Чыгыш 25:1—40

25  Шулчак Йәһвә Мусага болай диде:  «Исраи́л халкына әйт, алар миңа иганә бүләкләре китерсен. Һәркемнең миңа чын йөрәктән биргән бүләген кабул итеп алыгыз.+  Сез алардан мондый иганә бүләкләре алырга тиеш: алтын,+ көмеш,+ бакыр,+  зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп,* нәфис җитен җеп һәм кәҗә йоны,  сарык тәкәсенең кызыл төскә буялган тиреләре, тюлень тиреләре, сәрви* агачы,+  шәмдәл өчен май,+ изге май+ белән хуш исле фимиам+ өчен бәлзәм,  ефод*+ һәм түшлеккә*+ беркетү өчен оникс ташлары һәм башка ташлар.  Алар минем өчен изге чатыр* ясасыннар, һәм мин алар арасында яшәрмен.+  Изге чатырны һәм аның бар кирәк-яракларын төп-төгәл итеп мин сиңа күрсәткән үрнәк* буенча ясагыз.+ 10  Алар сәрви агачыннан сандык ясасыннар. Аның озынлыгы ике терсәк* ярым, киңлеге бер терсәк ярым һәм биеклеге бер терсәк ярым булсын.+ 11  Шуннан соң аны саф алтын белән капла.+ Син аның эчен дә, тышын да алтын белән капларга тиеш, һәм аның өске өлешенә һәрьяклап алтыннан кайма яса.+ 12  Һәм аның өчен алтыннан дүрт боҗра коеп, аларны аның дүрт аягыннан өстәрәк — икесен бер ягына, икесен икенче ягына беркет. 13  Сәрви агачыннан колгалар ясап, аларны алтын белән капла.+ 14  Сандыкны күчереп йөртү өчен, колгаларны аның ике ягындагы боҗраларга кидереп куй. 15  Колгалар сандыкның боҗраларында калсын; аларны аннан чыгарма.+ 16  Сандыкка мин сиңа бирәчәк шаһитлек такталарын сал.+ 17  Саф алтыннан капкач эшлә, аның озынлыгы ике терсәк ярым, киңлеге терсәк ярым булсын.+ 18  Алтыннан ике керубим* сыны яса. Алар капкачның ике очына чүкеп ясалган булсын.+ 19  Керубимнәрне капкачның ике очына яса — берсен бер якка, икенчесен икенче якка. 20  Керубимнәрнең канатлары, капкачны күләгәләп, югарыга таба күтәрелеп торсын;+ керубимнәр кара-каршы торып, йөзләрен капкачка төбәсеннәр. 21  Сандык өстен капкач+ белән капла һәм сандыкка мин сиңа бирәчәк шаһитлек такталарын сал. 22  Мин синең алдыңда шунда пәйда булып, синең белән капкач өстеннән сөйләшермен.+ Шаһитлек сандыгы* өстендәге ике керубим арасыннан мин синең аркылы исраиллеләргә бар әмерләремне биреп торырмын. 23  Син шулай ук сәрви агачыннан өстәл+ яса; аның озынлыгы ике терсәк, киңлеге бер терсәк һәм биеклеге бер терсәк ярым булсын.+ 24  Аны саф алтын белән капла һәм кырыйлары тирәли кайма яса. 25  Өстәлгә һәрьяклап кул яссуы* киңлегендә кыса һәм кыса буйлап алтыннан кайма яса. 26  Аңа алтыннан дүрт алка ясап, аларны дүрт аягы тоташтырылган дүрт почмакка беркетеп куй. 27  Боҗралар кысага якын булырга тиеш; аларга, өстәлне күчереп йөртү өчен, колгалар кидерелер. 28  Колгаларны сәрви агачыннан ясап, алтын белән капла. Өстәлне алар ярдәмендә күчереп йөртерләр. 29  Шулай ук тәлинкәләрен, касәләрен һәм шәраб бүләкләре* кою өчен чүлмәкләр белән җамаякларын яса. Алар саф алтыннан булсын.+ 30  Һәм өстәлгә минем алдыма багышланган икмәкләрне даими рәвештә куеп тор.+ 31  Саф алтыннан шәмдәл+ яса. Шәмдәл чүкеп ясалган булырга тиеш. Аның нигезе, кәүсәсе, ботаклары, касәләре, бөреләре һәм чәчәкләре бербөтен булсын.+ 32  Шәмдәлнең кәүсәсеннән алты ботак — бер ягыннан өч ботак, икенче ягыннан өч ботак чыгып торсын. 33  Бер яктагы ботакларның һәрберсендә бадәм чәчәгенә охшаш өч касә бөреләр һәм чәчәкләр белән алмашлап барсын. Һәм икенче яктагы ботакларның һәрберсендә бадәм чәчәгенә охшаш өч касә бөреләр һәм чәчәкләр белән алмашлап барсын. Шәмдәлнең кәүсәсеннән чыгып торган алты ботак менә шундый булсын. 34  Шәмдәлнең кәүсәсендә бадәм чәчәгенә охшаш дүрт касә бөреләр һәм чәчәкләр белән алмашлап барсын. 35  Кәүсәдә ике яклап чыккан беренче пар ботак астында бөре булсын, икенче пар ботак астында бөре булсын һәм өченче пар ботак астында бөре булсын; кәүсәдән чыгып торган алты ботак астында бөреләр булсын. 36  Бөреләр, ботаклар — бөтен шәмдәл бер кисәк саф алтыннан чүкеп ясалырга тиеш.+ 37  Аның өчен җиде яктырткыч яса; янып торганда, алар аның алдындагы урынны яктыртып торсын.+ 38  Кыскычлары һәм ут савытлары саф алтыннан булсын.+ 39  Шәмдәл һәм шул әйберләр бер талант* саф алтыннан ясалырга тиеш. 40  Боларның барысын игътибар белән үзеңә тауда күрсәтелгән үрнәк* буенча эшлә.+

Искәрмәләр

Андый җеп өчен кулланылган буяу кошениль бөҗәкләреннән алынган.
Ягъни акация.
Күрәсең, баш руханиның алгы һәм арткы өлештән торган алъяпкычка охшаш киеме.
Яки «изге урын».
Яки «план».
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Як. 7,4 см. Ә14 кушымт. к.
Яки «сыек бүләкләр».
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Яки «план».

Искәрмәләр

Медиаматериал