Чыгыш 5:1—23

5  Шуннан соң Муса белән Һарун, фиргавен янына барып, аңа болай диделәр: «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Халкымны җибәр, ул чүлдә минем хөрмәтемә бәйрәм үткәрсен“».  Ләкин фиргавен: «Кем соң ул Йәһвә?+ Ник әле мин аны тыңларга һәм Исраилне чүлгә җибәрергә тиеш?+ Мин Йәһвәне белмим һәм Исраилне беркая да җибәрмим»+,— диде.  Әмма алар: «Исраиллеләр* гыйбадәт кылган Аллаһы безгә үзенең сүзен җиткерде,— диделәр.— Аллаһыбыз Йәһвәгә корбан китерер өчен, безгә чүлгә өч көнлек сәфәр кылырга рөхсәт итче.+ Югыйсә ул, чир яки кылыч җибәреп, безне һәлак итәчәк».  Шунда Мисыр патшасы аларга: «Ни өчен сез, Муса һәм Һарун, халыкны эштән бүлдерәсез? Барыгыз, эшегезне* дәвам итегез!»+ — диде.  Аннары фиргавен: «Карагыз, җиремдә күпме эшчеләр эшли, ә сез аларны эшләреннән туктатырга йөрисез!» — дип әйтте.  Шул ук көнне фиргавен Исраи́л халкы өстеннән куелган күзәтчеләргә һәм аларның ярдәмчеләренә мондый әмер бирде:  «Бу халыкка кирпечләр ясау өчен бүтән салам бирәсе булмагыз.+ Алар саламны үзләре эзләп тапсын.  Ләкин сез алардан элек күпме кирпеч сукканнар, шулкадәр үк кирпеч сугуларын таләп итегез. Кирпеч санын киметмәгез, чөнки алар ялкаулана. Шуңа күрә алар: „Без чүлгә барып, Аллаһыбызга корбан китерергә телибез!“ — дип кычкыра да.  Аларны башларын күтәртмичә эшләтегез. Шулчак алар буш сүзләргә игътибар итмәс». 10  Күзәтчеләр+ һәм аларның ярдәмчеләре, халык янына барып, болай диделәр: «Фиргавен болай ди: „Мин сезгә бүтән салам бирмим. 11  Барыгыз, үзегез теләсә кайдан салам эзләп табыгыз, ләкин эшлисе эшегез шул ук калачак“». 12  Шуннан соң халык бөтен Мисыр җире буйлап басулардан салам урынына камыл җыярга таралды. 13  Ә күзәтчеләр: «Һәрберегез көн саен үз эшен салам бирелгән чакта үтәгән кебек үтәсен»,— диеп, аларны куалап тордылар. 14  Өстәвенә, күзәтчеләр, исраиллеләр арасыннан үзләре куйган ярдәмчеләрне кыйнап,+ аларга: «Нишләп сез моңарчы эшләгән кадәр кирпеч сукмадыгыз? Кичә дә, бүген дә шул ук хәл»,— диделәр. 15  Шунда шул күзәтчеләрнең исраиллеләр арасыннан булган ярдәмчеләре, фиргавен янына барып, аңа зарланды: «Ни өчен син үз хезмәтчеләрең белән үзеңне шулай тотасың? 16  Хезмәтчеләреңә: „Кирпеч сугыгыз!“ — диләр, ә салам бирмиләр. Хезмәтчеләреңне кыйныйлар, ләкин гаеп синең халкыңда». 17  Әмма ул болай диде: «Ялкауландыгыз сез, ялкауландыгыз!+ Шуңа күрә сез: „Чүлгә барып, Йәһвәгә корбан китерергә телибез“+,— дип әйтәсез дә. 18  Барыгыз, эшләгез! Сезгә салам бирелмәячәк, ләкин сугылган кирпечләр саны элеккечә булырга тиеш». 19  Шунда күзәтчеләрнең ярдәмчеләре сугыласы кирпечнең көнлек санын киметмәскә дигән боерык аркасында үзләренең авыр хәлгә төшкәнен аңладылар. 20  Фиргавен яныннан чыккач, алар үзләрен көтеп торучы Муса белән Һарунны очраттылар. 21  Шунда алар Муса белән Һарунга: «Нәрсә эшләгәнегезне күреп, Йәһвә сезне хөкем итсен, чөнки сезнең аркада фиргавен белән аның хезмәтчеләре безне нәфрәт итә* башлады, һәм сез аларның кулларына безне үтерү өчен кылыч бирдегез»+,— дип әйттеләр. 22  Шулчак Муса Йәһвәгә болай диде: «Йәһвә, нигә син бу халыкны газапларга дучар итәсең? Нишләп син мине җибәрдең? 23  Мин фиргавен каршына синең исемеңнән сөйләргә килгәннән соң,+ ул бу халык белән үзен тагын да начаррак тота башлады,+ ә син үз халкыңны бер дә коткармыйсың».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Еврейләр».
Яки «кол хезмәтегезне».
Яки «бездән сасы истән җирәнгәндәй җирәнә».

Искәрмәләр

Медиаматериал