Чыгыш 1:1—22

1  Ягъку́б Мисырга үзенең уллары һәм аларның гаиләләре белән килде. Менә Исраи́л улларының исемнәре:+  Руби́н, Шимо́н, Ле́ви, Яһүд,+  Иссаха́р, Зәбулу́н, Биньями́н,  Дан, Нәфтәли́, Гәд һәм Әши́р.+  Ягъкубтан килеп чыккан кешеләр саны 70 җан иде. Ә Йосыф инде Мисырда иде.+  Вакыт узу белән Йосыф,+ шулай ук аның бөтен бертуганнары һәм шушы буынның барлык кешеләре үлеп бетте.  Ә исраиллеләр,* үрчеп, гаять күбәя башлады. Аларның саны торган саен арта барды, һәм алар көчәйгәннән-көчәйде. Нәтиҗәдә, бөтен Мисыр җире алар белән тулды.+  Берникадәр вакыт узгач, Мисырда Йосыфны белмәгән башка бер патша хакимлек итә башлады.  Ул үз халкына болай диде: «Карагыз, Исраил халкы бездән күбрәк тә һәм безгә караганда көчлерәк тә!+ 10  Уйлап эш итик. Югыйсә алар тагы да күбәер һәм, сугыш чыга калса, безнең дошманнарыбызга кушылып, безгә каршы сугышыр һәм илебездән китеп барыр». 11  Шуңа күрә мисырлылар, Исраил халкын авыр эш эшләтеп җәфалар өчен, алар өстеннән башлыклар* билгеләде.+ Исраиллеләр фиргавенгә азык-төлек саклау өчен шәһәрләр төзеде. Бу шәһәрләр Пито́м һәм Рамсе́с+ дип аталды. 12  Ләкин мисырлылар исраиллеләрне ныграк җәберләгән саен, алар, артканнан-артып, җир буйлап тарала барды. Мисырлылар Исраил халкыннан бик нык курка башлады һәм аларга нәфрәтләнде.+ 13  Шуңа күрә мисырлылар исраиллеләрне кол итеп, каты эшләтте.+ 14  Алар исраиллеләрдән балчык измәсе һәм кирпечләр ясатып, аларны кырда һәртөрле авыр эшләр эшләтеп, тормышларын түзә алмаслык итте. Әйе, мисырлылар аларны кол итеп, аларга карата мәрхәмәтсез булды.+ 15  Соңрак Мисыр патшасы кендекче еврей хатыннары Шифра́ һәм Пуя́ белән сөйләшеп, 16  аларга болай диде: «Еврей хатыннарына бала табарга ярдәм иткәндә,+ бала табу эскәмиясендә кем туганын карагыз: ир бала туса — үтерегез, кыз бала туса — исән калдырыгыз». 17  Әмма бу хатыннар, Аллаһыдан курыкканга, Мисыр патшасы кушканны үтәмәде. Алар ир балаларны исән калдыра барды.+ 18  Бераздан Мисыр патшасы бу ике хатынны чакыртып: «Ни өчен сез ир балаларны исән калдырасыз?» — дип сорады. 19  Алар фиргавенгә: «Еврей хатыннары Мисыр хатын-кызлары кебек түгел. Алар нык, һәм, кендекче хатын килеп җиткәнче, алар инде бала тапкан була»,— диделәр. 20  Аллаһы бу ике кендекче хатынга илтифат күрсәтте. Исраиллеләр исә, артканнан-артып, тагы да көчәя барды. 21  Бу ике хатын Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәткәнгә, ул аларны соңрак гаиләле итте. 22  Ахыр чиктә фиргавен үзенең халкына: «Еврейләрнең яңа туган һәр ир баласын Нил елгасына ташлагыз, ә һәр кыз баласын исән калдырыгыз»,— дип боерды.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Исраил уллары».
Яки «күзәтчеләр».

Искәрмәләр

Медиаматериал