Яратылыш 49:1—33

49  Ягъкуб үз улларын чакырып, аларга болай диде: «Бергә җыелыгыз. Мин сезгә ахыргы көннәрдә сезнең белән нәрсә буласын әйтермен.  Ягъкуб уллары, монда җыелыгыз һәм тыңлагыз. Атагыз Исраилнең сүзләренә колак салыгыз.  Руби́н,+ минем беренче улым,+ минем кодрәтем, ирлек куәтемнең беренче җимеше, син абруй һәм көч ягыннан өстен идең.  Әмма башкалардан өстен булмассың, чөнки син көчле су ташкыны сыман, син үзеңне тыя алмадың һәм әтиеңнең ятагына мендең.+ Шул чакта син минем ятагымны нәҗесләдең.* Әйе, ул минем ятагыма менде!  Шимо́н белән Ле́ви — бертуган абыйлы-энеле.+ Кылычлары — рәхимсезлек коралы.+  И җаным,* алар мәҗлесенә кушылма. И намусым,* аларның җыены белән берләшмә, чөнки алар, ачулары чыгып, кешеләрне үтерделәр,+ үзләренчә эш итеп, үгезләрнең тез асты сеңерләрен кистеләр.  Явыз ачуларына ләгънәт төшсен. Ачы ярсуларын каһәр суксын.+ Аларны Ягъкуб җире буйлап сибәрмен, Исраи́л җире буенча таратырмын.+  Яһүд,+ сине исә абый-энеләрең мактап телгә алыр.+ Дошманнарың синең кулыңа бирелер.*+ Әтиеңнең уллары сиңа сәҗдә кылыр.+  Яһүд — арыслан баласы.+ Улым, тоткан хайванны ашагач, торып басарсың. Син, арыслан кебек, җиргә сузылып ятарсың. Аны торгызырга кемнең кыюлыгы җитәр? 10  Бөтен халыклар буйсынырга+ тиешле Шило́* килгәнчегә кадәр,+ Яһүдтән скипетр* да, табаннары арасыннан идарәче таягы да тартып алынмаячак.+ 11  Ишәген йөзем агачына, ишәк баласын иң яхшы йөзем агачына бәйләп куеп, ул үз киемнәрен шәрабта — йөзем суында юачак. 12  Аның күзләре шәрабтан куе кызыл, тешләре сөттән ап-ак. 13  Зәбулу́н+ диңгез ярында, кораблар туктала торган яр буенда урнашыр.+ Аның чиге Сидонга таба сузылыр.+ 14  Иссаха́р+ — ике яктан ияренә йөк беркетелгән, ятып торучы нык сөякле ишәк. 15  Ул үзенең урнашкан урыны яхшы һәм җире күңелгә хуш икәнен күрер. Ул йөк астына, аны йөртү өчен, җилкәсен куяр һәм авыр эш эшләргә мәҗбүр булыр. 16  Дан,+ Исраилнең бер кабиләсе буларак, үз халкын хөкем итәр.+ 17  Дан юл буендагы елан, сукмак буендагы мөгезле елан булсын. Ул атны аягыннан чаккач, җайдагы артка егылып төшәр.+ 18  И Йәһвә, коткаруыңны көтеп торырмын. 19  Гәдкә+ исә юлбасарлар һөҗүм итәр, ләкин ул аларны куып үкчәләренә басып барыр.+ 20  Әширнең+ икмәге күп булыр, һәм ул патшага бирерлек ризыклар әзерләр.+ 21  Нәфтәли́+ — нәфис болан. Ул нәзакәтле сүзләр әйтеп сөйләшә.+ 22  Йосыф+ — җимешле агачның тармагы, чишмә буенда үсеп утырган, ботаклары стена өстен каплап алган җимешле агачның тармагы. 23  Укчылар аны йөдәтеп торды, аңа уклар атты һәм ачу саклады.+ 24  Шулай да аның җәясе нык булып калды,+ куллары көчле һәм җитез булды.+ Моны Ягъкубның кодрәтлесе, Исраилнең көтүчесе һәм таяныч ташы эшләде. 25  Ул* — әтиеңнең Аллаһысыннан бирелгән бүләк, һәм Аллаһы сиңа ярдәм итәр. Ул Чиксез Кодрәт Иясе белән бергә. Аллаһы сине югарыдан күкләр бәрәкәте белән, түбәннән тирәнлек бәрәкәте белән,+ күкрәк сөте һәм ана карыны бәрәкәте белән фатихалар. 26  Әтиеңнең фатихасы мәңгелек тауларның бәрәкәтеннән, какшамас калкулыкларның гүзәллегеннән өстен булыр.+ Ул Йосыф өстендә — абый-энеләре арасыннан сайлап алынганның баш очында булыр.+ 27  Биньями́н,+ бүре сыман, хайваннарны ботарлар.+ Иртән үзе тоткан хайванны ашар, кичен исә табышын бүләр».+ 28  Боларның барысы да — Исраилнең 12 кабиләсе. Әтиләре әлеге сүзләрне аларга үз фатихасын биргәндә әйтте. Ул аларның һәрберсенә тиешле фатихасын бирде.+ 29  Аннан соң ул аларга болай дип боерды: «Тиздән мин халкыма кушылачакмын.*+ Мине ата-бабаларым янында, хитле Әфрунның кырындагы мәгарәдә,+ 30  Кәнга́н җиренең Мамре́ янәшәсендә урнашкан Макпела́ кырындагы мәгарәдә җирләгез. Ул кырны Ибраһим хитле Әфруннан каберлек итеп сатып алган иде. 31  Анда Ибраһим белән Сара́+ һәм Исхак+ белән Рабига́ җирләнгән. Шунда мин Лиямне дә җирләдем. 32  Кыр да, андагы мәгарә дә Хит улларыннан сатып алынган».+ 33  Шулай итеп, Ягъкуб үз улларына күрсәтмәләрен биреп бетерде. Аннары ул ятагына ятты да үлде һәм үз халкына кушылды.*+

Искәрмәләр

Яки «мәсхәрә иттең».
Я, бәлки, «уй-ниятем».
Сүзгә-сүз «Кулың дошманнарыңның муенында булыр».
Мәгъ. «кемнеке булса, шул; моның иясе».
Ягъни Йосыф.
Үлем турында шигъри тел белән әйтү.
Үлем турында шигъри тел белән әйтү.

Искәрмәләр

Медиаматериал