Чыгыш 27:1—21

27  Сәрви* агачыннан мәзбәх яса.+ Аның озынлыгы 5 терсәк,* киңлеге 5 терсәк булсын. Мәзбәх дүрткел* булырга тиеш, биеклеге 3 терсәк булсын.+  Аның дүрт почмагына мөгезләр+ яса. Мөгезләр мәзбәхнең бер өлеше булып торсын. Мәзбәхне бакыр белән капла.+  Көлен* алу өчен көл савытлары яса; соскылар, табаклар, чәнечкеләр һәм шулай ук ут савытлары эшлә. Аның өчен барлык шушы кирәк-яракларны бакырдан яса.+  Мәзбәх өчен рәшәткә — бакыр челтәр яса һәм аның һәр дүрт почмагына бакырдан дүрт боҗра яса.  Аны мәзбәхнең эченә, читеннән аскарак урнаштыр; челтәр мәзбәхкә өлешчә төшеп торсын.  Мәзбәх өчен сәрви агачыннан колгалар ясап, аларны бакыр белән капла.  Мәзбәхне күчереп йөртү өчен, колгаларны аның ике ягындагы боҗраларга кидер.+  Мәзбәхне куыш эчле итеп, такталардан яса. Син аны үзеңә тауда күрсәтелгәнчә ясарга тиешсең.+  Изге чатыр тирәли ишегалды+ булсын. Көньякка караган ягын каплау өчен катылган нәфис җитен җептән тукып пәрдәләр ясалсын. Ул якта урнашкан пәрдәләрнең озынлыгы 100 терсәк булсын.+ 10  Ул як өчен ырмаулы 20 бакыр нигезе булган 20 багана яса. Баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре* көмештән булсын. 11  Төньяк якта урнашкан пәрдәләрнең озынлыгы шулай ук 100 терсәк булсын. Ул якка ырмаулы 20 бакыр нигезе булган 20 багана һәм баганаларга көмеш ыргаклар белән беркеткечләр яса. 12  Ишегалдының киңлегенә килгәндә, көнбатыш якта урнашкан пәрдәләрнең озынлыгы 50 терсәк булсын. Ул як өчен 10 багана һәм ырмаулы 10 нигез яса. 13  Ишегалдының көнчыгыш ягының — кояш чыккан якка караган ягының — киңлеге 50 терсәк булырга тиеш. 14  Керү урынының уң ягындагы пәрдәләрнең озынлыгы 15 терсәк булсын. Ул якта өч багана һәм ырмаулы өч нигез торсын.+ 15  Керү урынының сул ягында да, пәрдәләрнең озынлыгы 15 терсәк булып, өч багана һәм ырмаулы өч нигез торсын. 16  Ишегалдының керү урыны өчен 20 терсәк озынлыкта ишек пәрдәсе яса. Ул зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән тукып ясалырга тиеш.+ Аның өчен дүрт багана һәм ырмаулы дүрт нигез яса.+ 17  Ишегалды әйләнәсендәге барлык баганаларның ныгыткычлары һәм ыргаклары — көмештән, ә ырмаулы нигезләре бакырдан булсын.+ 18  Ишегалдының озынлыгы 100 терсәк,+ киңлеге 50 терсәк, ә пәрдә-киртәсенең биеклеге 5 терсәк булсын. Пәрдәләр катылган нәфис җитен җептән тукып ясалсын. Ишегалдының шулай ук ырмаулы бакыр нигезләре булырга тиеш. 19  Изге чатырда хезмәт итү өчен кулланылган барлык кирәк-яраклар һәм әйберләр, шулай ук чатырның казыклары һәм ишегалды өчен барлык казыклар бакырдан булырга тиеш.+ 20  Шәмдәл гел янып торсын өчен, исраиллеләргә чиста зәйтүн мае алып килергә куш.+ 21  Очрашу чатырында,* ягъни шаһитлек сандыгын+ каплап торган чаршауның тышкы ягында булган шәмдәл Йәһвә алдында кичтән иртәнгә кадәр янып торсын өчен, Һарун һәм аның уллары аны күзәтсеннәр.+ Бу — исраиллеләр һәм аларның барлык буыннары үтәргә тиешле гасырларча гамәлдә булачак күрсәтмә.+

Искәрмәләр

Ягъни акация.
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Яки «дүртпочмаклы».
Яки «Майлы көлен», ягъни корбаннарның мае сеңгән көлне.
Яки «боҗралары; кыршаулары».

Искәрмәләр

Медиаматериал