Чыгыш 7:1—25

7  Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Менә, мин сиңа фиргавен өстеннән Аллаһыныкыдай хакимлек бирдем,* ә абыең Һарун синең пәйгамбәрең булыр.+  Син кушканнарымның барысын Һарунга әйтергә тиеш. Ул исә моны фиргавенгә җиткерәчәк, һәм ахыр чиктә тегесе исраиллеләрне үз җиреннән җибәрәчәк.  Ә мин фиргавен күңеленең үҗәтләнүенә юл куярмын+ һәм Мисыр җирендә күп галәмәтләр белән могҗизалар күрсәтермен.+  Ләкин фиргавен сезне тыңламаячак. Шунда мин Мисырга кулымның кодрәтен күрсәтермен һәм, мисырлыларны каты җәзалап, күпсанлы халкымны* — исраиллеләрне Мисыр җиреннән алып чыгармын.+  Мин Мисырга каршы үз кодрәтемне күрсәткәч һәм исраиллеләрне Мисырдан алып чыккач, мисырлылар минем Йәһвә икәнемне тәгаен беләчәк».+  Муса белән Һарун Йәһвә кушканны эшләде. Алар нәкъ шулай эшләде дә.  Фиргавен белән сөйләшкәндә Мусага — 80, ә Һарунга 83 яшь иде.+  Йәһвә Муса белән Һарунга болай диде:  «Әгәр фиргавен сезгә: „Могҗиза күрсәтегез“,— дисә, син Һарунга: „Юл таягыңны ал да фиргавен алдына ташла“,— дип әйт. Таяк зур еланга әверелер».+ 10  Шунда Муса белән Һарун, фиргавен янына барып, Йәһвә кушканча эшләделәр. Һарун үз таягын фиргавен белән аның хезмәтчеләре алдына ташлады, һәм таяк зур еланга әверелде. 11  Әмма фиргавен зирәк кешеләрне һәм тылсымчыларны чакыртты, һәм Мисырның сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәре*+ дә үз сихерләре белән шуны ук эшләде.+ 12  Аларның һәрберсе үз таягын идәнгә ташлады, һәм таяклар зур еланнарга әйләнде, ләкин Һарунның таягы тегеләрнекен йотты. 13  Шулай да фиргавеннең йөрәге үҗәтләнде,+ һәм ул, Йәһвә әйткәнчә, аларны тыңламады. 14  Йәһвә Мусага болай диде: «Фиргавен киреләнә.+ Ул халыкны җибәрми. 15  Иртәгәсен иртә белән фиргавен янына бар. Ул Нил елгасына төшәчәк. Аны каршы алыр өчен, су буенда тор. Кулыңа элегрәк еланга әйләнгән таягыңны ал.+ 16  Аңа болай диген: „Мине синең яныңа Йәһвә — исраиллеләр* гыйбадәт кылган Аллаһы җибәрде.+ Аллаһы: „Халкымны җибәр, ул миңа чүлдә гыйбадәт кылсын“,— ди, ләкин син һаман киреләнәсең. 17  Йәһвә әйтә: „Минем Йәһвә икәнемне шуннан белерсең:+ кулымдагы таяк белән Нил елгасының суына сугуым булыр, су канга әверелер. 18  Нилдагы балык үлеп бетәр, Нил сасыр, һәм мисырлылар аның суын эчә алмас“». 19  Йәһвә Мусага болай диде: «Һарунга әйт: „Таягыңны ал да Мисыр сулары канга әверелсен өчен, кулыңны аның сулыкларына, елгаларына, зур каналларына,* сазлыкларына+ һәм барлык су саклагычларына суз“.+ Шунда Мисыр җирендәге сулар, хәтта агач һәм таш савытлардагы сулар канга әйләнәчәк». 20  Муса белән Һарун шунда ук Йәһвә кушканча эшләде. Һарун таякны алды да фиргавен һәм аның хезмәтчеләре алдында Нил елгасындагы суга сукты, һәм елгадагы бөтен су канга әверелде.+ 21  Андагы балык үлеп бетте,+ һәм елга сасый башлады. Мисырлылар Нил суын эчә алмады.+ Бөтен Мисыр җире кан белән тулды. 22  Әмма Мисырның каһиннәре дә үз сихерләре белән шуны ук эшләде.+ Шуңа күрә фиргавеннең күңеле үҗәт булып калды, һәм ул, Йәһвә әйткәнчә, аларны тыңламады.+ 23  Фиргавен өенә кайтып китте. Күргәннәре аның күңелен бер дә йомшартмады. 24  Ә бөтен мисырлылар, Нил суын эчә алмаганлыктан, су эзләп, Нил тирәсендә коелар казый башлады. 25  Йәһвә Нил суларын канга әйләндергәннән соң, тулы җиде көн үтте.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Мин сине фиргавен өчен Аллаһы иттем».
Сүзгә-сүз «үз гаскәрләремне».
Каһин — мәҗүсиләрдә рухани, жрец.
Сүзгә-сүз «еврейләр».
Ягъни Нил каналларына.

Искәрмәләр

Медиаматериал