Яхъя 21:1—25

21  Шуннан соң Гайсә үз шәкертләренә Тиберия́ диңгезе буенда янә күренде. Аның күренүе болай булды.  Шиму́н Пете́р, Игезәк дип аталган Тома́с,+ Гәлилә́ядәге Кәнә́ шәһәреннән Натанаи́л,+ Зебеди́ уллары+ һәм тагын ике шәкерт бергә иде.  Шунда Шимун Петер: «Мин балык тотарга барам»,— диде. «Без дә синең белән барабыз»,— диделәр башкалар. Алар барып көймәгә утырдылар, әмма ул төнне бернәрсә дә тота алмадылар.+  Таң атканда яр буенда Гайсә басып тора иде, әмма шәкертләр аны танымады.+  Шунда Гайсә алардан: «Балалар, ашарга берәр нәрсәгез бармы?» — дип сорады. «Юк»,— диделәр алар.  Ул аларга: «Ятьмәне көймәнең уң ягына салыгыз, шунда тотарсыз»,— диде. Алар ятьмәне салдылар, әмма аңа эләккән балык күп булганлыктан, тартып чыгара алмадылар.+  Шунда Гайсәнең яраткан шәкерте+ Петергә: «Бу — Хуҗабыз»,— диде. Моны ишеткәч, Шимун Петер, ялангач булганга, өс киемен киде дә суга сикерде.  Ә башка шәкертләр балык тулы ятьмәне сөйрәп, көймә белән киттеләр, чөнки алар ярдан якынча 90 метр ераклыкта гына иделәр.  Ярга чыккач, алар учак, күмерләр өстенә салынган балык һәм икмәк күрделәр. 10  Гайсә аларга: «Әле генә тоткан балыкның беразын монда алып килегез»,— диде. 11  Шунда Шимун Петер зур балыклар белән тулы ятьмәне ярга өстерәп чыгарды. Анда 153 балык бар иде. Балык шулкадәр күп булса да, ятьмә ертылмады. 12  Гайсә аларга: «Килегез, ашап алыгыз»,— диде.+ Шәкертләрнең берсе дә: «Син кем?» — дип сорарга батырчылык итмәде, чөнки алар аның үз Хуҗалары икәнен белә иде. 13  Гайсә, килеп, икмәкне алды да аларга өләште, балык белән дә шулай эшләде. 14  Бу Гайсәнең үз шәкертләренә үледән терелтелгәннән соң, инде өченче тапкыр+ күренүе иде. 15  Ашап алганнан соң, Гайсә Шимун Петердән: «Яхъя улы Шимун, син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?» — дип сорады. Петер аңа: «Әйе, Хуҗам, син беләсең: син минем өчен бик кадерле»,— дип җавап бирде. Гайсә аңа: «Бәрәннәремне тукландыр»,— диде.+ 16  Ул аңардан кабат, икенче тапкыр: «Яхъя улы Шимун, син мине яратасыңмы?» — дип сорады. Петер аңа: «Әйе, Хуҗам, син беләсең: син минем өчен бик кадерле»,— дип җавап бирде. Гайсә аңа: «Бәрәннәремне көт»,— диде.+ 17  Шунда ул аңардан өченче мәртәбә: «Яхъя улы Шимун, мин синең өчен кадерлеме?» — дип сорады. Гайсә өченче тапкыр: «Мин синең өчен кадерлеме?» — дип сорагач, Петер кайгыга төште һәм: «Хуҗам, сиңа барысы да билгеле, син минем өчен бик кадерле икәнен беләсең»,— дип әйтте. Гайсә аңа болай диде: «Бәрәннәремне тукландыр.+ 18  Сиңа хак сүз әйтәм: яшь чагыңда син киенеп, теләгән җиреңә бара идең. Ә картайгач, кулларыңны сузарсың, һәм башка берәү, сине киендереп, теләмәгән җиреңә алып барыр».+ 19  Ул моны Петернең нинди үлем белән Аллаһыны данлаячагын күрсәтеп әйтте. Шуннан соң Гайсә аңа: «Алга таба да миңа ияреп йөр»,— диде.+ 20  Шунда Петер, борылып карагач, артларыннан Гайсәнең яраткан шәкертенең+ килүен күрде. Ул кичке аш вакытында Гайсәгә якынрак иелеп, «Хуҗам, сиңа кем хыянәт итәчәк?» — дип сораган шәкерт иде. 21  Петер, аны күргәч, Гайсәдән: «Хуҗам, ә аның белән нәрсә булачак?» — дип сорады. 22  «Мин үзем килгәнгә кадәр аның калуын теләсәм дә, ник моның өчен борчыласың? Син миңа ияреп йөр»,— диде аңа Гайсә. 23  Шуңа күрә кардәшләр арасында аның үлмәячәге турында сүз таралды. Әмма Гайсә, ул үлмәячәк, димәде, ә: «Мин үзем килгәнгә кадәр аның калуын теләсәм дә, ник моның өчен борчыласың?» — диде. 24  Нәкъ шул шәкерт,+ болар турында шаһитлек биреп, шушы сүзләрне язды да. Без аның шаһитлеге хак икәнен беләбез.+ 25  Гайсә башка күп эшләр дә башкарды. Аларның һәммәсе турында җентекләп язылса, язылган төргәкләр дөньяга сыймас иде дип уйлыйм.+

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Балалар: Монда кулланылган грек сүзе пайди́он (пайс («бала») сүзенең кечерәйтелгән формасы) назлы эндәшү сүзе булган; ул аталарча кайгыртуны белдерәдер. Монда ул дуслыкны күрсәтүче җылы сүз итеп кулланыла.

ашарга берәр нәрсәгез: Яки «балыгыгыз». Грек сүзе просфа́гион Мәсихче Грек Язмаларында монда гына очрый. Дөньяви текстларда ул икмәк белән ашап булган берәр нәрсәне күрсәтер өчен кулланыла. Бу контекстта, балыкчылар төркеменә бирелгән сорауда кулланылганда, ул һичшиксез балыкны аңлата.

Гайсәнең яраткан шәкерте: Ягъни Гайсә аеруча яраткан кеше. Яхъяның Яхшы хәбәрендә билгеле бер шәкерт турында Гайсәнең «яраткан шәкерте» дип биш мәртәбә әйтелә (Ях 19:26; 20:2; 21:7, 20); бу шигырь андый очракларның беренчесе. Монда Зебеди улы һәм Ягъкубның бертуганы, рәсүл Яхъя турында сүз бара дип санала (Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10). Сәбәпләрнең берсе — шушы Яхшы хәбәрдә рәсүл Яхъя исеме белән аталмый; Ях 21:2 дә генә аның һәм бертуганы турында «Зебеди уллары» дип әйтелә. Икенче сәбәпне Ях 21:20—24 тә табып була; анда «Гайсәнең яраткан шәкерте» дигән сүзтезмә шушы Яхшы хәбәрне язучыга карата кулланыла. Шулай ук Гайсә бу рәсүл турында болай дигән: «Мин үзем килгәнгә кадәр аның калуын теләсәм дә, ник моның өчен борчыласың?» Бу сүзләрдән мондый нәтиҗә ясап була: монда әйтелгән кеше Петердән һәм башка рәсүлләрдән озаграк яшәргә тиеш, һәм бу рәсүл Яхъяга туры килә. (Ях Исемгә һәм Ях 1:6; 21:20 гә аңлатмаларны кара.)

Гайсәнең яраткан шәкертенең: Ягъни Гайсә аеруча яраткан кеше. Биш очракта билгеле бер шәкерт турында Гайсәнең «яраткан шәкерте» дип әйтелә (Ях 13:23; 19:26; 20:2; 21:7, 20); бу шигырь андый очракларның соңгысы. Монда Зебеди улы һәм Ягъкубның бертуганы, рәсүл Яхъя турында сүз бара дип санала (Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10; Ях 21:2). Ях 21:20—24 буенча, «Гайсәнең яраткан шәкерте» һәм «шушы сүзләрне язган» шәкерт, ягъни Яхъяның Яхшы хәбәрен язучы, бер үк шәхес булган. (Ях Исемгә; 1:6 13:23 кә аңлатмаларны кара.)

ялангач: Яки «кирәк кадәрле киенмәгән». Грек сүзе гимно́с «эчке кием генә кию; өс киемсез» дигән мәгънә йөртергә мөмкин.

Гайсәнең яраткан шәкерте: Ягъни Гайсә аеруча яраткан кеше. Биш очракта билгеле бер шәкерт турында Гайсәнең «яраткан шәкерте» дип әйтелә (Ях 13:23; 19:26; 20:2; 21:7, 20); бу шигырь андый очракларның дүртенчесе. Монда Зебеди улы һәм Ягъкубның бертуганы, рәсүл Яхъя турында сүз бара дип санала. (Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10; Ях 21:2; шулай санар өчен сәбәпләр Ях 13:23; 21:20 гә аңлатмаларда китерелә.)

ялангач: Яки «өс киемсез». Грек сүзе гимно́с «өс киемсез; эчке киемнән генә» дигән мәгънә йөртергә мөмкин. (Мт 25:36 га аңлатманы кара.)

якынча 90 метр: Сүзгә-сүз «якынча 200 терсәк». Грек сүзе пе́хис (Мт 6:27; Лк 12:25; Ач 21:17 дә «терсәк» дип бирелгән) кечкенә озынлык үлчәү берәмлеген аңлата. Ул якынча терсәктән алып урта бармак очына кадәрге арага тиң булган. Исраиллеләр кулланган терсәк якынча 44,5 см булган. (Сүзлектән «Терсәк» һәм Ә14 кушымт. кара.)

Гайсә Шимун Петердән... дип сорады: Гайсәнең Петер белән бу сөйләшүе Петер Гайсәдән өч мәртәбә баш тарткач, күп тә үтмәстән булган. Гайсә Петергә аның үзенә карата хисләре турында өч җитди сорау биргән, шуңа күрә Петер хәтта «кайгыга төшкән» (Ях 21:17). Ях 21:15—17 дә Яхъя агапа́о һәм филе́о дигән ике грек фигыле куллана. Беренчесе ярату дип, ә икенчесе кадерле дип тәрҗемә ителгән. Гайсә ике мәртәбә Петердән: «Син мине яратасыңмы?» — дип сораган. Ике мәртәбә дә Петер чын күңелдән Гайсәнең үзе өчен «кадерле» булуын раслаган. Ахыр чиктә Гайсә Петердән: «Мин синең өчен кадерлеме?» — дип сораган. Бу юлы да Петер шундый ук җавап кайтарган. Петер үз яратуын раслаган саен, Гайсә шуңа басым ясаган: бу ярату һәм кадерләү Петерне Гайсәнең шәкертләрен, монда әйтелгәнчә бәрәннәрен, рухи яктан тукландырырга һәм «көтәргә» этәрергә тиеш булган (Ях 21:16, 17; 1Пт 5:1—3). Гайсә Петергә өч мәртәбә үз яратуын расларга мөмкинлек биреп, аңа сарыкларны кайгырту җаваплылыгы ышанып тапшырган. Шулай итеп, Гайсә Петерне үзеннән өч мәртәбә баш тартканы өчен кичергәнен ачык итеп күрсәткән.

Яхъя: Кайбер борынгы кулъязмалар буенча, рәсүл Петернең атасы монда Яхъя дип атала. Башка борынгы кулъязмаларда ул Юныс дип атала. Мт 16:17 дә Гайсә Петергә «Юныс улы Шимун» дип дәшә. (Мт 16:17 гә аңлатманы кара.) Кайбер белгечләр әйтүенчә, Яхъя һәм Юныс исемнәренең грек формалары, бәлки, бер үк еврей исеменең төрле әйтелешедер.

син мине боларга караганда күбрәк яратасыңмы?: Грамматика буенча, «боларга караганда күбрәк» дигән сүзтезмәне төрлечә аңлап була. Кайбер белгечләр мондый мәгънә яклы: «син мине боларны (бу шәкертләрне) яратуга караганда күбрәк яратасыңмы?» яки «син мине боларның (бу шәкертләрнең) мине яратуына караганда күбрәк яратасыңмы?» Әмма аның мәгънәсе, күрәсең, мондый: «син мине боларны (бу нәрсәләрне) яратуга караганда күбрәк яратасыңмы?» «Болар» — шәкертләр тоткан балыклар я балык тоту эше белән бәйле нәрсәләр. Шуңа күрә, бу шигырьнең гомуми фикере, күрәсең, шундый: «син мине материаль нәрсәләргә яки эш-һөнәргә караганда күбрәк яратасыңмы? Шулай икән, бәрәннәремне көт». Бу сорау Петернең үз-үзен үткәндәге тотышы аркасында урынлы булган. Петер Гайсәнең беренче шәкертләренең берсе булса да (Ях 1:35—42), ул шунда ук аның даими шәкерте булып китмәгән, ә балык тоту эшенә кайткан. Берничә ай үткәч, Гайсә Петерне күп вакыт алган бу эшен калдырып, «кеше тотучы» булырга чакырган (Мт 4:18—20; Лк 5:1—11). Гайсәнең үлеменнән соң күп тә үтмәстән, Петер яңадан балык тотарга киткән, һәм башка рәсүлләр дә аңа ияргән (Ях 21:2, 3). Шуңа күрә Гайсә, күрәсең, монда Петергә хәлиткеч сайлау ясарга кирәклеген аңлата: ул тормышында беренче урынга балык тоту эшен куярмы (моны шәкертләр алдындагы бер өем балык символлаштырган) я Гайсәнең бәрәннәрен, ягъни шәкертләрен, рухи яктан туендыру эшенә өстенлек бирерме? (Ях 21:4—8)

Юныс улы: Яки «Барюныс». Күп кенә еврей исемнәрендә еврей сүзе бен я арамей сүзе бар кулланылган (икесенең дә мәгънәсе «угыл»), аннан соң ата исеме куелган. Бар дигән арамей сүзенең кайбер исемнәрдә кулланылуы арамей теленең Гайсә көннәрендәге еврей теленә йогынты ясаганына дәлил булып тора; мәсәлән, ул Бартолмай, Бартимәй һәм Барйошуа исемнәрендә очраган.

Гайсә Шимун Петердән... дип сорады: Гайсәнең Петер белән бу сөйләшүе Петер Гайсәдән өч мәртәбә баш тарткач, күп тә үтмәстән булган. Гайсә Петергә аның үзенә карата хисләре турында өч җитди сорау биргән, шуңа күрә Петер хәтта «кайгыга төшкән» (Ях 21:17). Ях 21:15—17 дә Яхъя агапа́о һәм филе́о дигән ике грек фигыле куллана. Беренчесе ярату дип, ә икенчесе кадерле дип тәрҗемә ителгән. Гайсә ике мәртәбә Петердән: «Син мине яратасыңмы?» — дип сораган. Ике мәртәбә дә Петер чын күңелдән Гайсәнең үзе өчен «кадерле» булуын раслаган. Ахыр чиктә Гайсә Петердән: «Мин синең өчен кадерлеме?» — дип сораган. Бу юлы да Петер шундый ук җавап кайтарган. Петер үз яратуын раслаган саен, Гайсә шуңа басым ясаган: бу ярату һәм кадерләү Петерне Гайсәнең шәкертләрен, монда әйтелгәнчә бәрәннәрен, рухи яктан тукландырырга һәм «көтәргә» этәрергә тиеш булган (Ях 21:16, 17; 1Пт 5:1—3). Гайсә Петергә өч мәртәбә үз яратуын расларга мөмкинлек биреп, аңа сарыкларны кайгырту җаваплылыгы ышанып тапшырган. Шулай итеп, Гайсә Петерне үзеннән өч мәртәбә баш тартканы өчен кичергәнен ачык итеп күрсәткән.

яратасыңмы... бик кадерле: Ях 21:15 кә аңлатманы кара.

Бәрәннәремне: Монда һәм 17 нче шигырьдә «бәрәннәрем» дип бирелгән грек сүзе проба́тион «сарыклар» дигәнне аңлаткан грек сүзенең кечерәйтелгән формасы. Мәсихче Грек Язмаларында кечерәйтү сүзләре еш кына якын күрү һәм дуслыкны күрсәтер өчен кулланыла. (Сүзлектән «Кечерәйтү сүзе» кара.)

өченче мәртәбә: Петер үз Хуҗасыннан өч тапкыр ваз кичкән булган. Һәм Гайсә хәзер аңа өч мәртәбә үз хисләрен расларга мөмкинлек биргән. Петер шулай эшләгән саен, Гайсә аңа шул яратуын һәм үзен кадерләвен, изге хезмәтне башка бар нәрсәдән өстен куеп, күрсәтергә кушкан. Башка җаваплы кардәшләр белән бергә Петер Мәсихнең тугры кардәшләрен тукландырырга, ныгытырга һәм көтәргә тиеш булган. Шәкертләр майланган булса да, аларны һаман да рухи яктан ашатырга кирәк булган (Лк 22:32).

Яхъя: Ягъни Чумдыручы Яхъя. Шушы Яхшы хәбәрне язучы рәсүл Яхъя Чумдыручы Яхъя турында 19 мәртәбә әйтә, ләкин, башка Яхшы хәбәр язучылардан аермалы буларак, ул беркайчан да «Чумдыручы» дигән кушаматны кулланмый. (Мт 3:1; Мк 1:4 кә аңлатмаларны кара.) Рәсүл Яхъя өч Мәрьямне аерып күрсәтә (Ях 11:1, 2; 19:25; 20:1). Әмма Чумдыручы Яхъя турында әйткәндә, аңа андый аерма ясарга кирәк булмаган, чөнки рәсүл үзен беркайчан да исеме белән атамаган һәм беркемнең дә нинди Яхъя күздә тотыла икәне турында ялгыш фикер тумас иде. Бу шушы Яхшы хәбәрне рәсүл Яхъя язган икәненә тагын бер дәлил булып тора. («Яхъя китабына кереш сүз» һәм Яхъя Исемгә аңлатманы кара.)

Яхъя: Йәһухәнан яки Йоханан дигән еврей исеменең татар телендәге әйтелеше. Мәгънәсе «Йәһвә илтифат күрсәтте; Йәһвә шәфкатьле булды». Бу Яхшы хәбәр язучысының исеме шушы хәбәрдә әйтелми. Әмма б. э. II һәм III гасырларына бу китап рәсүл Яхъяныкы дип киң танылган булган. Бу Яхшы хәбәрдә Яхъя исеме искә алынганда, ул Чумдыручы Яхъяга күрсәтә. Рәсүл Яхъя бу хәбәрдә исеме белән аталмаса да, аның һәм аның бертуганы Ягъкуб турында «Зебеди уллары» дип әйтелә. (Ях 21:2; Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10; Ях 1:6 га аңлатманы кара.) Бу Яхшы хәбәрнең соңгы шигырьләрендә язучы үзен «Гайсәнең яраткан шәкерте» дип атый (Ях 21:20—24), һәм бу сүзтезмәне рәсүл Яхъяга каратыр өчен җитди сәбәпләр бар. (Ях 13:23 кә аңлатманы кара.)

Гайсәнең яраткан шәкерте: Ягъни Гайсә аеруча яраткан кеше. Яхъяның Яхшы хәбәрендә билгеле бер шәкерт турында Гайсәнең «яраткан шәкерте» дип биш мәртәбә әйтелә (Ях 19:26; 20:2; 21:7, 20); бу шигырь андый очракларның беренчесе. Монда Зебеди улы һәм Ягъкубның бертуганы, рәсүл Яхъя турында сүз бара дип санала (Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10). Сәбәпләрнең берсе — шушы Яхшы хәбәрдә рәсүл Яхъя исеме белән аталмый; Ях 21:2 дә генә аның һәм бертуганы турында «Зебеди уллары» дип әйтелә. Икенче сәбәпне Ях 21:20—24 тә табып була; анда «Гайсәнең яраткан шәкерте» дигән сүзтезмә шушы Яхшы хәбәрне язучыга карата кулланыла. Шулай ук Гайсә бу рәсүл турында болай дигән: «Мин үзем килгәнгә кадәр аның калуын теләсәм дә, ник моның өчен борчыласың?» Бу сүзләрдән мондый нәтиҗә ясап була: монда әйтелгән кеше Петердән һәм башка рәсүлләрдән озаграк яшәргә тиеш, һәм бу рәсүл Яхъяга туры килә. (Ях Исемгә һәм Ях 1:6; 21:20 гә аңлатмаларны кара.)

янында: Сүзгә-сүз «күкрәгендә». Бу сүзтезмә Гайсә көннәрендә кешеләрнең мәҗлесләрдә ятакларда ничек урнашканнары белән бәйле. Кунаклар ятакларда сул якларында, сул терсәкләрен берәр мендәргә куеп, ятканнар. Берәр кунак аркасы белән янында яткан дустының күкрәгенә сөялеп, аның белән серләшә алган (Ях 13:25). Берәрсе «янында», яки аның «күкрәгендә», булу аның белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә булу һәм якын дуслыкка ия булуны аңлаткан. Лүк һәм Яхъя үз хәбәрләрендә кулланган сүзтезмәләр өчен бу гореф-гадәт, күрәсең, нигез булган. (Лк 16:22, 23; Ях 1:18 гә аңлатмаларны кара.)

Гайсәнең яраткан шәкертенең: Ягъни Гайсә аеруча яраткан кеше. Биш очракта билгеле бер шәкерт турында Гайсәнең «яраткан шәкерте» дип әйтелә (Ях 13:23; 19:26; 20:2; 21:7, 20); бу шигырь андый очракларның соңгысы. Монда Зебеди улы һәм Ягъкубның бертуганы, рәсүл Яхъя турында сүз бара дип санала (Мт 4:21; Мк 1:19; Лк 5:10; Ях 21:2). Ях 21:20—24 буенча, «Гайсәнең яраткан шәкерте» һәм «шушы сүзләрне язган» шәкерт, ягъни Яхъяның Яхшы хәбәрен язучы, бер үк шәхес булган. (Ях Исемгә; 1:6 13:23 кә аңлатмаларны кара.)

Ул... Гайсәгә якынрак иелеп: Ях 13:23 кә аңлатманы кара.

үзем килгәнгә кадәр: Бу сүзләр аркасында башка рәсүлләр Яхъя үзләреннән озаграк яшәячәк дип уйлый башлагандыр. Чынлыкта ул тагын 70 ел диярлек тугры хезмәт иткән һәм, күрәсең, рәсүлләр арасында иң соңгы булып үлгән. «Үзем килгәнгә кадәр» сүзтезмәсе Гайсәнең шәкертләренә шулай ук аның «Адәм Улының үз Патшалыгында килүе» турындагы сүзләрен хәтерләткәндер (Мт 16:28). Ниндидер мәгънәдә Яхъя Гайсә килгәнгә кадәр калган. Үз гомеренең ахырында, Патмос дип аталган утрауда сөргендә булганда, Яхъяга искиткеч пәйгамбәрлек символлар аша ачылыш күрсәтелгән булган. Анда ул Гайсә Патша булып килгәч, «Хуҗабыз көне» вакытында булырга тиеш вакыйгаларны күргән. Бу күренешләр Яхъяга шулхәтле нык тәэсир иткән ки, хәтта ул Гайсәнең: «Әйе, мин тиздән киләм»,— дип әйткән сүзләрен ишеткәч: «Амин! Кил, Хуҗабыз Гайсә»,— дип кычкырып җибәргән (Ач 1:1, 9, 10; 22:20).

Гайсә башка күп эшләр дә башкарды: Гипербола кулланып, Яхъя, Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында һәр нечкәлек язылган булса, язылган бар төргәкләр дөньяга сыймас иде дип язган. Монда Яхъя ко́смос («дөнья») дигән грек төшенчәсен кулланган. Ул киң мәгънәдә бөтен кешелек җәмгыятен (ул вакыттагы бөтен китапханәләре белән бергә) аңлатырга мөмкин. Әмма кайвакыт ул дөньяви грек язмаларында бөтен Галәмне, ягъни иксез-чиксез космик киңлекләрне, күрсәтер өчен кулланылган. (Рс 17:24 кә аңлатма белән чагыштыр.) Яхъяның фикере шундый булган: тагын күп нәрсә турында язып булыр иде, ләкин Яхъяның «төргәгендә» һәм Аллаһы тарафыннан рухландырылган башка Язмаларда язылганнар, «Гайсәнең Мәсих, Аллаһы Улы булуын» тулысынча дәлилләр өчен, җитәрлек булган (Ях 20:30, 31). Яхъяның чагыштырмача кыска хәбәре Аллаһы Улының искиткеч шәхесен ачыклый.

Дөньяны: Монда кулланылган грек сүзе ко́смос дөньяви грек әдәбиятында һәм аеруча Изге Язмаларда еш кына кешелеккә карата кулланыла. (Ях 1:10 га аңлатманы кара.) Әмма бу төшенчә дөньяви грек язмаларында шулай ук гомумән Галәмне һәм барлыкка китерелгән нәрсәләрне күрсәтер өчен кулланылган булган. Грек тыңлаучылары белән уртак тема табарга тырышкан Паул, бәлки, монда бу төшенчәне шул мәгънәдә куллангандыр.

Медиаматериал

Балык тоту көймәсенең калдыклары
Балык тоту көймәсенең калдыклары

1985—1986 елларда корылык аркасында, Гәлиләя диңгезе суларының биеклеге кимеп, пычракка күмелгән борынгы көймә корпусының өлеше ачылган булган. Бу көймә калдыкларының озынлыгы 8,2 м, киңлеге 2,3 м һәм иң тирән урыны 1,3 м. Археологларның сүзләре буенча, бу көймә якынча б. э. к. I — б. э. I гасырларында төзелгән булган. Бу видеороликта шушы көймәнең якынча 2 000 ел элек суларны гизеп йөргәндә нинди була алганы күрсәтелгән. Ул хәзер Израильнең бер музеенда тора.

Беренче гасырдагы балык тоту көймәсе
Беренче гасырдагы балык тоту көймәсе

Бу рәсем беренче гасырга караган табылдыкларга нигезләнеп ясалган. Аларның берсе — балык тоту көймәсенең калдыклары — Гәлиләя диңгезенең яры буендагы пычракка күмелгән булган, һәм аны казып чыгарганнар. Икенчесе — диңгез буендагы Мигдал шәһәрчегендәге бер йортта табылган мозаика. Андый көймәдә мачта һәм җилкән(нәр) була алган. Ә командасы, бәлки, биш кешедән: дүрт ишкәкче һәм көймәнең арткы өлешендә урнашкан бер койрыкчыдан торгандыр. Бу көймәнең озынлыгы якынча 8 м, уртасында киңлеге якынча 2,5 м һәм тирәнлеге 1,25 м булган. Ул, күрәсең, 13 я күбрәк кеше сыйдыра алган.

Гәлиләя диңгезе балыклары
Гәлиләя диңгезе балыклары

Изге Язмаларда Гәлиләя диңгезе турында сүз барганда, күп мәртәбә балыклар, балык тоту һәм балыкчылар турында әйтелә. Гәлиләя диңгезендә якынча 18 төр балык яши. Аларның якынча унысы гына сәүдә өчен яраклы булган. Бу 10 төрне 3 төркемгә бүлеп була. Беренчесе — монда күрсәтелгән каяз балыгы (Barbus longiceps) (1). Бу 3 төр балыкларның авыз кырыйларында мыекча бар, шуңа күрә аның семит телендәге исеме «чәч» дигәнне аңлата. Ул моллюсклар, әкәм-төкәм һәм вак балыклар ашый. Каяз балыгының озынлыгы 75 см җитәргә мөмкин, ә авырлыгы 7 кг артык булырга мөмкин. Икенче төркем тилапия (Tilapia galilea) (2) дип атала. Аның гарәпчә исеме «мушт», ягъни «тарак», чөнки бу төркемгә кергән 5 төр тилапияның арка канаты таракны хәтерләтә. Тилапияның бер төренең озынлыгы якынча 45 см җитә, ә авырлыгы 2 кг чамасы булырга мөмкин. Өченче төркем — монда күрсәтелгән киннерет сардинасы (Acanthobrama terrae sanctae) (3). Бу балык вак сельдька охшаш. Борынгы заманнардан ук аны тозлаганнар.