Чыгыш 21:1—36

21  Син аларга җиткерергә тиешле кануннар мондый:+  „Әгәр кол итеп берәр еврей кешесен сатып аласыз икән,+ ул алты ел буе кол булып хезмәт итсен, ә җиденче елны һичнәрсә түләмичә азат ителсен.+  Әгәр ул берүзе килгән икән, берүзе азат ителсен. Хатыны белән килгән икән, хатыны да аның белән бергә азат ителсен.  Әгәр хуҗасы аны өйләндерсә һәм хатыны аңа угыллар я кызлар тудырса, хатыны да, балалары да хуҗаныкы булыр, ә ул үзе азат ителсен.+  Ләкин кол: „Мин хуҗамны, хатыным белән балаларымны яратам, иреккә чыгасым килми“,— дисә,+  хуҗасы аны Аллаһы хозурына китерсен. Шуннан соң ул аны ишек яки ишек яңагы янына китереп, аның колагын без белән тишсен, һәм ул гомере буена аның колы булып калачак.  Әгәр берәү үз кызын кол итеп сата икән, ул кызның азат ителүе кол ирнең азат ителүе кебек булырга тиеш түгел.  Әгәр хуҗасы аны ошатмый һәм үзенең җариясе итми икән, ә башка берәүгә аны сатып алырга* рөхсәт бирә икән, ул чакта хуҗаның аны чит ил кешеләренә сатып җибәрергә хакы юк, чөнки хуҗа аңа карата тугрылыксыз эш итте.  Әгәр хуҗа аны үз улына хатынлыкка бирә икән, ул үзен аның белән үз кызы белән тоткандай тотсын. 10  Әгәр улы* үзенә башка хатын ала икән, беренче хатынын кием-ризыксыз калдырмасын һәм аңа никахта тиешлесен+ бирсен. 11  Әгәр ул шушы өч нәрсәне бирми икән, хатыны бер тиен дә түләмичә азатлыкка чыгарылсын. 12  Кем дә кем берәрсенә сугып, аны үтерсә, ул кеше үтерелергә тиеш.+ 13  Ләкин ул аны ялгыш үтерсә, ә Аллаһы бу хәлнең булуына юл куйса, мин аның өчен качарга урын билгеләрмен.+ 14  Әгәр берәү үз якынына нык ярсып, аны күрәләтә үтерсә,+ ул кеше, аны хәтта минем мәзбәх яныннан алып китәргә туры килсә дә, үтерелсен.+ 15  Үз атасына я анасына суккан кеше үтерелергә тиеш.+ 16  Әгәр берәү кемне дә булса урлап,+ аны сатса я аны үзендә саклаганда тотылса,+ ул кеше үтерелергә тиеш.+ 17  Үз атасын я анасын каһәрләгән* кеше үтерелергә тиеш.+ 18  Әгәр кеше якыны белән талашып, аңа таш я йодрык* белән китереп сукса, һәм тегесе исән калса, әмма урын өстендә ятарга мәҗбүр булса, менә нәрсә эшләргә кирәк: 19  ул торып, тышта таякка таянып йөри алса, аңа суккан кеше җәзага тартылырга тиеш түгел. Тик ул, зыян күргән теге кеше тулысынча савыгып җиткәнче, аның эшли алмаган вакыты өчен түләсен. 20  Әгәр берәү колына яки кол кызына таяк белән сукса, һәм тегесе аның кулыннан үлсә, ул җәзага тартылырга тиеш.+ 21  Әмма колы яки кол кызы бер я ике көн яши икән, ул җәзага тартылырга тиеш түгел, чөнки ул аны үз акчасына сатып алган. 22  Әгәр ир-атлар бер-берсе белән сугышканда, аларның берсе авырлы хатынга сукса һәм ул вакытыннан элек бала тапса,+ ләкин ана белән бала исән калса,* гаеплесе китергән зыяны өчен бу хатынның ире таләп иткәнне түләргә тиеш, һәм ул аны хөкемчеләр карары буенча бирергә тиеш.+ 23  Ләкин аларның берсе үлсә, җан өчен җан бирелсен,+ 24  күз өчен күз, теш өчен теш, кул өчен кул, аяк өчен аяк бирелсен,+ 25  пешкән урын өчен пешкән урын, җәрәхәт өчен җәрәхәт, сугу өчен сугу белән кайтарылсын. 26  Әгәр берәү үз колының я кол кызының күзенә сугып, аны күзсез калдырса, ул кеше колын күзе өчен азат итәргә тиеш.+ 27  Әгәр үз колының я кол кызының тешен сындырса, ул теше өчен аны азат итәргә тиеш. 28  Әгәр үгез берәр ир-атны я хатын-кызны сөзеп үтерсә, үгез ташлар атып үтерелергә тиеш+ һәм аның итен ашамагыз, ә үгез хуҗасы җәзадан азат. 29  Әмма үгез электән үк сөзгәк булып, аның хуҗасы бу турыда кисәтелеп тә аны ябып тотмаса һәм үгез берәр ир-атны я хатын-кызны сөзеп үтерсә, үгез ташлар атып үтерелергә тиеш, шулай ук аның хуҗасы да үтерелергә тиеш. 30  Әгәр аңардан йолым* таләп ителсә, ул үз җаны өчен үзенә салынган йолым бәясен түләсен. 31  Үгез берәр малайны я кызны сөзеп үтергән очракта да үгез хуҗасы шул ук канун буенча хөкем ителсен. 32  Әгәр үгез колны я кол кызны сөзеп үтерсә, үгез хуҗасы аның хуҗасына 30 шәкыл* түләргә тиеш, ә үгез ташлар атып үтерелсен. 33  Әгәр берәү чокырны ачып я чокыр казып аны ачык килеш калдырган икән һәм анда үгез я ишәк егылып төшкән икән, 34  ул кеше китергән зыянны капларга тиеш.+ Ул аны хайванның хуҗасына түләсен, ә үле хайван үзенә булсын. 35  Әгәр берәрсенең үгезе башка кешенең үгезен сөзеп үтерсә, алар исән үгезне сатып, акчасын үзара бүлешергә тиеш. Алар шулай ук үле үгезне дә үзара бүлешсен. 36  Ә үгезнең сөзгәк булуы билгеле була торып та хуҗасы аны ябып тотмаса, ул үгез өчен үгез бирергә тиеш, ә үле хайван үзенә булсын.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «йолып алырга».
Я, бәлки, «хуҗа». Сүзгә-сүз «ул».
Яки «яманлаган».
Я, бәлки, «корал».
Яки «ләкин җитди зыян килмәсә».
Яки «компенсация».
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.

Искәрмәләр

Медиаматериал