Яхъя 13:1—38
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Пасах бәйрәме: Ягъни б. э. 33 елының Пасах бәйрәме. (Ях 2:13 кә аңлатманы кара.)
яратканга: Ярату Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәренең соңгы 9 бүлегендә төп тема булып китә. Аның хәбәрендәге беренче 12 бүлектә грек фигыле агапа́о (яратырга) һәм грек исеме ага́пе (мәхәббәт) тулаем алганда сигез мәртәбә кулланыла. Ләкин Яхъя 13—21 нче бүлекләрдә бу төшенчә 36 мәртәбә очрый. Әйе, Гайсәнең үз Атасына һәм үз шәкертләренә карата тирән яратуы турында шулкадәр ачык итеп Яхъя хәбәренең бу соңгы 9 бүлегендә генә язылган. Мәсәлән, бөтен дүрт Яхшы хәбәрдә дә Гайсәнең Йәһвәгә карата мәхәббәте турында әйтелсә дә, Гайсәнең ачык итеп «Атаны яратам» дип әйткәнен Яхъя гына бәян итә (Ях 14:31). Ә Гайсә үз шәкертләренә соңгы киңәшләр биргәндә, Яхъя язганча, ул Йәһвә үзен ярата дип кенә чикләнми, ә ни өчен ярата икәнен дә аңлата (Ях 15:9, 10).
аларны ахырга кадәр яратты: Монда кулланылган грек сүзтезмәсе, күрәсең, Гайсәнең кеше буларак тормышының ахырын күрсәтә. Әмма, башкаларның аңлавы буенча, шушы грек сүзтезмәсе бу контекстта «аларны тулысынча яратты; аларны өзлексез яратты» дигәнне аңлата.
ул... сөлге алып биленә урады: Гадәттә, башкаларның аякларын юу һәм сөртү берәр хезмәтченең эше булган (Ях 13:12—17). Гайсә, бу түбән эшне башкарып, үз шәкертләрен Йәһвәнең үз хезмәтчеләреннән нинди рух күрсәтүләрен көтә икәненә өйрәткән. Ул төнне шунда булган рәсүл Петер, соңрак имандашларын «үзегезне басынкы тотыгыз» дип өндәгәндә, шул вакыйганы күздә тоткандыр (1Пт 5:5).
шәкертләрнең аякларын юып: Борынгы Исраилдә сандаллар иң киң таралган аяк киеме булган. Алар аякка баулар белән бәйләп куелган яссы табаннан гына торган, шуңа күрә тузанлы я пычрак юллардан һәм кырлардан йөргән кешеләрнең аяклары, һичшиксез, пычранган. Шунлыктан кеше гадәттә берәр йортка керер алдыннан сандалларын салган, ә кунакчыл хуҗа үз кунагының аяклары юылсын өчен кайгырткан. Изге Язмаларда бу гадәт турында кат-кат әйтелә (Яр 18:4, 5; 24:32; 1Иш 25:41; Лк 7:37, 38, 44). Гайсә, үз шәкертләренә басынкы булуда һәм бер-берсенә хезмәт итүдә мөһим сабак бирер өчен, шул йоланы кулланып, аларның аякларын юган.
билендәге сөлге: Ях 13:4 кә аңлатманы кара.
Сез чиста: Гайсә үз шәкертләренең аякларын яңа гына юган, һәм аларның бөтен тәннәре физик яктан чиста булган. Әмма, аларның берсе рухи яктан чиста булмаган. Касәнең я савыт-сабаның тышкы ягын чистартып, ә эчен пычрак килеш калдырган мәкерле фарисейлар кебек, Яһүд Искариот та физик яктан чиста, ә рухи яктан пычрак булган (Мт 23:25, 26).
Ул... белә иде: Гайсә башкаларның уйларын һәм карашларын аңларга сәләтле булганга, шунысы ап-ачык булган: Яһүд рәсүл булып сайланганда, аның хыянәтчел омтылышлары булмаган (Мт 9:4; Мк 2:8; Ях 2:24, 25). Әмма Яһүд соңрак начар караш үстерә башлагач, Гайсә моны абайлаган һәм үзенә хыянәт итүче кешене билгели алган. Гайсә Яһүднең үзен сатачагын белсә дә, ул бу хыянәтченең аякларын юган. (Ях 6:64; 6:70 кә аңлатмаларны кара.)
бер-берегезнең аякларын юарга: Бу сүзләрнең контексты шуны күрсәтә: Гайсә монда үзенең тугры шәкертләрен үз имандашларының физик ихтыяҗларын гына түгел, ә шулай ук рухи ихтыяҗларын басынкы рәвештә кайгыртырга өйрәтә. Хуҗалары була торып, үз шәкертләренең аякларын яңа гына юганда, ул аларга басынкы булуда һәм бер-берсенә хезмәт итүдә сабак биргән. Аннары ул: «Сез чиста, әмма берегез чиста түгел»,— диеп, монда букваль аяк юу турында гына сүз бармаганын күрсәткән (Ях 13:10). Эф 5:25, 26 да Гайсә мәсихче җыелышны хакыйкать «сүзенең суы белән юып, аны саф иткән» дип әйтелә. Шәкертләр бер-берсенә көндәлек вәсвәсәләрдә һәм мәсихчене нәҗесли алган дөньяда чиста калырга ярдәм итеп, Гайсәдән үрнәк ала алган (Гл 6:1; Ев 10:22; 12:13).
тиеш: Яки «бурычлы». Монда кулланылган грек сүзе еш кына финанс эшләренә карата кулланыла, һәм аның төп мәгънәсе «берәүгә бурычлы булу; берәүгә нәрсәдер әҗәтле булу» (Мт 18:28, 30, 34; Лк 16:5, 7). Монда һәм башка контекстларда ул киңрәк мәгънәдә, нәрсәдер эшләргә бурычлы булу мәгънәсендә кулланыла (1Ях 3:16; 4:11; 3Ях 8).
җибәрелгән: Яки «хәбәрче (вәкил); рәсүл». Грек сүзе апо́столос «җибәрү» дигән мәгънә йөрткән апосте́лло дигән фигыльдән барлыкка килгән. Бу сүз Мәсихче Грек Язмаларында 80 тапкыр очрый һәм 78 очракта «рәсүл(ләр)» дип тәрҗемә ителә. (Фп 2:25 тә бу грек сүзе «җибәргән вәкил» дип бирелгән.) Бу грек төшенчәсе Яхъяның Яхшы хәбәрендә бу шигырьдә генә очрый. (Мт 10:5; Лк 11:49; 14:32; Мт 10:2; Мк 3:14 кә аңлатмаларны һәм сүзлектән «Рәсүл» кара.)
Икмәгемне ашаган: Берәрсе белән икмәк ашау дуслык билгесе булган, һәм бу кунакның кунак иткән кеше белән дуслык мөнәсәбәтләрдә булганын күрсәткән. (Яр 31:54; Чг 2:20 һәм 18:12 белән чагыштыр; анда «икмәк ашау» дигән еврей сүзтезмәсе «ашау» дип бирелгән.) Берәү кунак иткән кеше белән икмәк ашап, аннан соң аңа зыян китерсә, ул иң кабахәт хыянәтче дип саналган (Зб 41:9).
миңа каршы чыкты: Сүзгә-сүз «миңа үкчәсен күтәрде». Гайсә монда Зб 41:9 дагы пәйгамбәрлек сүзләрне өземтә итеп китерә; бу сүзләр сүзгә-сүз «[үз] үкчәсен миңа каршы зур итте» дип яңгырый. Анда Давыт образлы тел кулланып, мәкерле бер дус, бәлки, «Давытның киңәшчесе» Ахитафил, турында сөйләгән (2Иш 15:12). Гайсә шул сүзләрне Яһүд Искариотка карата куллана. Шулай итеп, бу контекстта шушы сүзтезмә хыянәт итүне, үкчә «күтәрелгән» кешегә зыян китерүне күрсәтә.
Яхъя: Йәһухәнан яки Йоханан дигән еврей исеменең татар телендәге әйтелеше. Мәгънәсе «Йәһвә илтифат күрсәтте; Йәһвә шәфкатьле булды». Бу Яхшы хәбәр язучысының исеме шушы хәбәрдә әйтелми. Әмма б. э. II һәм III гасырларына бу китап рәсүл Яхъяныкы дип киң танылган булган. Бу Яхшы хәбәрдә Яхъя исеме искә алынганда, ул Чумдыручы Яхъяга күрсәтә. Рәсүл Яхъя бу хәбәрдә исеме белән аталмаса да, аның һәм аның бертуганы Ягъкуб турында «Зебеди уллары» дип әйтелә. (Ях 21:2; Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10; Ях 1:6 га аңлатманы кара.) Бу Яхшы хәбәрнең соңгы шигырьләрендә язучы үзен «Гайсәнең яраткан шәкерте» дип атый (Ях 21:20—24), һәм бу сүзтезмәне рәсүл Яхъяга каратыр өчен җитди сәбәпләр бар. (Ях 13:23 кә аңлатманы кара.)
Гайсәнең яраткан шәкерте: Ягъни Гайсә аеруча яраткан кеше. Яхъяның Яхшы хәбәрендә билгеле бер шәкерт турында Гайсәнең «яраткан шәкерте» дип биш мәртәбә әйтелә (Ях 19:26; 20:2; 21:7, 20); бу шигырь андый очракларның беренчесе. Монда Зебеди улы һәм Ягъкубның бертуганы, рәсүл Яхъя турында сүз бара дип санала (Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10). Сәбәпләрнең берсе — шушы Яхшы хәбәрдә рәсүл Яхъя исеме белән аталмый; Ях 21:2 дә генә аның һәм бертуганы турында «Зебеди уллары» дип әйтелә. Икенче сәбәпне Ях 21:20—24 тә табып була; анда «Гайсәнең яраткан шәкерте» дигән сүзтезмә шушы Яхшы хәбәрне язучыга карата кулланыла. Шулай ук Гайсә бу рәсүл турында болай дигән: «Мин үзем килгәнгә кадәр аның калуын теләсәм дә, ник моның өчен борчыласың?» Бу сүзләрдән мондый нәтиҗә ясап була: монда әйтелгән кеше Петердән һәм башка рәсүлләрдән озаграк яшәргә тиеш, һәм бу рәсүл Яхъяга туры килә. (Ях Исемгә һәм Ях 1:6; 21:20 гә аңлатмаларны кара.)
янында: Сүзгә-сүз «күкрәгендә». Бу сүзтезмә Гайсә көннәрендә кешеләрнең мәҗлесләрдә ятакларда ничек урнашканнары белән бәйле. Кунаклар ятакларда сул якларында, сул терсәкләрен берәр мендәргә куеп, ятканнар. Берәр кунак аркасы белән янында яткан дустының күкрәгенә сөялеп, аның белән серләшә алган (Ях 13:25). Берәрсе «янында», яки аның «күкрәгендә», булу аның белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә булу һәм якын дуслыкка ия булуны аңлаткан. Лүк һәм Яхъя үз хәбәрләрендә кулланган сүзтезмәләр өчен бу гореф-гадәт, күрәсең, нигез булган. (Лк 16:22, 23; Ях 1:18 гә аңлатмаларны кара.)
бәйрәм өчен: Бу, күрәсең, Пасах бәйрәменнән соң башланган Төче икмәк бәйрәме.
Кадерле балаларым: Яхшы хәбәрләрдә Гайсәнең моңа кадәр үз шәкертләрен мондый җылы сүзләр белән атаганы булмаган әле. Монда «кадерле балаларым» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе текни́он — те́кнон (бала) сүзенең кечерәйтелгән формасы. Мәсихче Грек Язмаларында кечерәйтү сүзләре еш кына якын күрү һәм дуслыкны күрсәтер өчен кулланыла. (Сүзлектән «Кечерәйтү сүзе» кара.) Бу сүз шулай ук «кечкенә балалар» я «яраткан балалар» дип тә бирелергә мөмкин. Мәсихче Грек Язмаларында ул тугыз мәртәбә очрый һәм һәрвакыт күчмә мәгънәдә шәкертләргә карата кулланыла (Гл 4:19; 1Ях 2:1, 12, 28; 3:7, 18; 4:4; 5:21).
яңа әмер: Муса кануны буенча, кеше үз якынын үзен яраткандай яратырга тиеш булган (Лв 19:18), ләкин фидакарь ярату, ягъни башка кеше өчен үз тормышын бирергә дәртләндерүче ярату, күрсәтү мәҗбүри булмаган. Гайсәнең әмере «яңа», ягъни моңарчы булмаган әмер, булган, чөнки ул: мин сезне яраткандай яратыгыз дип әйткән. Ул башкаларны ничек яратырга һәм башкалар өчен ничек яшәргә икәнен күрсәтеп, үз шәкертләренә камил үрнәк биргән; андый ярату кешене башкалар өчен үләргә этәрә. Гайсәнең тормышы һәм үлеме шундый яратуның үрнәге булган; яңа әмер шундый яратуга өндәгән (Ях 15:13).
җанымны: Яки «тормышымны». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән психе́ дигән грек сүзенең мәгънәсен контекст билгеләргә булыша. Монда ул Петернең тормышын аңлата; ул аны Гайсә өчен бирергә әзер дип әйтә. (Сүзлектән «Җан» кара.)
җаныңны: Яки «тормышыңны». Гадәттә «җан» дип тәрҗемә ителгән психе́ дигән грек сүзенең мәгънәсен контекст билгеләргә булыша. Монда ул Петернең тормышын аңлата. (Ях 13:37 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Җан» кара.)
әтәч: Яхшы хәбәрләрнең дүртесендә дә әтәчнең кычкыруы искә алына, әмма Марк хәбәрендә генә бер өстәмә нечкәлек китерелә: әтәчнең ике тапкыр кычкыруы турында әйтелә (Мт 26:34, 74, 75; Мк 14:30, 72; Лк 22:34, 60, 61; Ях 18:27). Мишнада язылганча, Гайсә көннәрендә Иерусалимда әтәч асраганнар. Бу факт Изге Язмалардагы шушы хәбәрнең дөреслеген раслый. Әтәч, күрәсең, иртән иртүк кычкырган.