Чыгыш 8:1—32

8  Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Фиргавен янына барып, аңа шуны әйт: „Йәһвә болай ди: „Халкымны җибәр, ул миңа гыйбадәт кылсын.+  Әгәр аларны җибәрмәсәң, мин синең бөтен илеңә бакалар җибәрәчәкмен.+  Нил елгасы бакалар белән мыжгып торачак. Алар судан чыгып, синең йортыңа, йокы бүлмәңә керәчәк, ятагыңа менәчәк, хезмәтчеләреңнең өйләрендә һәм халкыңда булачак, мичләреңә һәм күәсләреңә* кереп тулачак.+  Бакалар синең өстеңә, халкың һәм барлык хезмәтчеләрең өстенә менәчәк“».  Аннан соң Йәһвә Мусага болай диде: «Һарунга әйт: „Таяк тоткан кулыңны елгаларга, Нилның каналларына һәм сазлыкларга суз һәм бакаларны Мисыр җире өстенә чыгар“».  Шунда Һарун кулын Мисыр суларына сузды, һәм бакалар чыгып, җирне баса башлады.  Әмма каһиннәр үз сихерләре белән шуны ук эшләде. Алар да бакаларны Мисыр җире өстенә чыгарга мәҗбүр итте.+  Аннары фиргавен Муса белән Һарунны чакырып, аларга: «Йәһвәдән сорагыз, мине һәм халкымны бакалардан арындырсын.+ Мин халыкны җибәрергә әзермен, китерсеннәр Йәһвәгә корбаннарын»,— дип әйтте.  Шунда Муса фиргавенгә болай диде: «Бакалар сине, хезмәтчеләреңне, халкыңны һәм йортларыңны калдырып Нил елгасында гына булсыннар дип, Аллаһыдан кайчан сорыйм соң? Әйдә, син әйт!» 10  Фиргавен: «Иртәгә»,— дип җавап бирде. Шунда Муса әйтте: «Синең сүзең буенча булыр, һәм син Аллаһыбыз Йәһвә кебек берәү дә юк икәнен белерсең.+ 11  Йортларыңдагы бөтен бакалар юк ителер, һәм син үзең дә, хезмәтчеләрең дә, халкың да алардан азат булыр. Бакалар Нилда гына калыр».+ 12  Муса белән Һарун фиргавен яныннан чыгып китте, һәм Муса Йәһвәдән фиргавен җиренә җибәрелгән бакаларны юк итүен үтенде.+ 13  Шунда Йәһвә Мусаның үтенечен үтәде, һәм йортлардагы, ишегалларындагы һәм кырлардагы бакалар үлә башлады. 14  Мисырлылар аларны җыярга тотынды. Нәтиҗәдә, гаять күп өемнәр хасил булды, һәм Мисыр җире сасый башлады. 15  Бакалардан арынганын күргәч, фиргавен киреләнде+ һәм, Йәһвә әйткәнчә, аларны тыңларга теләмәде. 16  Йәһвә Мусага болай диде: «Һарунга әйт: „Таягыңны сузып, җиргә сук, һәм Мисыр җирендәге бөтен тузан черкигә әйләнәчәк“». 17  Алар шулай эшләде дә. Һарун таяк тоткан кулын сузып, җиргә сукты, һәм черкиләр кешеләрне һәм хайваннарны талый башлады. Мисыр җирендәге бөтен тузан черкигә әверелде.+ 18  Каһиннәр үз сихерләре белән шуны ук эшләргә һәм черкиләр булдырырга тырышты,+ ләкин аларның килеп чыкмады. Ә черкиләр кешеләрне һәм хайваннарны талады. 19  Шунда каһиннәр фиргавенгә: «Бу Аллаһының кодрәте белән эшләнгән эш!»*+ — диделәр. Ләкин фиргавеннең йөрәге үҗәт булып калды, һәм ул, Йәһвә әйткәнчә, аларны тыңламады. 20  Шунда Йәһвә Мусага болай диде: «Иртән иртүк тор да, фиргавен су буена төшкәндә аның каршысына чыгып, болай дип әйт: „Йәһвә әйтә: „Халкымны җибәр, ул миңа гыйбадәт кылсын. 21  Ә инде халкымны җибәрмәсәң, мин сиңа, синең хезмәтчеләреңә, халкыңа, йортларыңа кигәвеннәр җибәрәчәкмен. Мисырдагы йортлар кигәвен белән тулачак, һәм кигәвеннәр алар* торган җирне хәтта каплап алачак. 22  Шул көнне мин халкым яшәгән Гөше́н җирен сездән аерып куячакмын. Анда кигәвен булмаячак.+ Моннан сез минем Йәһвә икәнемне, минем монда, бу җирдә булуымны беләчәксез.+ 23  Һәм мин үз халкым белән синең халкың арасында чик куячакмын. Бу галәмәт иртәгә булачак“». 24  Һәм Йәһвә шулай эшләде дә. Өер-өер кигәвеннәр фиргавен йортына, хезмәтчеләренең йортларына һәм бөтен Мисыр җиренә ябырылды.+ Җир кигәвеннәрдән харап булды.+ 25  Ахыр чиктә, фиргавен Муса белән Һарунны чакырып, аларга: «Барыгыз, Аллаһыгызга корбанны бу җирдә генә китерегез»,— диде. 26  Ләкин Муса болай диде: «Юк, алай эшләү дөрес түгел, чөнки без Аллаһыбыз Йәһвәгә китергән корбаннар мисырлылар өчен җирәнгеч.+ Әгәр без мисырлыларның күз алдында алар өчен җирәнгеч булганны корбан итеп китерсәк, алар безне әллә ташлар атып үтермәсме? 27  Без чүлгә өч көнлек сәфәр кылачакбыз һәм анда, Йәһвә Аллаһыбыз безгә әйткәнчә, аңа корбаннар китерәчәкбез».+ 28  Фиргавен: «Мин сезне чүлгә үз Аллаһыгыз Йәһвәгә корбан китерергә җибәрермен. Ләкин бик ерак китмәгез. Аллаһыгызга минем өчен үтенеп дога кылыгыз»+,— диде. 29  Шулчак Муса болай дип әйтте: «Яныңнан чыгып киткәч, мин Йәһвәгә дога кылырмын, һәм иртәгә фиргавен, аның хезмәтчеләре һәм халкы кигәвеннәрдән котылыр. Тик фиргавен, халкыбызны Йәһвәгә корбан китерергә җибәрмичә, бүтән безнең белән шаярмасын».*+ 30  Аннары Муса фиргавен яныннан чыгып, Йәһвәгә үтенеп дога кылды.+ 31  Шунда Йәһвә Мусаның үтенечен үтәде, һәм кигәвеннәр фиргавеннән, аның хезмәтчеләре һәм халкы арасыннан очып китте. Бер кигәвен дә калмады. 32  Әмма фиргавен янә киреләнде һәм халыкны җибәрмәде.

Искәрмәләр

Яки «табак-касәләреңә».
Сүзгә-сүз «Бу Аллаһының бармагы!»
Ягъни мисырлылар.
Яки «уйнамасын».

Искәрмәләр

Медиаматериал