Яратылыш 50:1—26

50  Шунда Йосыф әтисе өстенә капланды+ да аны үбә-үбә елый башлады.  Аннан соң Йосыф үзенең хезмәтче табибларына әтисен бәлзәмләргә+ кушты. Табиблар Исраилне бәлзәмләделәр,  моны эшләр өчен 40 көн китте. Бәлзәмләү өчен шул кадәр вакыт таләп ителә дә. Мисырлылар аның хакына 70 көн матәм тоттылар.  Матәм көннәре тәмамлангач, Йосыф фиргавен сараендагыларга* болай дип мөрәҗәгать итте: «Илтифатыгызны казанган булсам, фиргавенгә мондый хәбәр җиткерегезче:  „Әтием: „Менә, тиздән үләм инде.+ Мин Кәнга́н җирендә каберлек казыган идем.+ Мине шунда җирлә“+,— диеп, мине ант иттерде.+ Зинһар, әтиемне җирләп кайтырга рөхсәт итегезче“».  Фиргавен аңа: «Бар, антыңны үтә, әтиеңне җирләп кайт»+,— дип җавап кайтарды.  Шуннан соң Йосыф үз әтисен җирләргә дип юлга чыкты. Фиргавеннең хезмәтчеләре, сарай аксакаллары+ һәм Мисырдагы бөтен аксакаллар аның белән киттеләр.  Йосыф белән шулай ук бөтен гаиләсе, абый-энеләре һәм атасының гаиләсе барды.+ Аларның сабыйлары һәм көтүләре генә Гөше́н җирендә калды.  Алар белән бергә арбалылар+ һәм җайдаклар да барды. Бу кешеләр төркеме бик зур иде. 10  Үрдүн тирәсендәге Ата́д дигән ындыр табагы янына килеп җиткәч, алар кайгырып бик каты еладылар. Ул үз әтисе өчен елап, җиде көн матәм тотты. 11  Андагы кешеләр — кәнганлылар, боларның Атад дигән ындыр табагы янында матәм тотуын күреп: «Мисырлылар елап, көчле матәм тоталар!» — дип әйтеп куйдылар. Шуңа күрә Үрдүн тирәсендәге ул урынны Әбелмисраи́м* дип атадылар. 12  Ягъкуб уллары барысын да нәкъ әтиләре кушканча башкарып чыкты.+ 13  Алар аны Кәнган җиренә алып барып, Мамре́ янындагы Макпела́ кырында урнашкан мәгарәдә җирләделәр. Ул кырны Ибраһим хитле Әфруннан каберлек итеп сатып алган иде.+ 14  Әтисен җирләгәч, Йосыф үз абый-энеләре һәм Ягъкубны җирләргә барган барлык кешеләр белән Мисырга әйләнеп кайтты. 15  Аталарының үлеменнән соң Йосыфның абый-энеләре: «Йосыф безгә ачу саклый торгандыр. Аңа кылган барлык явызлыкларыбыз өчен аның бездән үч алуы бар бит»+,— диештеләр. 16  Шулчак алар Йосыфка мондый хәбәр җиткерделәр: «Әтиең, үләр алдыннан, 17  сиңа: „Зинһар, үтенәм, абыйларыңның җинаятен кичерә күр. Сиңа күп бәла китергән булсалар да, гөнаһларын ярлыка“,— дип әйтергә кушкан иде. Ялварып сорыйбыз, атаң Аллаһысына табынган хезмәтчеләрнең җинаятен кичерче». Моны ишеткәч, Йосыф елап җибәрде. 18  Аннан соң абый-энеләре үзләре дә килде. Алар Йосыф алдында тезләнеп иелделәр дә: «Менә, без синең колларың!»+ — дип әйттеләр. 19  Шунда Йосыф аларга болай диде: «Курыкмагыз. Мин Аллаһы түгел бит. 20  Миңа явызлык кылырга теләгән булсагыз да,+ бүген күреп торабыз, Ходай моны яхшыга борып, күп кешене коткарып калды.+ 21  Шуңа күрә курыкмагыз. Мин сезгә дә, балаларыгызга да ризык биреп торырмын».+ Шулай диеп, ул аларны юатты һәм тынычландырды. 22  Йосыф та, әтисенең гаиләсе дә Мисырда яшәде. Ул барлыгы 110 ел гомер итте. 23  Йосыф Ифраимның оныкларын+ һәм Манашше́ улы Маһирның+ балаларын күрде. Алар Йосыф өчен үз балалары кебек иде. 24  Ахырда Йосыф үз кардәшләренә болай диде: «Тиздән гомерем өзелә инде. Ләкин Ходай сезгә ярдәм күрсәтми калмас,+ ул сезне бу җирдән чыгарып, Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка бирергә вәгъдә иткән җиргә алып барачак».+ 25  Аннары Йосыф: «Һичшиксез, Ходай сезгә үз ярдәмен күрсәтер. Сөякләремне бу җирдән алып чыгыгыз»,— диеп, Исраи́л улларына ант итәргә кушты.+ 26  Йосыф 110 яшендә вафат булды. Аны бәлзәмләп,+ Мисырда табутка салдылар.

Искәрмәләр

Яки «өйдәгеләренә».
Мәгъ. «мисырлыларның матәме».

Искәрмәләр

Медиаматериал