Яратылыш 28:1—22

28  Шунда Исхак Ягъкубны чакырып, аңа фатихасын бирде һәм кушты: «Кәнга́н кызына өйләнә күрмә.+  Падда́н-арамга, әниеңнең әтисе Битуи́л йортына бар һәм үзеңә әниеңнең бертуганы Лабанның кызларыннан хатын сайлап ал.+  Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһы сиңа фатихасын бирәчәк, сине күпсанлы һәм ишле итәчәк, һәм синнән күп халыклар чыгачак.+  Аллаһы Ибраһимга вәгъдә иткән фатихасын+ сиңа һәм синең токымыңа* бирер, һәм син Аллаһы Ибраһимга биргән һәм үзең чит ил кешесе булып яшәгән бу җиргә ия була алырсың».+  Исхак Ягъкубны җибәрде, һәм тегесе Паддан-арамга, арамлы Битуилның улы Лаба́н янына китте.+ Лабан Ягъкуб белән Исауның әнисе Рабиганың бертуганы иде.+  Исау Исхакның Ягъкубны фатихалап, Паддан-арамга хатын табар өчен җибәргәнен күрде һәм аны фатихалаганда: «Кәнган кызына өйләнә күрмә»+,— дигәнен ишетте  һәм Ягъкубның әти-әнисенең сүзен тыңлап, Паддан-арамга киткәнен күрде.+  Шунда Исау әтисе Исхакның Кәнган кызларын өнәп бетермәгәнен аңлады.+  Шуңа күрә Исау Исмәгыйль* янына барып, тагын бер хатын алды. Ул Ибраһим улы Исмәгыйльнең кызына, Нәбәйотның бертуганы Мәхәләткә өйләнде.+ 10  Ә Ягъкуб Бәхи́р-шебаны калдырып, Харанга+ таба юл тотты. 11  Вакыт узу белән ул бер урынга килеп җитте һәм, кояш инде баеганга күрә, шунда кунарга булды. Ул бер таш алып, аны башы астына куйды да йокларга ятты.+ 12  Шунда ул бер төш күрде: җирдә күкләргә кадәр җиткән бер баскыч тора, һәм Аллаһы фәрештәләре бу баскыч буйлап менеп-төшеп йөри.+ 13  Менә, баскыч өстендә Йәһвә, һәм ул болай ди: «Мин бабаң Ибраһим Аллаһысы һәм Исхак Аллаһысы Йәһвә.+ Син яткан җирне сиңа һәм токымыңа* бирәчәкмен.+ 14  Синең токымыңны* тузан бөртекләре кебек ишле итәчәкмен, һәм алар бөтен җир буйлап+ — көнбатышка һәм көнчыгышка, төньякка һәм көньякка таба таралачак. Җирдәге бөтен кабиләләр синең аша һәм токымың* аша фатихаланачак.*+ 15  Мин синең белән булам һәм кая гына барсаң да, сине саклаячакмын һәм шушы җиргә кайтарачакмын.+ Сине калдырмам һәм биргән вәгъдәмне үтәрмен».+ 16  Шунда Ягъкуб йокысыннан уянып: «Йәһвә чыннан да монда икән бит, ә мин моны белмәгән идем дә»,— диде. 17  Ул куркуга төште һәм: «Нинди куркыныч урын бу! Бу Аллаһы йортыдыр,+ бу күкләр капкасы»,— дип өстәде.+ 18  Иртән иртүк торып, Ягъкуб баш астына салып яткан ташны алды да аны һәйкәл итеп куйды һәм өстенә май агызды.+ 19  Ул бу урынны Бәйте́л* дип атады, ә моңа кадәр шул шәһәрнең исеме Луз+ иде. 20  Аннан соң Ягъкуб шундый нәзер әйтте: «Әгәр Аллаһы минем белән булып, барган юлымда мине якласа, ашарга — икмәк, киенер өчен кием-салым бирсә 21  һәм мин атам йортына исән-сау гына әйләнеп кайтсам, шулчак Йәһвә үзенең чыннан да минем Аллаһым икәнен күрсәтер. 22  Һәм мин һәйкәл итеп куйган бу таш Аллаһы йорты+ булып китәр. Аллаһым, миңа нәрсә генә бирсәң дә, уннан бер өлешен сиңа бирәчәкмен».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз орлык.
Яки «исмәгыйльлеләр».
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Сүзгә-сүз орлык.
Яки «үзләре өчен фатиха алыр».
Мәгъ. «Аллаһы йорты».

Искәрмәләр

Медиаматериал