Чыгыш 30:1—38

30  Фимиам яндыру өчен+ сәрви* агачыннан мәзбәх яса.+  Ул дүрткел* — озынлыгы бер терсәк,* киңлеге бер терсәк, ә биеклеге ике терсәк булырга тиеш. Мәзбәхнең мөгезләре аның белән бербөтен булсын.+  Мәзбәхнең өстен, бөтен ян-якларын һәм мөгезләрен саф алтын белән капла һәм аның кырые тирәли алтын кайма яса.  Шулай ук аның өчен каймасыннан астарак бер-берсенә капма-каршы ике якның һәркайсысына алтыннан ике боҗра яса. Аларга мәзбәхне күчереп йөртү өчен колгалар кидерелер.  Колгаларын сәрви агачыннан яса һәм аларны алтын белән капла.  Мәзбәхне шаһитлек сандыгы янындагы чаршау алдына куй.+ Ул шаһитлек сандыгы һәм аның капкачы алдында булырга тиеш. Мин синең алдыңда шунда пәйда булырмын.+  Һарун,+ һәр иртә шәмдәлне+ караганда, мәзбәх өстендә хуш исле фимиам+ яндырсын.+  Һарун фимиамны эңгер-меңгер вакытта* шәмдәлне кабызганда да яндырсын. Бу — Йәһвә алдында буыннан-буынга даими рәвештә яндырыла торган фимиам.  Аның өстендә тиешсез фимиам,+ яндыру корбаны яки икмәк бүләге китермәгез, аның өстенә шәраб бүләге дә коймагыз. 10  Һарун елына бер тапкыр, мәзбәхнең мөгезләренә кан сөртеп, аны йолырга тиеш.+ Ул елына бер тапкыр, гөнаһ өчен китерелгән корбанның бераз канын алып,+ аны йолырга тиеш һәм моны буыннан-буынга эшләргә кирәк. Мәзбәх Йәһвә өчен аеруча изге». 11  Аннары Йәһвә Мусага болай диде: 12  «Исраи́л улларының санын исәпләгәндә+ һәркем исәп алу вакытында үз җаны өчен Йәһвәгә йолым түләргә тиеш. Моны халык саны алынганда аларга һичнинди бәла-каза килмәсен өчен эшләргә кирәк. 13  Исәп алу үтәргә тиешле кешеләрнең барысы изге урынның шәкыле* белән ярты шәкыл* бирергә тиеш.+ Бер шәкыл 20 герага* тиң. Ярты шәкыл — Йәһвәгә бирелгән иганә бүләге.+ 14  Исәп алу үтүчеләрнең һәммәсе, 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәгеләр, Йәһвәгә иганә бүләкләре бирсен.+ 15  Җаннарыгызны йолу өчен Йәһвәгә иганә бүләге итеп, бай кеше — ярты шәкылдән күбрәк, ә ярлы кеше ярты шәкылдән* кимрәк бирмәсен. 16  Исраиллеләрдән йолу өчен көмеш акча алып, очрашу чатырындагы хезмәт өчен бир; бу акча Йәһвә өчен исраиллеләрне искә төшерү булып торыр һәм җаннарыгызны йолыр». 17  Аннан соң Йәһвә Мусага болай диде: 18  «Бакыр чан һәм аңа аскуйма яса да+ аны очрашу чатыры белән мәзбәх арасына куеп, су белән тутыр.+ 19  Һарун һәм аның уллары шуннан су алып, кул-аякларын юсыннар.+ 20  Очрашу чатырына кергәндә яки хезмәт башкару өчен һәм Йәһвәгә яндыру бүләкләре китереп төтәтү өчен мәзбәх янына килгәндә, алар, үлмәс өчен, юынып килсен. 21  Алар кул-аякларын юарга тиеш, шулчак алар үлмәячәк. Бу алар өчен — аңа һәм аның нәселенә — буыннан-буынга үзгәрмәс кагыйдә булырга тиеш».+ 22  Йәһвә үз сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 23  «Иң яхшы хуш исле матдәләр: 500 шәкыл* куерган ми́рра, шуның яртысы кадәр — 250 шәкыл баллы дарчин, 250 шәкыл баллы ир тамыры,* 24  500 шәкыл ка́ссия (бөтенесе изге урынның шәкыле* белән исәпләнгән)+ һәм бер хин* зәйтүн мае ал. 25  Алардан майлау өчен изге май яса; алар бергә кушылып, оста итеп болгатылырга тиеш.*+ Бу — майлау өчен изге май булсын. 26  Шул май белән очрашу чатырын+ һәм шаһитлек сандыгын, 27  шулай ук өстәлне һәм аның бар савыт-сабасын, шәмдәлне һәм аның бар әйберләрен, фимиам мәзбәхен, 28  корбан яндыру мәзбәхен һәм аның бар кирәк-ярагын һәм чан белән аның аскуймасын майла. 29  Алар аеруча изге булып китсеннәр өчен, аларны изгеләндер.+ Аларга кагылачак һәркем изге булсын.+ 30  Шулай ук Һарунны+ һәм аның улларын+ майла һәм аларны миңа руханилар булып хезмәт итсеннәр өчен изгеләндер.+ 31  Исраиллеләргә болай дип әйт: „Бу буыннан-буынга минем хакка майлау өчен кулланылачак изге май булыр.+ 32  Аны тәнгә сөртмәгез. Бу майга охшаш бернинди катнашма ясамагыз. Ул — изге нәрсә. Ул сезнең өчен алга таба да изге нәрсә булып торсын. 33  Шуңа охшашлы май ясаган һәм аны моңа хокукы булмаган* кешегә сөрткән һәркем халык арасыннан юк ителергә тиеш“».+ 34  Йәһвә Мусага болай диде: «Бертигез күләмдә мондый хуш исле матдәләр ал:+ ста́кти чәере, шехеле́т,* хуш исле гальба́н* һәм саф ла́дан. 35  Шулардан фимиам яса;+ бу тәмле исле катнашма оста итеп болгатылган,* тоз кушылган,+ саф һәм изге булырга тиеш. 36  Аның беразын вак итеп төй дә берникадәрен очрашу чатырындагы мин сиңа күренәчәк шаһитлек сандыгы алдына куй. Бу фимиам сезнең өчен аеруча изге булырга тиеш. 37  Үзең өчен шундый матдәләрдән торган фимиам әзерләмә.+ Аны Йәһвә өчен изге нәрсә дип сана. 38  Аның исеннән ләззәт алу өчен шуңа охшаш нәрсә ясаган һәркем халык арасыннан юк ителергә тиеш.

Искәрмәләр

Ягъни акация.
Яки «дүртпочмаклы».
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Бер гера — 0,57 г. Ә14 кушымт. к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Хуш исле тамырлы үсемлек.
Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.
Бер хин — 3,67 л. Ә14 кушымт. к.
Яки «ул мазь ясаучы ясагандай ясалырга тиеш».
Сүзгә-сүз «чит», ягъни Һарун гаиләсеннән булмаган.
Бу матдәнең табигате билгеле түгел. Ул, бәлки, ниндидер хуш исле үсемлектән яки билгеле бер моллюсктан алынгандыр.
Үсемлек чәере. Бүтән хуш исле матдәләр белән кушылганда аларның исен көчәйтә һәм тотрыклы итә.
Яки «ул мазь ясаучы ясагандай ясалырга тиеш».

Искәрмәләр

Медиаматериал