Чыгыш 36:1—38

36  Бисәли́л Оһалиа́б белән бергә һәм Йәһвә тарафыннан изге хезмәт белән бәйле бар эшне Йәһвә кушканча ничек башкарырга икәнен белсеннәр өчен зирәклек белән төшенүчәнлеккә ия булган бөтен осталар* белән бергә эшләячәк».+  Аннары Муса Бисәлил белән Оһалиабны һәм Йәһвә күңелләренә зирәклек салган бөтен осталарны+ — күңелләре кушуы буенча бу эшне башкарырга теләк белдергән барлык кешеләрне чакырды.+  Шунда алар Мусадан исраиллеләрнең изге хезмәт белән бәйле эшләрне башкару өчен китергән барлык иганә бүләкләрен+ алды. Исраиллеләр исә һәр иртә аңа ирекле бүләкләр китереп торды.  Шунда бөтен оста эшчеләр, изге эшне эшли башлаганнан соң, берсе артыннан икенчесе килеп,  Мусага: «Халык Йәһвәнең боерган эшен башкару өчен кирәгеннән артыгын китерә»,— диде.  Шулчак Муса бөтен тукталу урыны буйлап: «Ир-атлар һәм хатын-кызлар, бүтән изге чатыр өчен иганә бүләкләре китермәгез»,— дип игълан итәргә кушты. Һәм халык иганә бүләкләре китерүдән туктады.  Бар эшләрне башкару өчен кирәкле әйберләр җитәрлек һәм хәтта артыгы белән булды.  Бөтен оста эшчеләр+ катылган нәфис җитен җептән, зәңгәр җеп, кызгылт-шәмәхә йон һәм ачык кызыл төстәге җептән тукылган ун кисәк тукымадан изге чатыр+ ясады. Ул* аларга чигеп керубимнәр сурәтләре ясады.+  Һәрбер тукыманың озынлыгы 28 терсәк,* киңлеге 4 терсәк булды. Бөтен тукыма кисәкләре бер зурлыкта булды. 10  Аннары ул биш кисәк тукыманы бергә беркетте һәм башка биш кисәк тукыманы бергә беркетте. 11  Аннан соң ул бер япманың кырые буйлап икенчесе белән тоташтырылачак урынга зәңгәр җептән элмәкләр ясап чыкты. Ул шуны ук икенче япманың кырые буйлап беренчесе белән тоташтырылачак урынга да эшләде. 12  Ул бер япмага 50 элмәк ясады һәм икенче япманың беренчесе белән тоташтырылачак кырыена 50 элмәк ясады — ике япманың элмәкләре бер-берсенә капма-каршы булды. 13  Ахырда ул 50 алтын каптырма ясады да япмаларны каптырмалар белән бергә тоташтырды, һәм изге чатыр өчен бербөтен япма булды. 14  Аннары ул изге чатырның япмасы өчен кәҗә йоныннан тукымалар ясады. Ул 11 тукыма кисәге ясады.+ 15  Һәр тукыма кисәгенең озынлыгы 30 терсәк, киңлеге 4 терсәк булды. 11 тукыма кисәге бер зурлыкта булды. 16  Аннары ул тукыма кисәкләренең бишесен бергә беркетте һәм калган алтысын да бергә беркетте. 17  Шуннан соң ул беренче япманың кырые буйлап аның тоташтырылачак урынына 50 элмәк ясады һәм икенче япманың кырые буйлап тегесе белән тоташтырылачак урынына 50 элмәк ясады. 18  Ул шулай ук япмаларны бербөтен итеп бергә тоташтыру өчен 50 бакыр каптырма эшләде. 19  Ул сарык тәкәсенең кызыл төскә буялган тиреләреннән чатыр өчен япма ясады һәм аның өстеннән каплау өчен тюлень тиреләреннән япма ясады.+ 20  Аннары ул, чатырның стеналарын ясау өчен, сәрви* агачыннан+ бастырма рамнар эшләде.+ 21  Һәр рамның биеклеге — ун терсәк, киңлеге терсәк ярым булды. 22  Һәр рамның бер-берсенә янәшә икешәр чыгынтысы* булды. Ул изге чатырның бөтен рамнарын шул рәвешчә ясады. 23  Шулай итеп ул изге чатырның көньякка караган ягы өчен рамнар — 20 рам ясады. 24  Аннары ул 20 рам астына кую өчен ырмаулы 40 көмеш нигез ясады: беренче рам астындагы ике чыгынты өчен ырмаулы ике нигез һәм киләсе һәр рам астындагы ике чыгынты өчен ырмаулы икешәр нигез ясады.+ 25  Изге чатырның икенче ягы — төньякка караган ягы өчен ул 20 рам 26  һәм алар өчен ырмаулы 40 көмеш нигез ясады: беренче рам астына ырмаулы ике нигез һәм киләсе һәр рам астына ырмаулы икешәр нигез ясады. 27  Изге чатырның арткы — көнбатыш ягы өчен ул 6 рам ясады.+ 28  Ул изге чатырның ике арткы почмагына почмак терәвечләр итеп ике рам ясады. 29  Рамнар, астан өскә күтәрелеп, беренче боҗра янында тоташтырылган ике агач өлештән ясалган иде. Ике почмак терәвечне ул шул рәвешчә ясады. 30  Барлыгы 8 рам һәм алар өчен ырмаулы 16 көмеш нигез булды, һәр рам астына кую өчен икешәр ырмаулы нигез ясалды. 31  Аннары ул сәрви агачыннан буй колгалар ясады: бишне — изге чатырның бер ягындагы рамнар өчен,+ 32  бишне — изге чатырның икенче ягындагы рамнар өчен һәм тагын бишне изге чатырның арткы — көнбатыш ягындагы рамнар өчен ясады. 33  Аннары ул, рамнарның беренчесеннән соңгысына кадәр уртадан буйга сузу өчен, урта колга ясады. 34  Ул рамнарны алтын белән каплады, колгаларны кидерү өчен алтын боҗраларын ясады һәм колгаларны алтын белән каплады.+ 35  Аннары ул зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән чаршау+ ясады. Ул аңа чигеп керубимнәр+ сурәтләре ясады.+ 36  Аннары ул чаршау өчен сәрви агачыннан дүрт багана ясап, аларны алтын белән каплады, ыргакларын алтыннан эшләде. Баганалар өчен, коеп, дүрт ырмаулы көмеш нигез ясады. 37  Шуннан соң ул изге чатырның керү урыны өчен зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән тукып пәрдә ясады.+ 38  Ул шулай ук пәрдә өчен биш багана һәм аларның ыргакларын эшләде. Багана башларын һәм беркеткечләрен* ул алтын белән каплады, ә аларның ырмаулы биш нигезе бакырдан булды.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «зирәк йөрәклеләр».
Күрәсең, Бисәлил.
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Ягъни акация.
Яки «кара-каршы торган икешәр төз өлеше».
Яки «боҗраларын; кыршауларын».

Искәрмәләр

Медиаматериал