Яратылыш 16:1—16
16 Ибра́м хатыны Сараяның балалары юк иде.+ Аңа Һаҗә́р+ исемле мисырлы бер хатын хезмәт итә иде.
2 Бервакыт Сарая́ Ибрамга болай диде: «Тыңла әле! Йәһвә миңа бала бирмәде. Хезмәтчем белән ятсаң иде, бәлки, шулчак минем балаларым булыр иде».+ Һәм Ибрам Сараяның сүзен тыңлады.
3 Ибрам Кәнганда ун ел гомер иткәннән соң, аның хатыны Сарая үзенең мисырлы хезмәтчесе Һаҗәрне үз ире Ибрамга хатынлыкка бирде.
4 Ибрам Һаҗәр белән якынлык кылды, һәм Һаҗәр балага узды. Балага узганын белгәннән соң, Һаҗәр үз хуҗабикәсен санга сукмый башлады.
5 Шунда Сарая Ибрамга: «Мин кичергән кайгы өчен син гаепле. Хезмәтчемне синең кулыңа мин бирдем, ләкин балага узганын белгәннән соң, ул мине санга сукмый башлады. Мин хакмы я синме — моны Йәһвә хәл итсен»,— диде.
6 Ибрам Сараяга мондый җавап кайтарды: «Синең хезмәтчең синең кулыңда. Ни эшлим дисәң, шуны эшлә». Сарая хезмәтчесен кимсетә башлады, һәм тегесе аңардан качып китте.
7 Соңрак Йәһвәнең фәрештәсе аны чүлдәге бер чишмә — Шурга+ алып баручы юл буендагы чишмә янында тапты
8 һәм болай диде: «Һаҗәр, Сараяның хезмәтчесе, син каян килдең һәм кая юл тотасың?» Моңа Һаҗәр: «Мин хуҗабикәм Сараядан качып йөрим»,— дип җавап бирде.
9 Йәһвә фәрештәсе аңа: «Хуҗабикәң янына кайт та аңа буйсын»,— диде.
10 Аннан соң Йәһвә фәрештәсе болай дип әйтте: «Мин синең токымыңны* ишәйтермен, һәм алар санап бетермәслек булыр».+
11 Йәһвә фәрештәсе өстәде: «Менә, син хәзер йөкле. Угыл тапкач, аңа Исмәгы́йль* дигән исем куш, чөнки Йәһвә кайгы-хәсрәтеңә игътибар итте.
12 Ул кыргый ишәк* кебек булыр. Аның кулы һәркемгә каршы һәм бөтен кешенең кулы аңа каршы булыр. Ул кардәшләре каршысында* яшәр».
13 Һаҗәр: «Әллә мин чыннан да үземне күргән Аллаһыны күрдемме?» — диде, шуңа күрә үзе белән сөйләшкән Йәһвәгә: «Син барысын да күреп торучы Аллаһы»+,— дип дога кылды.
14 Менә шуңа күрә андагы кое Бәхи́р-лаха́й-рои́* дип аталган да. Ул Кады́ш белән Бирә́д арасында урнашкан.
15 Шулай итеп, Һаҗәр Ибрамга ир бала тапты, һәм Ибрам аңа Исмәгыйль дип исем кушты.+
16 Һаҗәр Исмәгыйльне тудырганда, Ибрамга 86 яшь иде.
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз орлык.
^ Мәгъ. «Аллаһы ишетә».
^ Кайберәүләр бу зебра дип уйлый. Күрәсең, бәйсез холыкны аңлата.
^ Я, бәлки, «белән дошманлыкта».
^ Мәгъ. «мине күреп торучы Тере Затның коесы».