Чыгыш 3:1—22
3 Муса Мидья́н рухание Ятәрнең*+ — үз каенатасының көтүен көтә башлады. Бер көнне, көтүне чүлнең көнбатыш ягына алып барганда, ул Аллаһының тавы Хоребка+ килде.
2 Шунда аңа күгән куагы эчендә янып торган ут ялкынында Йәһвәнең фәрештәсе күренде.+ Муса куакның янганын, ләкин һич тә янып бетмәгәнен күреп:
3 «Барып, бу гаҗәп күренешне карыйм әле, куак ни өчен янып бетми икән»,— диде.
4 Йәһвә аның куакны карарга килгәнен күрде, һәм куак арасыннан: «Муса! Муса!» — дигән тавыш ишетелде. Ул: «Мин тыңлыйм!» — диде.
5 «Якын килмә,— диде Аллаһы аңа.— Аяк киемеңне сал, чөнки син басып торган җир — изге урын».
6 Сүзен дәвам иттереп, Аллаһы аңа болай диде: «Мин ата-бабаларыңның* Аллаһысы — Ибраһим Аллаһысы,+ Исхак Аллаһысы+ һәм Ягъкуб Аллаһысы».+ Шунда Муса, Аллаһыга карарга куркып, йөзен качырды.
7 Йәһвә болай дип өстәде: «Мин Мисырдагы халкымның газап чигүен күрдем һәм җәберләүчеләрнең изүе аркасында ярдәм сорап кычкыруын ишеттем. Мин аларның әрнүләрен яхшы беләм.+
8 Мин үз халкымны мисырлылар кулыннан коткарырга дип иңәм+ һәм аларны ул илдән чыгарып, яхшы һәм киң җиргә, сөт белән бал аккан җиргә,+ кәнганлылар, хитлеләр, аморлылар, пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләр җиренә алып барам.+
9 Исраи́л халкының ачы тавышы миңа килеп иреште, һәм мин мисырлыларның аларны аяусыз җәберләгәнен дә күрдем.+
10 Менә, мин сине фиргавен янына җибәрәм, һәм син минем халкымны — исраиллеләрне Мисырдан алып чыгарсың».+
11 Әмма Муса Аллаһыга: «Фиргавен янына барырга һәм исраиллеләрне Мисырдан алып чыгарга кем соң мин?» — диде.
12 Аллаһы аңа җавап итеп болай диде: «Мин синең белән булырмын.+ Һәм сине мин җибәрүемне күрсәтүче билге шулдыр: бу халыкны Мисырдан алып чыкканнан соң, сез миңа, Аллаһыга, шушы тауда гыйбадәт кылырсыз».*+
13 Муса исә Аллаһыга болай диде: «Әйтик, мин исраиллеләр янына килеп, аларга: „Мине сезнең янга ата-бабаларыгызның Аллаһысы җибәрде“,— дип әйтәм ди. Ә алар: „Аның исеме ничек соң?“+ — дип сораса, миңа нәрсә дияргә?»
14 Аллаһы Мусага: «Кем Буласым Килсә,* Шул Булам»*+,— диде. Һәм болай дип өстәде: «Исраиллеләргә шуны әйт: „Мине сезнең янга үзен „Шул Булам“ дип атаган Берәү җибәрде“».+
15 Аннан соң Аллаһы Мусага янә болай диде:
«Исраиллеләргә менә нәрсә дип әйт: „Мине сезнең яныгызга ата-бабаларыгызның Аллаһысы, Ибраһим Аллаһысы,+ Исхак Аллаһысы+ һәм Ягъкуб Аллаһысы+ Йәһвә җибәрде“. Бу мәңгегә минем исемем,+ һәм буыннан-буынга мине шушы исем белән истә тотсыннар.
16 Бар, Исраил өлкәннәрен җый һәм аларга болай дип әйт: „Ата-бабаларыгызның Аллаһысы Йәһвә — Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб Аллаһысы — миңа күренеп, болай диде: „Мин сезне һәм Мисырда сезнең белән нәрсә эшләүләрен күреп торам.+
17 Шуңа күрә мин сезне, мисырлылар китергән газаплардан коткарып,+ кәнганлылар, хитлеләр, аморлылар,+ пәризлеләр, хивлеләр һәм йәвүслеләр+ җиренә — сөт белән бал аккан җиргә алып барырга вәгъдә итәм“.+
18 Алар синең сүзләреңне тыңлаячак,+ һәм син Исраил өлкәннәре белән Мисыр патшасы янына барырсың. Аңа болай диегез: „Безгә Йәһвә — исраиллеләр* гыйбадәт кылган Аллаһы+ күренде. Шуңа күрә, Аллаһыбыз Йәһвәгә корбан китерер өчен, безгә чүлгә өч көнлек сәфәр кылырга рөхсәт итче“.+
19 Ләкин мин беләм: берәр кодрәтле кул мәҗбүр итмәсә, Мисыр патшасы сезгә китәргә рөхсәт итмәячәк.+
20 Шуңа күрә миңа кулымны сузарга һәм, Мисырда төрле могҗизалар кылып, аны һәлак итәргә туры киләчәк, һәм шуннан соң ул сезне җибәрәчәк.+
21 Мин мисырлылар күңелендә үз халкыма карата мәрхәмәт уятырмын, һәм аннан чыкканда, сез буш кул белән чыкмаячаксыз.+
22 Һәр хатын үз күршесеннән һәм өендә вакытлыча яшәүче хатын-кыздан көмеш һәм алтын әйберләр, кием сорасын, һәм сез шуларны улларыгызга һәм кызларыгызга кидерерсез. Шулай итеп сез мисырлыларның байлыгын үзегез белән алып чыгып китәрсез».+
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «атаңның».
^ Яки «хезмәт итәрсез».
^ Яки «Кем Булсам, Шул Булам». А4 кушымт. к.
^ Яки «Кем Булырга Сайласам».
^ Сүзгә-сүз «еврейләр».