Чыгыш 37:1—29

37  Бисәли́л+ сәрви* агачыннан сандык+ ясады. Аның озынлыгы ике терсәк* ярым, киңлеге бер терсәк ярым һәм биеклеге бер терсәк ярым булды.+  Аннары ул аның эчен дә, тышын да саф алтын белән каплады һәм аның кырые тирәли алтын кайма ясады.+  Шуннан соң ул аның өчен, дүрт аягыннан өстәрәк — икесен бер ягына, ә икесен икенче ягына беркетү өчен, алтыннан коеп дүрт боҗра ясады.  Аннан соң ул сәрви агачыннан колгалар ясап, аларны алтын белән каплады.+  Сандыкны күчереп йөртү өчен, ул колгаларны аның ике ягындагы боҗраларга кидереп куйды.+  Ул саф алтыннан капкач эшләде.+ Аның озынлыгы ике терсәк ярым, киңлеге бер терсәк ярым булды.+  Аннары ул капкачның+ ике очына алтыннан чүкеп ике керубим+ ясады.  Керубимнәрнең берсе бер очында, ә икенчесе икенче очында булды. Ул керубимнәрне капкачның ике очына ясады.  Керубимнәрнең канатлары югарыга таба сузылып, капкачны күләгәләп торды.+ Алар кара-каршы булып, йөзләрен капкачка юнәлтеп тора иде.+ 10  Аннары ул сәрви агачыннан өстәл ясады.+ Аның озынлыгы ике терсәк, киңлеге бер терсәк һәм биеклеге бер терсәк ярым булды.+ 11  Ул аны саф алтын белән каплады һәм аның кырые тирәли алтын кайма ясап чыкты. 12  Аннан соң ул өстәлгә кул яссуы* киңлегендә кыса эшләде һәм кыса буйлап алтыннан кайма ясады. 13  Аннары ул аның өчен алтыннан коеп дүрт боҗра ясады да аларны дүрт аягы тоташтырылган дүрт почмакка беркетеп куйды. 14  Боҗралар кысага якын урнаштырылды; аларга өстәлне күчереп йөртү өчен колгалар кидерелергә тиеш иде. 15  Шуннан ул сәрви агачыннан өстәлне күчереп йөртү өчен колгалар ясап, аларны алтын белән каплады. 16  Аннан соң ул саф алтыннан өстәл өчен савыт-саба: тәлинкәләр һәм касәләр, шәраб бүләкләре кою өчен чүлмәкләр һәм җамаяклар ясады.+ 17  Аннары ул саф алтыннан чүкеп шәмдәл+ ясады. Аның нигезе, кәүсәсе, касәләре, бөреләре һәм чәчәкләре бербөтен иде.+ 18  Аның кәүсәсеннән алты ботак — бер ягыннан өч ботак, икенче ягыннан өч ботак чыгып торды. 19  Бер яктагы ботакларның һәрберсендә бадәм чәчәгенә охшаш өч касә бөреләр һәм чәчәкләр белән алмашлап барды. Һәм икенче яктагы ботакларның һәрберсендә бадәм чәчәгенә охшаш өч касә бөреләр һәм чәчәкләр белән алмашлап барды. Шәмдәлнең кәүсәсеннән чыгып торган алты ботак менә шулай эшләнде. 20  Шәмдәлнең кәүсәсендә бадәм чәчәгенә охшаш дүрт касә бөреләр һәм чәчәкләр белән алмашлап барды. 21  Кәүсәдә ике яклап чыккан беренче пар ботак астында бөре, икенче пар ботак астында бөре һәм өченче пар ботак астында бөре булды. Шәмдәлнең кәүсәсеннән чыгып торган бөтен алты ботак астында бөреләр булды. 22  Шәмдәл, бөреләре һәм ботаклары белән бергә, тулысынча бер кисәк саф алтыннан чүкеп ясалды. 23  Аннары ул аның өчен саф алтыннан җиде яктырткыч,+ кыскычлар һәм ут савытлары ясады. 24  Ул шәмдәлне аның бар әйберләре белән бергә бер талант* саф алтыннан ясады. 25  Ул сәрви агачыннан фимиам+ мәзбәхен ясады. Ул дүрткел* — озынлыгы бер терсәк, киңлеге бер терсәк, ә биеклеге ике терсәк булды. Мәзбәхнең мөгезләре аның белән бербөтен иде.+ 26  Ул аны — аның өстен, бөтен ян-якларын һәм мөгезләрен саф алтын белән каплады һәм аның кырые тирәли алтын кайма ясап чыкты. 27  Ул аңа, күчереп йөрткәндә колгалар кидерер өчен, каймаланган урыны астында, капма-каршы ике ягына икешәр алтын боҗра ясады. 28  Шуннан соң ул сәрви агачыннан колгалар ясап, аларны алтын белән каплады. 29  Ул шулай ук майлау өчен кулланылган изге май+ һәм оста итеп болгатылган* хуш исле саф фимиам+ ясады.

Искәрмәләр

Ягъни акация.
Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Як. 7,4 см. Ә14 кушымт. к.
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Яки «дүртпочмаклы».
Яки «һәм мазь ясаучы ясагандай».

Искәрмәләр

Медиаматериал