Чыгыш 38:1—31

38  Аннары ул сәрви* агачыннан корбан яндыру мәзбәхен ясады. Ул дүрткел* — озынлыгы 5 терсәк,* киңлеге 5 терсәк, ә биеклеге 3 терсәк булды.+  Аның дүрт почмагына ул мөгезләр ясады. Мөгезләр мәзбәх белән бербөтен булды. Аннан соң ул аны бакыр белән каплады.+  Шуннан соң ул мәзбәхнең бар кирәк-ярагын — көл савытларын, соскыларны, табакларны, чәнечкеләрне һәм ут савытларын ясады. Аның өчен кирәкле шушы бар әйберләр бакырдан эшләнде.  Ул шулай ук мәзбәх өчен рәшәткә — бакыр челтәр ясады һәм аны читеннән аскарак, аның уртасына урнаштырды.  Аннары ул дүрт боҗра коеп, аларны, колгаларны кидерү өчен, бакыр рәшәткә янындагы дүрт почмакка беркетте.  Шуннан соң ул сәрви агачыннан колгалар ясап, аларны бакыр белән каплады.  Аннан соң ул, күчереп йөртү өчен, мәзбәхнең ике ягындагы боҗраларга колгаларны кидерде. Ул мәзбәхне куыш эчле итеп, такталардан ясады.  Аннары ул бакыр чан+ һәм аңа бакыр аскуйма ясады. Боларны ул очрашу чатырының керү урыны янында хезмәт итү өчен билгеләнгән хатын-кызларның көзгеләреннән* ясады.  Шуннан соң ул изге чатыр тирәли ишегалды ясады.+ Көньякка караган ягын каплау өчен, ул катылган нәфис җитен җептән тукып 100 терсәк озынлыкта ишегалды пәрдәләре ясады.+ 10  Аның өчен бакырдан ырмаулы 20 нигез һәм 20 багана ясалды. Баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре* көмештән ясалды. 11  Шулай ук төньяк якта урнашкан пәрдәләрнең озынлыгы 100 терсәк булды. Алар өчен 20 багана һәм ырмаулы 20 бакыр нигез ясалды. Баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре* көмештән булды. 12  Ә көнбатыш ягы пәрдәләре озынлыгы 50 терсәк булды. Алар өчен 10 багана һәм ырмаулы 10 нигез ясалды, баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре* көмештән ясалды. 13  Көнчыгыш ягы — кояш чыккан якка караган ягы пәрдәләренең озынлыгы 50 терсәк булды. 14  Керү урынының уң ягындагы пәрдәләрнең озынлыгы 15 терсәк булды. Алар өчен өч багана һәм ырмаулы өч нигез ясалды. 15  Керү урынының сул ягындагы пәрдәләрнең озынлыгы да 15 терсәк булды. Алар өчен өч багана һәм ырмаулы өч нигез ясалды. 16  Ишегалдының бөтен пәрдәләре катылган нәфис җитен җептән тукып ясалды. 17  Баганалар өчен ырмаулы нигезләр бакырдан, баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре* көмештән булды, багана башлары көмеш белән капланды, һәм ишегалдының бөтен баганалары өчен көмеш тоташтырмалар ясалды.+ 18  Ишегалдының керү урынындагы ишек пәрдәсе зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән тукылды. Аның озынлыгы 20 терсәк, биеклеге, ишегалды пәрдәләренең биеклеге кебек үк, 5 терсәк булды.+ 19  Аларның дүрт баганасы һәм ырмаулы дүрт нигезе бакырдан ясалды. Баганаларның ыргаклары һәм беркеткечләре* көмештән булды, башлары көмеш белән капланды. 20  Изге чатыр һәм ишегалды пәрдәләре өчен барлык казыклар бакырдан ясалды.+ 21  Муса изге чатырны — шаһитлек сандыгы торган изге чатырны+ ясау өчен киткән нәрсәләрнең исемлеген төзергә кушты. Үз өсләренә йөкләнгән шул бурычны Һарун руханиның улы Итама́р+ җитәкчелегендә ле́вилеләр+ үтәде. 22  Яһүд кабиләсеннән Хур улы Урийның улы Бисәли́л,+ Йәһвә Мусага нәрсә кушкан булса, шуның барысын эшләде. 23  Аның белән Дан кабиләсеннән Ахисама́х улы Оһалиа́б+ булды. Ул һөнәр остасы, чигүче һәм зәңгәр җептән, кызгылт-шәмәхә йон, ачык кызыл төстәге җеп һәм катылган нәфис җитен җептән тукучы иде. 24  Изге урындагы барча эшләрне башкару өчен кулланылган бар алтын селкетү бүләге итеп китерелгән алтынның күләменә тиң булып,+ 29 талант* һәм изге урынның шәкыле* белән 730 шәкыл* тәшкил итте. 25  Җәмгыятьтә исәп алу үткән кешеләрдән килгән көмеш 100 талант һәм изге урынның шәкыле* белән 1 775 шәкыл булды. 26  Исәп алу үткән һәр кеше башыннан — 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәге һәр ир-аттан — изге урынның шәкыле* белән ярты шәкыл алынды,+ аларның саны 603 550 кеше иде.+ 27  Изге урынның ырмаулы нигезләрен һәм чаршау өчен ырмаулы нигезләрне коеп ясауга 100 талант көмеш тотылды. Ырмаулы 100 нигезгә 100 талант — һәрберсенә бер талант көмеш китте.+ 28  Баганаларга ыргаклар ясау, багана башларын көмеш белән каплау һәм аларны тоташтыру өчен, ул 1 775 шәкыл көмеш сарыф итте. 29  Селкетү бүләге итеп китерелгән бакыр 70 талант һәм 2 400 шәкыл тәшкил итте. 30  Шул бакырдан ул очрашу чатырының керү урыны өчен ырмаулы нигезләр, бакыр мәзбәх, аңа бакыр рәшәткә, мәзбәх өчен бар кирәк-яраклар, 31  ишегалды өчен ырмаулы нигезләр, ишегалдының керү урыны өчен ырмаулы нигезләр, шулай ук изге чатырның бөтен казыкларын һәм ишегалдының бөтен казыкларын+ ясады.

Искәрмәләр

Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Яки «дүртпочмаклы».
Ягъни акация.
Ягъни шомартып ялтыратылган металл көзгеләрдән.
Яки «боҗралары; кыршаулары».
Яки «боҗралары; кыршаулары».
Яки «боҗралары; кыршаулары».
Яки «боҗралары; кыршаулары».
Яки «боҗралары; кыршаулары».
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.
Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.
Яки «изге шәкыл». Сүзлекне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал