Чыгыш 2:1—25

2  Шул вакытларда Ле́ви кабиләсеннән булган бер ир шул ук кабиләдән бер кызга өйләнде.+  Ул хатын, балага узып, угыл тудырды. Баланың бик матур икәнен күреп, ул аны өч ай яшереп тотты.+  Бүтән аны яшереп тота алмаганлыктан,+ ул камыш кәрзин* алып, аны сумала* белән сылады һәм баланы шуның эченә салып, Нил елгасы буендагы камышлар арасына куйды.  Сабыйның апасы+ исә, аның белән нәрсә булыр икән дип, читтәрәк басып карап торды.  Фиргавеннең кызы, су керергә дип, Нил елгасына төште. Ул вакытта аның хезмәтче кызлары яр буенда йөри иде. Камышлар арасындагы кәрзинне күреп алгач, ул шунда ук үзенең бер кол кызына кәрзинне алып килергә кушты.+  Фиргавен кызы, кәрзинне ачкач, елап яткан сабыйны күрде. Ул аны жәлләсә дә: «Бу еврей баласы»,— диде.  Шунда сабыйның апасы аңардан: «Мин, барып, баланы имезергә һәм аны карарга берәр еврей хатынын чакырып китеримме?» — дип сорады.  «Бар, чакыр!» — диде фиргавен кызы. Кыз шунда ук китеп, баланың әнисен алып килде.+  Фиргавен кызы аңа: «Бу баланы үзең белән ал да, аны миңа имезеп үстер, ә мин сиңа түләп торырмын»,— диде. Хатын баланы алды һәм аны карап үстерде. 10  Бала бераз үсә төшкәч, ул аны фиргавен кызына китерде, һәм тегесе аның улы булып китте.+ «Мин аны судан алып чыктым»,— диеп, фиргавен кызы аңа Муса* дигән исем кушты.+ 11  Үсеп җиткәч,* Муса бер көнне үзенең кан кардәшләре янына барды һәм аларның авыр хезмәт башкаруларын күрде.+ Шунда ул бер мисырлының еврейне — үз кардәшләренең берсен кыйнаганын күреп алды. 12  Як-ягына каранып, беркем дә юк икәнлеген күргәч, ул бу мисырлыны үтерде һәм комга күмеп куйды.+ 13  Ә икенче көнне ул ике еврейнең сугышканын күрде. Шунда ул гаеплесенә: «Ник син үз кардәшеңне кыйныйсың?» — дип әйтте.+ 14  Әмма тегесе: «Кем сине безнең өстән баш һәм хөкемче итеп куйды? Теге мисырлыны үтергән кебек, син мине дә үтерергә җыенасыңмы?» — диде.+ Муса куркып китте һәм: «Бу барысына да билгеле булган икән!» — дип уйлап куйды. 15  Соңрак бу хакта фиргавен ишетте һәм Мусаны үтерергә теләде. Ләкин Муса, фиргавеннән качып, Мидья́н+ җиренә яшәргә китте. Анда ул бер кое янына килеп утырды. 16  Мидьян җирендәге руханиның+ җиде кызы бар иде. Алар шул кое янына, аталарының көтүенә су эчерер өчен, улакларга су тутырырга килделәр. 17  Ләкин, гадәттәгечә, көтүчеләр килеп, аларны куып җибәрде. Шунда Муса торып басты да бу хатыннарны яклады һәм аларның көтүенә су эчерде. 18  Алар өйгә аталары Руи́л*+ янына кайткач, ул гаҗәпләнеп: «Ничек әле сез бүген бик иртә кайттыгыз?» — дип сорады. 19  Моңа алар: «Бер мисырлы+ безне көтүчеләрдән яклады һәм хәтта безгә коедан су алып биреп, көтүне эчерде»,— диделәр. 20  Шунда ул кызларыннан: «Кайда соң ул? Нишләп аны анда калдырдыгыз? — дип сорады.— Барыгыз, чакырыгыз аны, безнең белән ашасын». 21  Аннары Муса шул кешедә яшәргә ризалашты. Руил үзенең кызы Сафураны+ Мусага хатынлыкка бирде. 22  Соңрак хатыны угыл тудырды, һәм Муса: «Мин чит җирдә килмешәк булып киттем»+,— диеп, аңа Гирсә́м*+ дигән исем кушты. 23  Байтак вакыт узгач, Мисыр патшасы үлеп китте,+ ләкин исраиллеләр һаман да коллык җәбере астында ыңгырашып, газаплардан зар елый иде. Аларның ярдәм сорап кычкырулары Аллаһыга ирешеп торды.+ 24  Аллаһы аларның ыңгырашуын ишетте+ һәм үзенең Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән төзегән килешүе буенча эш итәргә булды.*+ 25  Шулай итеп, Аллаһы исраиллеләргә игътибар итте һәм аларның газап чигүен күрде.

Искәрмәләр

Яки «папирустан ясалган әрҗә, көймә».
Яки «битум һәм сумала». Табигый асфальт турында сүз бара.
Мәгъ. «чыгарылган», ягъни судан коткарылган.
Яки «Үсеп, көчле була барганда».
Ягъни Ятәр.
Мәгъ. «андагы килмешәк».
Сүзгә-сүз «исенә төшерде».

Искәрмәләр

Медиаматериал