Чыгыш 11:1—10

11  Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Мин фиргавенгә һәм Мисырга тагын бер җәза җибәрәчәкмен. Шуннан соң ул сезне азат итәчәк,+ алай гына да түгел, ул хәтта сезне бу җирдән куып чыгарачак.+  Хәзер исә халыкка әйт, бөтен ир-атлар һәм хатын-кызлар күршеләреннән көмеш һәм алтын әйберләр сорап алсын».+  Шушы сүзләрдән соң Йәһвә мисырлылар күңелендә Исраи́л халкына карата мәрхәмәт уятты. Өстәвенә, Муса үзе дә Мисыр җирендә фиргавен хезмәтчеләре һәм Мисыр халкы арасында тирән хөрмәт яулаган иде.  Муса фиргавенгә болай диде: «Йәһвә болай ди: „Төн урталарында мин Мисыр аша үтәчәкмен,+  һәм Мисыр җирендә туган беренче балаларның — тәхеттә утырган фиргавеннең баш баласыннан алып кул тегермәнендә эшләүче кол хатынның баш баласына кадәр — барысы да үләчәк+ һәм малның бөтен беренче булып туган балалары да үләчәк.+  Бөтен Мисыр җирендә моңарчы беркайчан да булмаган һәм моннан ары да булмаячак каты елау кубачак.+  Ә исраиллеләргә һәм аларның малларына бернинди зарар тимәс. Аларга хәтта эт тә өрмәс. Шулчак сез Йәһвәнең исраиллеләрне мисырлылардан аера ала икәнен белерсез“.+  Синең бөтен хезмәтчеләрең, башларын иеп, миңа килер һәм минем алдыма йөзтүбән капланып: „Син дә, сиңа ияргән бөтен халык та китегез“+,— дияр. Һәм шуннан соң мин китәрмен». Сүзен әйтеп бетергәч, Муса ярсып, фиргавен яныннан чыгып китте.  Шунда Йәһвә Мусага: «Мисыр җирендә башка могҗизалар да күрсәтелсен өчен,+ фиргавен сезне тыңламаячак»+,— диде. 10  Муса белән Һарун фиргавен алдында бөтен шушы могҗизаларны кылды,+ ләкин Йәһвә фиргавеннең үҗәтләнүенә юл куйды, һәм ул исраиллеләрне үз җиреннән җибәрмәде.+

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал