Чыгыш 9:1—35

9  Йәһвә Мусага болай диде: «Фиргавен янына барып, аңа шуны әйт: „Исраиллеләр* гыйбадәт кылган Аллаһы Йәһвә болай ди: „Халкымны җибәр, ул миңа гыйбадәт кылсын.+  Ә аларны җибәрмәсәң һәм тоткарлап торсаң,  Йәһвә үз кулының кодрәте белән+ кырдагы мал-туарыңны кырып бетерәчәк. Коточкыч үләт атларны, ишәкләрне, дөяләрне, эре һәм вак терлекне һәлак итәчәк.+  Ләкин Йәһвә Исраилне́ң мал-туарын Мисырның мал-туарыннан аерып куячак, һәм исраиллеләр асраган малның берсе дә үлмәячәк“».+  Аннары Йәһвә: «Мин, Йәһвә, моны бу җирдә иртәгә эшләячәкмен»,— диеп, вакыт билгеләп куйды.  Нәкъ иртәгесе көнне Йәһвә шулай эшләде дә, һәм Мисырның бөтен мал-туары үлә башлады,+ ә Исраилнең бер малы да үлмәде.  Фиргавен сорашып белешкәч, Исраил мал-туарының берсе дә үлмәгәне ачыкланды. Әмма фиргавеннең күңеле карышты, һәм ул халыкны җибәрмәде.+  Шуннан соң Йәһвә Муса белән Һарунга болай диде: «Мичтән кушучлап көл алыгыз, һәм Муса көлне фиргавен алдында һавага очырсын.  Көл вак тузанга әйләнеп, бөтен Мисыр җирен каплаячак, һәм бөтен Мисыр җирендәге кешеләрнең һәм хайваннарның тәненә чуан чыгачак». 10  Шунда алар мичтән көл алып, фиргавен каршына килеп бастылар. Муса көлне һавага очырды, һәм кешеләрнең, хайваннарның тәненә чуан чыкты. 11  Каһиннәр Муса янына килә алмадылар, чөнки аларның үзләрен дә, бөтен мисырлыларның тәннәрен дә чуан баскан иде.+ 12  Ләкин Йәһвә фиргавеннең үҗәтләнүенә юл куйды, һәм ул, Йәһвә Мусага әйткәнчә, аларны тыңламады.+ 13  Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Иртән иртүк тор да фиргавен каршысына барып бас. Аңа әйт: „Исраиллеләр* гыйбадәт кылган Аллаһы Йәһвә болай ди: „Халкымны җибәр, ул миңа гыйбадәт кылсын. 14  Чөнки мин хәзер сиңа каршы, хезмәтчеләреңә һәм халкыңа каршы бар җәзаларымны җибәрәм. Шулчак син бөтен җир йөзендә миндәй берәү дә юк икәнен белерсең.+ 15  Мин инде күптән кулымны сузып, сиңа һәм халкыңа коточкыч кизү җибәрә алыр идем, һәм син җир йөзеннән юкка чыгар идең. 16  Әмма сиңа үз кодрәтемне күрсәтер өчен һәм исемем бөтен җир буйлап игълан ителсен өчен, мин сине исән калдырдым да.+ 17  Син һаман да, халкым белән үзеңне тәкәббер тотып, аларны җибәрмисең. 18  Менә, мин иртәгә шушы вакытларда Мисыр җире моңарчы беркайчан да күрмәгән көчле боз яудырачакмын. 19  Шуңа күрә бөтен мал-туарыңны, кырдагы бар кешеләреңне һәм әйберләреңне ышык урынга җыярга куш. Түбә астына кереп яшеренмичә кырда калган һәр кеше һәм һәр хайван, боз ява башлагач, һәлак булачак“». 20  Фиргавеннең Йәһвә сүзеннән курыккан хезмәтчеләре шунда ук үз хезмәтчеләрен һәм малларын ышык урынга җыйдылар, 21  ә Йәһвә сүзенә колак салмаганнары үз хезмәтчеләрен һәм малларын кырда калдырдылар. 22  Йәһвә Мусага болай диде: «Кулыңны күккә таба суз, бөтен Мисыр җиренә+ — кешеләр, хайваннар һәм Мисыр җирендәге кырларда үскән барлык үсемлекләр өстенә боз яусын».+ 23  Муса таягын күккә таба сузды, һәм Йәһвә күк күкрәтеп боз җибәрде, җиргә ут* төште. Йәһвә Мисыр җиренә боз яудырды. 24  Боз яуганда, аның арасында ут ялт-йолт килде. Боз гаять көчле итеп яуды. Мисыр халкы тарихында беркайчан да андый боз яуганы юк иде.+ 25  Боз Мисыр җирендәге һәр нәрсәне — кешеләрне һәм хайваннарны харап итте; ул кырларда үскән бөтен үсемлекләрне сукты һәм бөтен агачларны сындырып бетерде.+ 26  Исраиллеләр яшәгән Гөше́н җирендә генә боз яумады.+ 27  Ахыр чиктә фиргавен, Муса белән Һарунны чакыртып, аларга болай диде: «Бу юлы мин гөнаһ кылдым. Йәһвә гадел,* ә мин һәм минем халкым гаепле. 28  Йәһвәгә дога кылыгыз, күк күкрәү белән боз яву туктасын. Шунда мин сезне җибәрермен, һәм сез китәрсез». 29  Муса аңа әйтте: «Шәһәрдән чыгу белән мин кулларымны күккә таба күтәреп, Йәһвәгә дога кылырмын. Күк күкрәү туктаячак, һәм боз бүтән яумаячак. Шулчак син җирнең хуҗасы — Йәһвә икәнен белерсең.+ 30  Тик мин шуны беләм: син һәм синең хезмәтчеләрең хәтта аннан соң да Йәһвә Аллаһыдан курыкмаячаксыз». 31  Ул вакытта җитен һәм арпа харап булды, чөнки арпа башакланган, ә җитен чәчәккә бөреләнгән иде. 32  Әмма бодай белән борайга зыян килмәде, чөнки алар соң өлгерешле ашлык иде. 33  Муса фиргавен яныннан китеп, шәһәрдән чыкты да, кулларын күккә таба күтәреп, Йәһвәгә дога кылды. Шунда күк күкрәвеннән туктады, боз яумый башлады, һәм яңгыр тынды.+ 34  Яңгыр белән бозның яумый башлаганын һәм күк күкрәмәгәнен күргәч, фиргавен киреләнеп,+ янә гөнаһ кылды; ул үзе һәм аның хезмәтчеләре дә шулай эшләде. 35  Фиргавеннең күңеле үҗәт булып калды, һәм ул, Йәһвә Муса аша әйткәнчә, исраиллеләрне җибәрмәде.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Еврейләр».
Сүзгә-сүз «Еврейләр».
Күрәсең, көчле яшен сугуны сурәтли.
Яки «тәкъва».

Искәрмәләр

Медиаматериал