Яратылыш 42:1—38

42  Ягъкуб, Мисырда ашлык бар икәнен белгәч,+ үз улларына: «Ник бернәрсә эшләмичә бер-берегезгә карап торасыз? — диде.—  Мисырда ашлык бар дип ишеткән идем. Анда барып, безгә ризык сатып алыгыз, югыйсә ачтан үләбез».+  Шунда Йосыфның ун абыйсы,+ ашлык сатып алырга дип, Мисырга киттеләр.  Әмма Ягъкуб Йосыфның энесе Биньяминны+ абыйлары белән җибәрмәде, чөнки: «Берәр бәлагә юлыгып, үлә күрмәсен»+,— диде.  Шулай итеп, ачлык Кәнга́н җиренә кадәр җитте, шуңа күрә Исраи́л уллары да башкалар белән бергә Мисырга ризык сатып алырга килделәр.+  Ул җирдә Йосыф хакимлек итә иде.+ Ашлыкны бөтен халыкларга саткан кеше дә ул иде.+ Йосыфның абыйлары килгәч, алар аңа җиргә кадәр баш иделәр.+  Йосыф үз абыйларын шунда ук танып алды, әмма үзенең кем булуын белдертмәде.+ Ул алар белән кырыс сөйләште һәм алардан: «Кайдан килдегез?» — дип сорагач, тегеләр: «Кәнган җиреннән. Ризык сатып алырга килдек»+,— дип җавап бирделәр.  Йосыф үз абыйларын танып алса да, алар аны танымады.  Йосыф шунда ук үз абыйлары турында күргән төшен искә төшерде+ һәм аларга: «Сез шымчылар! Сез илебезнең йомшак якларын карарга килгәнсез!» — дип әйтте. 10  Алар исә аңа болай диде: «Юк, әфәнде, хезмәтчеләрегез ризык алырга дип килде. 11  Без барыбыз — бер кеше уллары. Без намуслы кешеләр. Сезнең хезмәтчеләрегез шымчылар түгел». 12  Әмма ул аларга: «Юк! Сез илебезнең йомшак якларын карарга килгәнсез!» — диде. 13  Моңа алар: «Хезмәтчеләрегез — 12 абыйлы-энеле.+ Без Кәнган җирендәге бер кешенең уллары,+ иң кече энебез хәзер әтиебез белән,+ ә бер энебез юк инде»+,— дип җавап кайтардылар. 14  Әмма Йосыф аларга әйтте: «Әйтеп торам ич, сез шымчылар! 15  Сезгә сынау шундый булыр: фиргавен гомере белән ант итәм, кече энегез монда килми торып, сез моннан беркая китмәячәксез.+ 16  Энегезне монда китерер өчен, берегез өегезгә кайтсын. Калганнарыгыз исә сак астында калыр. Шулай итеп әйткәннәрегез хакмы икәнен белермен. Юк икән, фиргавен гомере белән ант итәм, сез шымчылар». 17  Шуннан соң Йосыф аларны өч көнгә сак астына алды. 18  Өченче көнне ул аларга болай диде: «Мин Аллаһыдан куркам. Шуңа күрә мин кушканча эшләсәгез, исән калырсыз. 19  Әгәр дә сез намуслы икән, арагыздан берегез бу төрмәдә тоткын булып калсын, калганнар исә гаиләләрегезгә ашлык алып кайтсын. Якыннарыгыз ачлыктан интегә бит.+ 20  Аннары кече энегезне яныма китерегез, шунда сүзләрегезнең хак булуын күрермен, һәм сез үлмәссез». Алар шулай эшләделәр дә. 21  Абыйлары болай диештеләр: «Һичшиксез, без энекәшебез өчен мондый җәзага дучар булдык.+ Бездән кызгануыбыз турында үтенгәндә җаны әрнегәнен күреп тә, без аны жәлләмәдек. Шуңа күрә башыбызга мондый бәла төште дә инде». 22  Шунда Руби́н: «„Балага зыян китермәгез“,— дигән идем бит, ә сез тыңламадыгыз!+ Менә хәзер аның каны өчен үч алына»+,— диде. 23  Йосыф белән тәрҗемәче аша сөйләшкәнгә күрә, алар аның барысын да аңлап торганын белми иде. 24  Йосыф алардан читкә китеп, елый башлады.+ Аннары ул кире килеп, алар белән сөйләшүен дәвам итте һәм араларыннан Шимонны алып,+ аны күз алларында бау белән бәйләп куйды.+ 25  Аннары Йосыфның кушуы буенча аларның капчыкларын ашлык белән тутырдылар, биргән акчаларын һәрберсенең капчыгына салып, кире кайтардылар һәм юлда ашар өчен ризык бирделәр. 26  Шулай итеп, абыйлары ашлыкны ишәкләренә төяп, юлга чыктылар. 27  Тукталгач, аларның берсе, ишәген ашатырга дип үз капчыгын ачса, анда капчык авызында үз акчасы ята. 28  Шунда ул үз кардәшләренә: «Миңа акчамны кире кайтарганнар, менә ул монда, капчыгымда!» — дип әйтте. Шулчак аларның куркудан йөрәкләре купты, һәм алар калтыранып: «Ни эшли инде Ходай безнең белән?» — диештеләр. 29  Ахыр чиктә алар Кәнган җиренә, әтиләре Ягъкуб янына кайтып җиттеләр һәм үзләре белән булган бөтен хәлләрне аңа сөйләп бирделәр. 30  «Теге җирнең хуҗасы,— диделәр алар,— безнең белән кырыс сөйләште+ һәм безне илне күзәтеп йөрүче шымчылар дип атады. 31  Ләкин без аңа болай дидек: „Без намуслы кешеләр. Шымчылар түгел.+ 32  Без — 12 абыйлы-энеле,+ бер атаның уллары. Бер энебез юк инде,+ ә иң кечесе Кәнган җирендә әтиебез белән калды“.+ 33  Әмма шул җирнең хуҗасы безгә әйтте: „Сезнең намуслы булуыгызны болай беләчәкмен: берегез миндә калсын,+ калганнар исә ачлыктан интегүче туганнарына ризык алып, юлга чыксын.+ 34  Аннары иң кече энегезне минем яныма китерегез. Шунда мин сезнең шымчылар түгел, ә намуслы кешеләр икәнегезне күрермен. Бертуганыгызны сезгә кайтарырмын, һәм сез бу җирдә сәүдә итә алырсыз“». 35  Алар капчыкларны бушата башлагач, һәрберсенең капчыгында үзенең акча янчыгы табылды. Акча янчыкларын күргәч, алар әтиләре белән бергә куркуга төштеләр. 36  Шунда әтиләре Ягъкуб болай диде: «Сез мине балаларымнан мәхрүм иттегез!+ Йосыф юк,+ Шимо́н да юк,+ хәзер Биньяминны алмакчы буласыз! Моның барысы минем башыма төште!» 37  Моңа Рубин: «Улыңны кире кайтармасам, минем ике улымны үтер.+ Аны минем карамагыма тапшырсаң, мин аны, һичшиксез, кире кайтарырмын»+,— дип җавап бирде. 38  Әмма әтисе болай диде: «Улым сезнең белән бармаячак, абыйсы үлгәч, ул берүзе калды.+ Әгәр юлда һәлак булса, сезнең аркада чал башым кайгыдан Кабергә*+ төшәр».+

Искәрмәләр

Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал