Яхъя 19:1—42
Искәрмәләр
Искәрмәләр
камчыларга: Җәфалану баганасына кадаклар алдыннан кешене гадәттә камчылаганнар. Яһүдләр Гайсәнең җәзалап үтерелүен, ә Барабның азат ителүен кычкырып таләп иткән. Моңа бирешкәннән соң Пилат Гайсәне алып китеп «камчыларга кушкан» (Мт 20:19; 27:26). Римлылар камчылау өчен кулланган иң коточкыч корал флягэллюм дип аталган. Аның тоткычы булган, һәм шул тоткычка берничә бау я үрелгән күн каеш беркетелгән булган. Камчылау күбрәк авырту китерсен өчен, күрәсең, шул каешларга очлы сөяк я металл кисәкләре беркеткәннәр.
таҗ: Мк 15:17 гә аңлатманы кара.
өстенә кызгылт-шәмәхә төстәге өс киеме кидерделәр: Мк 15:17 гә аңлатманы кара.
Исәнме: Мт 27:29 га аңлатманы кара.
Менә ул кеше!: Кыйналган һәм җәрәхәтләнгән булуына карамастан, Гайсә үзен тыныч тоткан һәм аның тотышы хөрмәткә лаек булган. Хәтта Пилат та моны таныган; аның сүзләрендә хөрмәт катыш кызгану чагылган, ахры. Пилатның бу сүзләре Вульгатада экце гомо дип тәрҗемә ителгән, һәм бу күп рәссамнар иҗатының темасы булып киткән. Еврей Язмаларын белгән кешеләр Пилат сүзләрен ишеткәч, Зк 6:12 дә язылган пәйгамбәрлекне искә төшергәндер. Анда Мәсих турында болай диелә: «Менә Үсенте дип аталган кеше».
Безнең кануныбыз бар: Сәяси җинаятьтә гаепләүләре нәтиҗә китермәгәнен күргәч, яһүдләр Гайсәне көфер сүз сөйләүдә гаепләп, чын мотивларын ачкан. Берничә сәгать элек алар Гайсәне Югары киңәшмәдә шул ук нәрсәдә гаепләгән, әмма Пилат моны беренче тапкыр ишетә, һәм ул моны карап чыгарга тиеш.
югарыдан: Яки «күктән». Грек сүзе а́нотен монда һәм Яг 1:17; 3:15, 17 дә «югарыдан» дип бирелгән. Шул ук төшенчә Ях 3:3, 7 дә кулланыла һәм «яңадан» дип тә, «югарыдан» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. (Ях 3:3 кә аңлатманы кара.)
кешенең: Гайсә Яһүд Искариот яки башка берәр кешене генә түгел, ә, күрәсең, үзен үлемгә тапшырган бар кешеләрне күздә тоткан. Бу Яһүд, «өлкән руханилар белән бөтен Югары киңәшмә» һәм хәтта Барабның азат ителүен сораган «халык» булган (Мт 26:59—65; 27:1, 2, 20—22; Ях 18:30, 35).
кайсарга: Мт 22:17 гә аңлатманы кара.
кайсарга дус: Бу хөрмәтле титул еш кына Рим империясендәге провинция идарәчеләренә бирелгән булган. Бу контекстта яһүд җитәкчеләре, күрәсең, аны киң мәгънәдә кулланып, шуны күздә тоткан: имеш, Пилат дәүләткә хыянәт итүгә юл куя. Ул вакытта кайсар — Тиберий булган. Бу император хыянәт итүдә гаепле дип уйлаган һәр кешене, хәтта югары дәрәҗәле түрәләрне дә, җәзалап үтерүе белән билгеле булган. Мәсәлән, Лукиус Элий Сеян император гвардиясе башлыгы булган һәм рәсми рәвештә «кайсарга дус» дип аталган. Ул Тиберийның уң кулы дип саналган. Пилат югары дәрәҗәле Сеянның яхшы танышы булган. Зур хакимлеккә ия булган чакта Сеян Пилатны яклаган һәм аңа булышлык иткән. Әмма б. э. 31 елында Тиберий Сеянны хыянәттә гаепләгән һәм аны вә аның күп кенә ярдәмчеләрен җәзалап үтерергә кушкан. Бу вакыйгадан соң күп тә үтмәстән Гайсәне Пилат янына китергәннәр. Шуңа күрә саддукейлар Пилат турында императорга зарлансалар, аеруча аны ул «кайсарга дус түгел» дип гаепләсәләр, аның тормышына куркыныч янар иде. Яһүдләр белән болай да киеренке мөнәсәбәтләре булган Пилат бернинди каршылык, бигрәк тә дәүләткә хыянәт итүдә гаепләү, аркасында үзен бүтән куркыныч астына куярга теләмәгән. Шуңа күрә, күрәсең, Пилат шикләнүчән императордан куркып, Гайсәгә, аның гаепле булмаганын белсә дә, үлем хөкеме чыгарган.
Таш басма: Бу урын еврейчә Габата дип аталган. Бу сүзнең килеп чыгышы билгеле түгел. Аның мәгънәсе, бәлки, «калкулык», «биеклек» я «ачык урын». Аның грек исеме Лито́стротон (Таш басма) гади генә я орнамент төшерелгән таш басманы белдерергә мөмкин; кайбер галимнәр уйлавынча, бу басма мозаика белән бизәлгән булган. Ул Бөек Һируд сарае алдындагы ачык урын булгандыр, әмма кайбер галимнәр аның урыны башка җирдә булган дип уйлый. Шулай да, бу басманың төгәл урыны билгеле түгел.
еврейчә: Ях 5:2 гә аңлатманы кара.
хөкем итү урынына: Мт 27:19 га аңлатманы кара.
Әзерләнү көне: Бу Шимбә алдындагы көнгә кулланылган исем. Бу көн дәвамында яһүдләр Шимбәгә әзерләнгән. (Мк 15:42 гә аңлатманы кара.) Яхъяның Яхшы хәбәрендә Пасах бәйрәменә дигән сүзләр бар. Монда 14 нисанның, Гайсә хөкем ителәсе һәм үтереләсе көннең иртәсе турында сүз бара. Пасах бәйрәме үткән кичне башланган, һәм башка Яхшы хәбәрләрдән күренгәнчә, Гайсә һәм аның рәсүлләре Пасах ризыгын шул үткән кичне ашаган (Мт 26:18—20; Мк 14:14—17; Лк 22:15). Мәсих Канунның күрсәтмәләрен, шул исәптән 14 нисанда үткәрелгән Пасах бәйрәменә кагылышлы таләпләрне, камил үтәгән (Чг 12:6; Лв 23:5). Бу шигырьдә б. э 33 елындагы бу көн Пасах бәйрәменә Әзерләнү көне дип аталган, чөнки киләсе көнне җиде көнлек Төче икмәк бәйрәме башланырга тиеш булган. Бу көннәр бер-бер артлы барганга, бу ике бәйрәм кайвакыт «Пасах» дип аталган (Лк 22:1). 14 нисаннан соңгы көн, атнаның нинди генә көненә туры килмәсен, һәрвакыт Шимбә көне булган (Лв 23:5—7). Б. э. 33 елының 15 нисан көне атнаның шимбә көненә туры килгән, шуңа күрә ул «бөек», ягъни икеләтә, Шимбә булган. (Ях 19:31 гә аңлатманы кара.)
Сәгать алтылар тирәсе: Ягъни көндезге уникеләр. (Бу хәбәр һәм Марк хәбәре арасында аерма бар кебек тоела, чөнки Марк Гайсәне баганага «сәгать өчләр тирәсендә» кадаклаганнар дип язган; моның турында күбрәк белер өчен Мк 15:25 кә аңлатманы кара.)
үзенең җәфалану баганасын күтәреп: Яхъяның хәбәре буенча, җәфалану баганасын Гайсә үзе күтәреп барган. Әмма башка Яхшы хәбәрләрдә (Мт 27:32; Мк 15:21; Лк 23:26) Гайсәнең җәфалану баганасын җәзалау урынына Киринидә туган Шимун исемле кешегә күтәреп барырга кушканнар дип әйтелә. Яхъяның хәбәре кайвакыт кыска итеп язылган, һәм ул еш кына башка Яхшы хәбәрләрдә искә алынган нәрсәләрне кабатламаган. Шуңа күрә Яхъя Гайсәнең җәфалану баганасын Шимунга күтәреп барырга кушканнар икәне турындагы нечкәлекне өстәмәгән.
җәфалану баганасын: Мт 27:32 гә аңлатманы кара.
Баш Сөяге: Крани́у То́пон дигән грек сүзтезмәсе Голгофа дигән еврей сүзенең тәрҗемәсе. (Бу шигырьдәге Голгофа сүзенә аңлатманы кара. Мәсихче Грек Язмаларында еврейчә дигән төшенчәнең кулланышы турында күбрәк белер өчен, Ях 5:2 гә аңлатманы кара.)
Голгофа: «Баш сөяге» дигәнне аңлаткан еврей сүзеннән барлыкка килгән. (Хк 9:53; 2Пат 9:35 белән чагыштыр, анда еврей сүзе гулго́леф «баш сөяге» дип тәрҗемә ителгән.) Гайсә көннәрендә бу урын Иерусалим стеналары тышында урнашкан булган. Аның төгәл урыны билгесез булса да, Голгофа, хәзер Илаһи табут храмы торган урын тирәсендә булган дип санала. (Ә12 кушымт. кара.) Изге Язмаларда Голгофа берәр калкулыкта урнашкан булган диелми, әмма анда кайберәүләр Гайсәнең үтерелүен ерактан карап торганнар дип әйтелә (Мк 15:40; Лк 23:49).
җәфалану баганасы: Яки «җәзалау баганасы». (Сүзлектән «Багана»; «Җәфалану баганасы» кара.)
еврейчә: Ях 5:2 гә аңлатманы кара.
латинча: Аллаһы тарафыннан рухландырылган Изге Язмаларда латин теле монда гына искә алына. Гайсә көннәрендә латин теле Исраилдә Рим хакимиятләренең теле булган. Ул гади халыкның теле булмаса да, рәсми язуларда кулланылган. Кешеләр күп телләрдә сөйләшкәнгә, Пилат, күрәсең, Гайсә Мәсих җәзалап үтерелгәндә, аның гаебен тактага рәсми латин, шулай ук еврей һәм грек (койне) телләрендә язган; ул аны җәфалану баганасы өстенә урнаштырырга кушкан (Ях 19:19). Мәсихче Грек Язмаларында латин теленнән килеп чыккан күп кенә сүзләр һәм сүзтезмәләр бар. (Сүзлектән «Латин теле»; «Марк китабына кереш сүз» кара.)
аның өс киемен алдылар да... бүлделәр: Мт 27:35 кә аңлатманы кара.
әнисенең сеңелесе: Мк 15:40 ка аңлатманы кара.
Кләпәснең: Изге Язмаларда бу исем монда гына очрый. Күп кенә галимнәр уйлаганча, бу Кләпәс һәм Мт 10:3; Мк 3:18; Лк 6:15 һәм Рс 1:13 тә искә алынган Алфай бер үк шәхес булган. Изге Язмалардагы башка мисаллардан күренгәнчә, ул вакытта кешенең ике исемгә ия булуы сирәк булмаган; бу исемнәрнең икесе дә кулланылган. (Мт 9:9; 10:2, 3; Мк 2:14 белән чагыштыр.)
яраткан шәкертен: Ягъни Гайсә аеруча яраткан кеше. Биш очракта билгеле бер шәкерт турында Гайсәнең «яраткан шәкерте» дип әйтелә (Ях 13:23; 20:2; 21:7, 20); бу шигырь андый очракларның икенчесе. Монда рәсүл Яхъя турында сүз бара дип санала. (Ях 13:23 кә аңлатманы кара.)
шәкерткә: «Менә хәзер ул синең әниең!» — дип әйтте: Гайсә, үз әнисен яратканга һәм аның турында борчылганга, Мәрьям (күрәсең, ул вакытта тол хатын) турында кайгыртуны үзенең яраткан рәсүле Яхъяга тапшырган. (Ях 13:23 кә аңлатманы кара.) Гайсәне, һичшиксез, Мәрьямнең физик һәм материаль ихтыяҗлары гына түгел, ә аеруча аның рухи иминлеге борчыган. Гайсәнең энеләре ул вакытта иман итүчеләр булганмы, юкмы — билгесез, ә рәсүл Яхъя үз иманын инде раслаган булган (Мт 12:46—50; Ях 7:5).
ачыган шәраб: Мт 27:48 гә аңлатманы кара.
иссоп сабагына: Мәсихче Грек Язмаларында гадәттә «иссоп» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе хи́ссопос ике мәртәбә генә, монда һәм Ев 9:19 да очрый. Галимнәр Ях 19:29 да нинди үсемлекнең искә алынганы турында төрле фикердә тора. Кайберәүләр уйлавынча, монда Еврей Язмаларында гадәттә «иссоп» дип бирелгән үсемлек турында сүз бара; күпләр бу еврей төшенчәсе мәтрүшкәне (Origanum maru; Origanum syriacum) аңлата дип саный (Лв 14:2—7; Сн 19:6, 18; Зб 51:7). Исраиллеләр Мисырда бу иссопны кулланып, Пасах корбанының канын үз йортларының ишек башына һәм ишек яңакларына бөркегән (Чг 12:21, 22). Шуңа күрә кайберәүләр уйлавынча, Гайсә җәзалап үтерелгәндә бу үсемлекне табу авыр булмагандыр, чөнки ул Пасах бәйрәме үткәрелгәндә кулланылган. Башкалар уйлавынча, мәтрүшкәнең сабагы ачыган шәрабка манчылган губканы Гайсәнең авызына китерер өчен җитәрлек каты я җитәрлек озын түгел. Ә тагын бер караш буенча, монда әйтелгән иссоп таякка беркетелгән мәтрүшкә бәйләме булгандыр, һәм ул Гайсәнең авызына китерелгән. Бу Мт 27:48 һәм Мк 15:36 дагы параллель хәбәрләргә туры килә; анда ачыган шәрабка манчылган губканы «таякка» беркеткәннәр диелә.
үлде: Яки «сулаудан туктады». Сүзгә-сүз «рухын бирде». «Рух» (грекча пне́ума) дигән төшенчә монда «сулыш» яки «яшәү көче» дигәнне аңлатырга мөмкин. Моны параллель урында Мк 15:37 һәм Лк 23:46 да экпне́о (сүзгә-сүз «сулыш чыгару») дигән грек фигыленең кулланылганы раслый; анда бу сүз «үлде», я, шул шигырьләргә китерелгән аңлатмаларда әйтелгәнчә, «соңгы сулыш алды» дип тәрҗемә ителә. Кайберәүләр фаразлаганча, «бирде» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсен куллану шуны аңлата: Гайсә, бөтен нәрсә инде тормышка ашканга, үз теләге белән яшәү өчен көрәшүен туктаткан. Ул үз ирке белән «үз җанын үлемгә биргән» (Иш 53:12; Ях 10:11).
Әзерләнү көне: Бу Шимбә алдындагы көн булган. Бу көн дәвамында яһүдләр, өстәмә ризык әзерләп һәм Шимбә көнгә кадәр эшләнергә тиешле эшләрне тәмамлап, Шимбәгә әзерләнгән. Бу очракта Әзерләнү көне 14 нисанга туры килгән. (Мк 15:42; сүзлектән «Әзерләнү көне» кара.) Муса кануны буенча, үле гәүдәләр «төнгә баганада» калырга тиеш булмаган, ә «шул ук көнне» җирләнергә тиеш булган. (Кн 21:22, 23; шулай ук Йш 8:29; 10:26, 27 белән чагыштыр.)
ул бөек Шимбә көне иде: Пасахтан соң икенче көн, 15 нисан, атнаның нинди генә көне булмасын, һәрвакыт Шимбә көне булган (Лв 23:5—7). Бу Шимбә көне атнаның шимбә көненә (еврей атнасының җиденче көне; ул җомга көненең кояш батуыннан шимбә көненең кояш батуына кадәр дәвам иткән) туры килсә, ул «бөек» Шимбә көне булган. Андый Шимбә Гайсә үлеме көненнән соң булган, ә ул җомга көне үлгән. Б. э. 31—33 елларында 14 нисан җомгага туры килгән ел б. э. 33 елы булган. Шуңа күрә бу шуны раслый: Гайсә б. э. 33 елының 14 нисанында үлгән булган.
аякларын сындырып: Андый мәрхәмәтсез гамәл латинча крурифра́гиум дип аталган. Моны бу очракта, күрәсең, баганага кадакланган җинаятьчеләрнең үлемен тизләтү өчен эшләгәннәр. Баганага кадакланган кешегә сулыш алу авыр булган. Аның аякларын сындырсалар, ул сулар өчен үз гәүдәсен күтәрә алмыйча, тончыгып үлгән.
Аның һичбер сөяге сынмас: Монда Зб 34:20 дән өземтә китерелгән. Пасах бәйрәмен гамәлгә керткәндә, Йәһвә шул кичне суеласы бәрән (я кәҗә бәрәне) турында болай дигән: «Аның бер сөяген дә сындырмагыз» (Чг 12:46; Сн 9:12). Паул Гайсәне «безнең Пасах бәрәнебез» дип атаган; Пасах бәрәне буларак һәм Зб 34:20 дәге пәйгамбәрлек буенча, Гайсәнең бер сөяге дә сындырылмаган. (1Кр 5:7; Ях 1:29 га аңлатманы кара.) Рим гаскәриләре, күрәсең, баганага кадакланган кешеләрнең, тизрәк үлсеннәр өчен, гадәттә аякларын сындырганнар, шулай да, алдан әйтелгәнчә, Гайсәнең бер сөяге дә сындырылмаган. (Ях 19:31 гә аңлатманы кара.) Гаскәриләр Гайсә янындагы ике җинаятьченең аякларын сындырган, ләкин Гайсәнең инде үлгән булуын күргәч, аның аякларын сындырмаган. Моның урынына гаскәриләрнең берсе «сөңге белән аның кабыргалары арасына чәнчегән» (Ях 19:33, 34).
яһүдләрдән: Күрәсең, яһүдләрнең хакимият кешеләрен яки дини җитәкчеләрен аңлата. (Ях 7:1 гә аңлатманы кара.)
аримафейлы: Мт 27:57 гә аңлатманы кара.
Йосыф: Мк 15:43 кә аңлатманы кара.
Никәдим: Аримафейлы Йосыф белән бергә Никәдимнең Гайсә гәүдәсен җирләүгә әзерләгәнен Яхъя гына искә ала. (Ях 3:1 гә аңлатманы кара.)
якынча 30 килограмм: Яки «100 литра». Монда грек төшенчәсе ли́тра кулланыла. Аның авырлыгы якынча 327 г тиң булган. (Ә14 кушымт. кара.)
мирра: Сүзлекне кара.
алоэ: Бу исем белән хуш исле матдәгә бай булган агач төре аталган. Ул матдә Изге Язмалар язылган чорда хушбуй итеп кулланылган (Зб 45:8; Гс 7:17; Җр 4:14). Никәдим алып килгән алоэ һәм Еврей Язмаларында искә алынган алоэ агачының хуш исле матдәсе, күрәсең, бер үк нәрсә булган. Мәетне җирләүгә әзерләгәндә, порошок рәвешендәге алоэны мирра белән кулланганнар. Алар ярдәмендә, бәлки, череп таркала барган мәет исен киметкәннәрдер. Изге Язмалар белгечләренең күбесе Изге Язмаларда искә алынган алоэ бу алоэ агачы (Aquilaria agallocha) дип саный. Ул хәзер башлыча Һиндстанда һәм якындагы өлкәләрдә үсә. Бу агачның биеклеге 30 м җитәргә мөмкин. Аның кәүсәсенең һәм ботакларының үзәгенә сумала һәм хуш исле май сеңә. Аннан бик кыйммәтле хушбуй ясала. Күрәсең, агач черегәндә тагы да хушлырак исләр аңкыта башлый, шуңа күрә агач тизрәк чересен өчен аны кайвакыт җиргә күмәләр. Агачтан порошок ясаганнар һәм «алоэ» дип атап сатканнар. Кайбер галимнәр «алоэ» дигән төшенчә монда лаләчәләр семьялыгыннан булган үсемлекне аңлата дип уйлый. Хәзер ул алоэ вера буларак билгеле һәм хуш исле матдә итеп түгел, ә дәвалау чарасы итеп кулланыла.
катнашмасы: Кайбер кулъязмаларда «төргәге» диелә, ләкин бу укылышны борынгы ышанычлы кулъязмалар раслый.
төрбә: Мт 27:60 ка аңлатманы кара.
Медиаматериал
Бу фоторәсемдә 11,5 см озынлыктагы тимер кадагы булган кеше үкчәсе сөягенең төгәл копиясе китерелә. Бу үкчә сөяге 1968 елда Иерусалимның төньягында казу эшләре барышында табылган булган һәм Рим империясе вакытына карый. Шушы табылдык бу кешенең, күрәсең, агач баганага кадаклар белән кагып куелуын раслый. Бәлки, шундый ук кадаклар белән Рим гаскәриләре Гайсә Мәсихне баганага кадаклап куйгандыр. Бу сөяк оссуарий дип аталган таш тартмада табылган булган. Андый тартмага мәетнең, тәне таркалып беткәч, кипкән сөякләре салынган. Бу табылдык баганада үтерелгән кайбер кешеләрнең мәетләрен җирләгәннәр икәнен күрсәтә.
Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрендә «иссоп» дип тәрҗемә ителгән еврей һәм грек төшенчәләре (еврейчә эзо́в һәм грекча хи́ссопос) берничә төр үсемлекне аңлатырга мөмкин. Күп белгечләр уйлавынча, еврей төшенчәсе монда күрсәтелгән мәтрүшкәне (Origanum maru; Origanum syriacum) аңлата. Ирен чәчәклеләр семьялыгыннан бу үсемлек Урта Көнчыгышта киң таралган. Уңай шартларда аның биеклеге 0,5—0,9 м җитә. Изге Язмаларда иссоп еш кына чисталык белән бәйле (Чг 12:21, 22; Лв 14:2—7; Сн 19:6, 9, 18; Зб 51:7). Мәсихче Грек Язмаларында «иссоп» ике мәртәбә генә искә алына. Ев 9:19 да иске килешүнең гамәлгә кертелүе сурәтләнә, һәм бу контекстта «иссоп», күрәсең, Еврей Язмаларында искә алынган үсемлекне аңлата. Ях 19:29 да ачыган шәрабка манчылган губканы «иссоп сабагына» беркетеп, Гайсәнең авызына китергәннәр дип әйтелә. Белгечләр бу контекстта грек сүзе хи́ссопос нинди үсемлекне күрсәтә икәне турында төрле карашта тора. Кайберләре, мәтрүшкә сабагы Гайсәнең авызына китерер өчен җитәрлек озынлыкта булмаганга, бу төшенчә озынрак сабаклы башка үсемлекне, бәлки, җөгәрәнең (Sorghum vulgare) бер төрен күрсәтә дип уйлый. Башкалары исә хәтта бу очракта да иссоп мәтрүшкә булырга мөмкин дип саный. Алар фаразлавынча, мәтрүшкә бәйләме Маттай һәм Марк искә алган «таякка» беркетелгән булган (Мт 27:48; Мк 15:36).
Рим гаскәриләре гадәттә ыргыту я кадау өчен яраклы озын кораллар белән коралланган булган. Пилум (1) чәнчү коралы булган. Авыр булганга, аны еракка ыргыту кыен булган, әмма моның аркасында ул хәрби киемне я калканны тишә алган. Рим гаскәриләренең еш кына пилум йөрткәннәренә дәлилләр бар. Гадирәк сөңгенең (2) агач сабы һәм тимердән чукып ясалган очлыгы булган. Җәяүле гаскәриләрдә кайвакыт бер яки күбрәк андый сөңгеләр булган. Гайсәнең кабыргалары арасына нинди сөңге белән чәнчелгәне билгеле түгел.
Яһүдләр гадәттә үлгән кешеләрен мәгарәләрдә я кыяларда уеп ясалган төрбәләрдә җирләгәннәр. Андый төрбәләр гадәттә, патшалар төрбәләреннән аермалы буларак, шәһәрләр тышында булган. Яһүдләрнең төрбәләре, табылган төрбәләр күрсәткәнчә, гадилек белән аерылып торган. Моның сәбәбе, күрәсең, шунда булган: яһүдләрнең диннәре үлеләргә табынуны тыйган һәм үлемнән соң рухи дөньяда аңлы рәвештә яшәү турындагы тәгълиматны хупламаган.