты, ә Мидья́н лагере аларның төньягында, үзәндә, Мөре́ калкулыгы янында тора иде.  Йәһвә Гидеонга болай диде: «Кешеләрең бик күп. Мин Мидьянны аларның кулына бирә алмыйм,+ юкса Исраилнең мактанып, миңа: „Мин үземне үзем коткардым“,— дип әйтүе бар.+  Шуңа күрә кешеләр алдында: „Курыккан һәм коты очкан һәркем өенә кайтсын“,— дип әйтче».+ Бу сүзләрне әйтеп, Гидеон аларны сынады. Шунда 22 000 кеше өйләренә кайтып китте, ә 10 000 кеше калды.  Әмма Йәһвә Гидеонга әйтте: «Әле дә кеше бик күп. Аларга су янына төшәргә куш, һәм мин анда аларны синең өчен сынармын. Мин сиңа: „Монысы синең белән барсын“,— дип әйтсәм, ул синең белән барыр, ә: „Монысы синең белән бармасын“,— дисәм, ул синең белән бармас».  Шунда ул халыкны су янына алып төшеп китте. Йәһвә Гидеонга болай диде: «Суны эт эчкәндәй эчкән һәркемне тезләнеп эчкән кешеләрдән аер».  Кулын авызына китереп, суны учыннан эчкән кешеләрнең саны 300 булды. Башкалары исә тезләнеп эчте.  Йәһвә Гидеонга әйтте: «Мин сезне учларыннан эчкән шушы 300 кеше белән коткарырмын һәм Мидьянны сезнең кулга бирермен,+ ә калганнары өйләренә кайтып китсен».  Алар халыктан ризыкны һәм мөгез быргыларны алгач, Гидеон Исраилнең калган кешеләрен өйләренә кайтарып җибәрде, 300 кешене генә калдырды. Мидьянның тукталу урыны астарак, үзәндә иде.+  Ул төнне Йәһвә аңа әйтте: «Тор, дошманга һөҗүм ит, чөнки мин аны синең кулыңа бирдем.+ 10  Ләкин һөҗүм итәргә куркасың икән, хезмәтчең Пура́ белән аларның тукталу урынына төш. 11  Аларның сөйләшүләрен тыңла, һәм аннан соң синең аларга һөҗүм итәргә кыюлыгың булыр». Шунда ул хезмәтчесе Пура белән дошман тукталган урынның читенә төште. 12  Ә Мидьян, Амали́к һәм Көнчыгышта яшәүчеләр+ үзәнне саранча өере кебек каплады. Аларның дөяләре, диңгез буендагы ком бөртекләре күп булган кебек, санап бетергесез иде.+ 13  Гидеон төште, һәм анда бер кеше икенчесенә төшен сөйли иде: «Менә нинди төш күрдем мин. Мидьянның тукталу урынына бер түгәрәк арпа ипие тәгәрәп керде. Ул бер чатырга шулкадәр нык килеп бәрелде ки, чатыр ауды.+ Әйе, ул чатырның астын өскә китерде, һәм чатыр ишелде». 14  Моңа тегесе әйтте: «Бу Исраи́л кешесенең — Йоа́ш улы Гидеонның кылычы гына була ала.+ Аллаһы Мидьянны һәм бөтен станны аның кулына биргән».+ 15  Гидеон төшне һәм аның аңлатмасын ишетү белән,+ иелеп Аллаһыга гыйбадәт кылды. Аннан соң ул Исраил тукталган урынга кайтып, болай диде: «Торыгыз, чөнки Йәһвә Мидьян станын сезнең кулга бирде». 16  Аннары ул 300 кешене өч төркемгә бүлде дә һәммәсенә мөгез быргылар+ һәм эчләренә факел салынган зур буш чүлмәкләр бирде. 17  Аннары ул аларга болай диде: «Миңа карагыз, һәм нәкъ мин эшләгәнне эшләгез. Мин станның читенә килеп җиткәч, сез мин эшләгәнне эшләргә тиеш. 18  Мин һәм минем белән булганнарның барысы мөгез быргы кычкырткач, сез дә, стан тирәли торганнарның барысы, мөгез быргы кычкыртырга һәм: „Йәһвә өчен һәм Гидеон өчен!“ — дип кычкырырга тиеш». 19  Төн уртасы җиткәнче,* сакчылар куелгач ук, Гидеон һәм аның белән булган 100 кеше стан читенә килеп җитте. Алар мөгез быргы кычкыртты+ һәм кулларындагы зур чүлмәкләрне ватты.+ 20  Шулай итеп, өч төркем дә мөгез быргылар кычкыртты һәм зур чүлмәкләрне ватты. Алар сул кулларында факеллар тотып, ә уң кулларындагы быргыларны кычкыртып: «Йәһвәнең һәм Гидеонның кылычы!» — дип кычкырды. 21  Барлык шул вакыт дәвамында һәр кеше үз урынында стан тирәли торды, һәм бөтен гаскәр кычкыра-кычкыра кача башлады.+ 22  300 кеше быргылар кычкыртуын дәвам итте, һәм Йәһвә бөтен стандагы кешеләрнең кылычларын бер-берсенә каршы юнәлтте.+ Һәм гаскәр Бәйтшитага кадәр, хәтта Зәрирәгә таба Әбелмикаланың+ Табба́т янындагы чигенә кадәр качып китте. 23  Нәфтәли́, Әши́р һәм бөтен Манашшедан Исраил кешеләре чакырылды.+ Алар Мидьян артыннан куа китте. 24  Гидеон Ифраимның бөтен таулы җирендәге кешеләргә: «Мидьянга һөҗүм итәргә төшегез, Бәйтбара́ һәм Үрдүнгә кадәрге суларның кичүләрен басып алыгыз»,— дип әйтергә хәбәрчеләр җибәрде. Шунда Ифраимның бөтен кешеләре бергә җыелып, Бәйтбара һәм Үрдүнгә кадәрге суларны басып алды. 25  Алар шулай ук Мидьянның ике мирзасы Өрә́б белән Зибны кулга алды. Алар Өрәбне соңрак Өрәб кыясы+ дип аталган кыя янында, ә Зибны соңрак Зибның йөзем изгече дип аталган йөзем изгеч янында үтерде. Алар Мидьянны куа барды,+ һәм Өрәб белән Зибның башларын Үрдү́н тирәсенә Гидеон янына алып килде.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Урта төнге сак башланганда». Бу сак вакыты як. кичке 10 нан як. төнге 2 гә кадәр булган.

Искәрмәләр

Медиаматериал