Яхъя 6:1—71
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Гәлиләя, ягъни Тиберия, диңгезенең: Гәлиләя диңгезен кайчак аның көнбатыш ярында урнашкан шәһәр исеме буенча Тиберия диңгезе дип атаганнар; ул шәһәр Рим императоры кайсар Тиберий хөрмәтенә шулай аталган (Ях 6:23). Тиберия диңгезе дигән исем монда һәм Ях 21:1 дә очрый. (Мт 4:18 гә аңлатманы кара.)
Пасах: Күрәсең, б. э. 32 елының Пасах бәйрәме. Бу Гайсәнең җирдәге хезмәте дәвамында өченче Пасах булган. (Ях 2:13; 5:1; 11:55 кә аңлатмаларны һәм А7 кушымт. кара.)
Бу халыкны ашатыр өчен, икмәкне кайдан сатып алыйк икән?: Гайсәнең бу могҗизасы турында гына бар дүрт Яхшы хәбәрдә языла (Мт 14:15—21; Мк 6:35—44; Лк 9:10—17; Ях 6:1—13).
динарга: Сүзлектән «Динар» һәм Ә14 кушымт. кара.
Кешеләргә утырырга кушыгыз: Яки «Кешеләргә ятарга кушыгыз». Монда «кешеләр» дип а́нтропос дигән грек сүзенең бер формасы тәрҗемә ителгән. Ул еш кына ир-атларны да, хатын-кызларны да аңлата. Бу шигырьдә «ир-атлар» дип ане́р дигән грек сүзнең бер формасы тәрҗемә ителгән. (Мт 14:21 гә аңлатманы кара.)
Ир-атлар саны 5 000 чамасы иде: Бу могҗиза турында язганда, Маттай гына «хатын-кызларны һәм балаларны» телгә ала (Мт 14:21). Могҗизалы рәвештә тукландырылган халыкның тулаем саны 15 000 нән артык булгандыр.
Пәйгамбәр: Б. э. беренче гасырында күп кенә яһүдләр Кн 18:15, 18 дә искә алынган Муса кебек пәйгамбәр Мәсих булачак дип көткән. Бу контекстта дөньяга килергә дигән сүзтезмә, күрәсең, кешеләрнең Мәсихнең килүен көткәнен күрсәтә. Бу шигырьдәге вакыйгаларны Яхъя гына искә ала. (Ях 1:9 га аңлатманы кара.)
үзен... патша итеп куярга: Бу очрак турында Яхъя гына яза. Гайсә үзенең туган җирләрендә сәясәттә катнашудан тәвәккәллек белән баш тарткан. Ул патша хакимлеген Аллаһы хуплаган юл белән һәм Аллаһы билгеләгән вакытта гына кабул итәр иде. Соңрак Гайсә үзенең шәкертләре дә шулай эш итәргә тиеш икәненә басым ясаган (Ях 15:19; 17:14, 16; 18:36).
диңгезнең: Ягъни «Гәлиләя диңгезе». (Мт 4:18; Ях 6:1 гә аңлатмаларны кара.)
биш-алты километр: Сүзгә-сүз «якынча 25 я 30 стадий». Грек сүзе ста́дион — 185 м, ягъни Рим миленең 1/8 өлешенә, тиң озынлык берәмлеге. Гәлиләя диңгезенең киңлеге якынча 12 км булганга, шәкертләр, бәлки, бу күлнең уртасында диярлек булгандыр. (Мк 6:47; Мт 4:18 гә аңлатманы һәм А7 һәм Ә14 кушымт. кара.)
Тибериядән: Гәлиләя диңгезенең көнбатыш ярындагы шәһәр. Ул Кәпернаумнан көньякка таба якынча 15 км ераклыкта һәм борынгы вакытларда билгеле булган берничә кайнар чишмәләрнең төньягында урнашкан булган. Аны Һируд Антипа б. э. 18—26 елларында үзенең яңа башкаласы һәм тору урыны итеп төзегән булган. Ул бу шәһәрне Тиберия дип шул вакыттагы Рим императоры кайсар Тиберий хөрмәтенә атаган, һәм ул һаман да Тиберия (еврейчә Тверия) дип атала. Ул бу өлкәдәге иң зур шәһәр булса да, Язмаларда монда гына искә алына. Язмаларда Гайсә Тибериядә булган дип әйтелми. Ул анда, бәлки, күп чит халык кешеләре яшәгәнгә бармагандыр. (Мт 10:5—7 белән чагыштыр.) Иосиф Флавий сүзләре буенча, Тиберия шәһәре төрбәләр булган җирдә төзелгән булган, шуңа күрә күп яһүдләрнең анда күченәсе килмәгән (Сн 19:11—14). Яһүдләр б. э. II гасырында фетнә күтәргәннән соң, Тиберия чиста шәһәр дип игълан ителгән һәм яһүдләрнең белем бирү үзәге булып киткән, шулай ук анда Югары киңәшмә җыела башлаган. Монда Мишна һәм Палестина (Иерусалим) Талмуды төзелгән булган, шулай ук масорет тексты язылган; масорет тексты соңрак Еврей Язмаларын тәрҗемә итәр өчен кулланылган булган. (Ә10 кушымт. кара.)
Бозыла торган ризык... мәңгелек тормыш бирүче бозылмый торган ризык: Гайсә кайбер кешеләрнең үзе һәм шәкертләре белән материаль файда эзләп кенә йөргәнен белгән. Физик ризык кешеләргә һәр көн яшәр өчен көч биреп торса да, Аллаһы Сүзендәге «ризык» кешеләргә мәңге яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Гайсә кешеләрне «мәңгелек тормыш бирүче... ризык» хакына эшләгез дип өндәгән, ягъни ул аларны рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен һәм белгәннәренә иман итәр өчен тырышлыклар куярга чакырган (Мт 4:4; 5:3; Ях 6:28—39).
Ата-бабаларыбыз... манна ашаганнар: Яһүдләр үзләренә ризык бирә алучы Мәсих-Патшаны теләгән. Акланып, алар Гайсәнең исенә шуны төшергән: Аллаһы ата-бабаларына Синай чүлендә манна биргән. Зб 78:24 тән өземтә китереп, алар күктән могҗизалы рәвештә бирелгән икмәк — манна, турында әйткән. Гайсәдән «могҗиза кылуын» сораганда (Ях 6:30), алар бер көн элек ул ясаган могҗизаны күздә тотканнардыр: Гайсә биш арпа икмәк һәм ике балыкны күбәйтеп, меңнәр өчен ашарга җитәрлек ризык булдырган (Ях 6:9—12).
дөньяга: Мәсихче Грек Язмаларында грек сүзе ко́смос гадәттә кешелекне я аның ниндидер өлешен аңлата. (Ях 1:10 га аңлатманы кара.) Ях 1:29 да Гайсә, Аллаһы Бәрәне буларак, «дөньяның гөнаһын юк итәргә» тиеш дип әйтелә. Ях 6:33 тә ул Аллаһы икмәге итеп сурәтләнә, ягъни Йәһвә аның аша кешелеккә тормыш һәм фатихалар бирә.
тормыш икмәге: Бу сүзтезмә Язмаларда ике мәртәбә генә очрый (Ях 6:35, 48). Бу контекстта тормыш «мәңгелек тормышны» аңлата (Ях 6:40, 47, 54). Шушы сөйләшү барганда, Гайсә үзен күктән «хак икмәк» (Ях 6:32), «Аллаһы икмәге» (Ях 6:33) һәм «тере икмәк» (Ях 6:51) дип атый. Ул әйткәнчә, исраиллеләргә чүлдә манна бирелгән (Нк 9:20); шулай да Аллаһы биргән бу ризык ярдәмендә алар мәңге яши алмаган (Ях 6:49). Ә Мәсихнең тугры шәкертләрендә күктән иңгән манна, ягъни «тормыш икмәге» бар (Ях 6:48—51, 58). Аның ярдәмендә алар мәңге яши алачак. Алар, Гайсә корбанга китергән тәне белән канының йолып алу көченә иман итеп, «шул икмәкне ашый».
мин... аларны соңгы көндә үледән терелтергә тиеш: Гайсә кешеләрне соңгы көндә үледән терелтәчәге турында дүрт мәртәбә әйтә (Ях 6:40, 44, 54). Ях 11:24 тә Марта да «соңгы көндә үледән терелү» турында әйтә. (Дн 12:13 белән чагыштыр; Ях 11:24 кә аңлатманы кара.) Ях 12:48 дә бу «соңгы көн» хөкем итү вакыты белән бергә искә алына; ул вакыт, күрәсең, Мәсихнең Меңьеллык идарә итүенә туры киләчәк: шул вакытта ул кешелекне, шул исәптән үледән терелтелгәннәрне, хөкем итәчәк (Ач 20:4—6).
мәңгелек тормышка: Бу очракта «мәңгелек тормыш» дигән сүзтезмәне дүрт тапкыр Гайсә (Ях 6:27, 40, 47, 54) һәм бер тапкыр (Ях 6:68) аның шәкертләренең берсе куллана. Төп нөсхәдә «мәңгелек тормыш» сүзтезмәсе Яхъяның Яхшы хәбәрендә 17, ә башка өч Яхшы хәбәрдә 8 мәртәбә очрый.
җәлеп итмәсә: Монда «җәлеп итү» дип тәрҗемә ителгән грек фигыле балык тоту ятьмәсен тартып чыгаруга карата кулланылса да (Ях 21:6, 11), ул Аллаһы кешеләрне ихтыярларына каршы үзенә китерә дигәнне аңлатмый. Бу фигыль шулай ук «җәлеп итү; үзенә тарту» дигәнне дә аңлатырга мөмкин, һәм Гайсә үз сүзләрен әйткәндә, Ир 31:3 не күздә тоткандыр. Анда Йәһвә үзенең борынгы халкына: «Сине үземә тугры мәхәббәт белән җәлеп иттем»,— дип әйткән. (Септуагинтада шул ук грек фигыле кулланыла.) Ях 12:32 дән күренгәнчә (аңлатманы кара), Гайсә шул ук рәвешчә һәртөрле кешене үзенә җәлеп итә. Изге Язмалар буенча, Йәһвә кешеләргә ихтыяр иреге биргән. Аңа хезмәт итү турында әйткәндә, һәркемнең сайлавы бар (Кн 30:19, 20). Аллаһы хакыйкатьне кабул итәргә әзер кешеләрне үзенә назлы итеп җәлеп итә (Зб 11:5; Гс 21:2; Рс 13:48). Йәһвә моны Изге Язмалардагы хәбәр аша һәм үзенең изге рухы аша эшли. Ях 6:45 тә өземтә итеп китерелгән Иш 54:13 тәге пәйгамбәрлек Ата җәлеп иткән кешеләргә карата кулланыла. (Ях 6:65 белән чагыштыр.)
Йәһвә: Иш 54:13 тән алынган бу өзектә Аллаһының дүрт тартык еврей хәрефе белән бирелгән исеме (ЙҺВҺ) еврей телендәге төп нөсхәдә очрый. Яхъя хәбәренең сакланып калган грек кулъязмаларында монда тео́с сүзе кулланыла (бу, бәлки, Септуагинтаның күчермәләрендәге Иш 54:13 тә кулланылган төшенчәгә туры китерелгән), һәм бу ни өчен күпчелек тәрҗемәләрдә «Аллаһы» диелгән икәнен аңлата. Әмма бу өземтә Еврей Язмаларыннан алынганга, монда Аллаһы исеме кулланыла. (Б кушымт. кара.)
үзегездә тормыш: Ях 5:26 да Гайсә Атасының «тормыш бирергә кодрәте [яки «үзендә тормыш бүләге»]» бар һәм үзенә дә «тормыш бирү кодрәте» бирелгән дип әйткән. (Ях 5:26 га аңлатманы кара.) Хәзер исә, якынча бер ел үткәч, Гайсә шул ук грек сүзтезмәсен үзенең шәкертләренә карата куллана. Монда ул «үзләрендә тормыш булуны» «мәңгелек тормышка ия» булу белән тиңли (Ях 6:54). Бу контекстта «үзеңдә тормыш» дигән сүзтезмә тормыш бирү кодрәтен түгел, ә, күрәсең, тулы мәгънәдә тормышка ия булуны аңлата. Майланган мәсихчеләр андый тормышны күктә үлемсез тормыш белән яшәр өчен терелтелгәндә алалар. Ә җирдә яшәргә өметләнгән тугры кешеләр тулы мәгънәдә тормышны Мәсихнең Меньеллык идарәсе тәмамланганнан соң булачак соңгы сынауны үткәч алачаклар (1Кр 15:52, 53; Ач 20:5, 7—10).
Тәнемне ашаучы һәм канымны эчүче: Контекст күрсәткәнчә, тәнне ашаучы һәм канны эчүчеләр моны күчмә мәгънәдә эшли: алар Гайсә Мәсихкә иман итә (Ях 6:35, 40). Гайсә бу сүзләрне б. э. 32 елында әйткән, димәк сүз Хуҗабызның кичке ашы турында бармаган; ул аны бер елдан соң гамәлгә кертәчәк. Ул бу сүзләрне нәкъ «яһүдләрнең Пасах бәйрәме» алдыннан әйткән (Ях 6:4). Шуңа күрә бу аның тыңлаучыларына булачак бәйрәм турында хәтерләткәндер. Алар шуны да исләренә төшергәндер: исраиллеләр Мисырны калдырып киткән төнне аларның тормышларын саклауда бәрәннең каны мөһим роль уйнаган (Чг 12:24—27). Гайсә үзенең каны шул ук рәвешчә мөһим роль уйнап, үзенең шәкертләренә мәңгелек тормыш алырга мөмкинлек ачачак икәненә басым ясаган.
минем белән бердәмлектә: Яки «миндә». Бу сүзтезмә якын аралашу, үзара килешү һәм бердәмлекне күрсәтә.
синагогада: Яки «халык җыелган урында». Монда кулланылган грек исеме синагоге́ сүзгә-сүз «бергә җыелу; җыелыш» дигәнне аңлата. Мәсихче Грек Язмаларында күпчелек очракларда бу сүз яһүдләр Язмаларны уку, үгет-нәсыйхәт алу, вәгазьләү һәм дога кылу өчен җыелган урынны я бинаны аңлата. (Сүзлектән «Синагога» кара.) Бу контекстта шушы төшенчә киңрәк мәгънәдә, төрле кешеләр керә алган җыелышларны күрсәтер өчен, кулланыла алса да, монда, күрәсең, ул «синагоганы» аңлата; шунда Гайсә Муса кануны буенча яшәгән яһүдләр белән сөйләшкән.
Әллә бу сезнең өчен абыну ташы булдымы?: Яки «Әллә бу сезне үпкәләттеме?» я «Әллә сез моның аркасында ышанмый башладыгызмы?» Мәсихче Грек Язмаларында скандали́зо дигән грек сүзе күчмә мәгънәдә абынуны аңлата. Ә ул еш кына гөнаһ кылуны я берәр кешене гөнаһ кылуга этәрүне үз эченә ала. Контекстка карап, абыну Аллаһы кануннарының берәрсен бозуны, иман югалтуны, ялган тәгълиматларга иярүне я үпкәләүне аңлатырга мөмкин. (Мт 5:29; 18:7 гә аңлатмаларны кара.)
Рух: Күрәсең, Аллаһының изге рухын аңлата. Аллаһы үзенең рухы аша биргән көчтән һәм зирәклектән аермалы буларак, кешеләрнең кылганнары һичнинди файда китерми. Бу шуны аңлата: кешеләрнең көче һәм зирәклеге мәңгелек тормыш бирә алмый. Бу көч һәм зирәклек аларның язуларында, фәлсәфәсендә һәм өйрәтүләрендә чагылган.
кешеләрнең: Сүзгә-сүз «тәннең». Бу сүз, күрәсең, киң мәгънәдә кулланыла һәм кешеләрнең мөмкинлекләре чикле булуын күрсәтә: кеше теләгән бар нәрсәне аңларга һәм эшләргә сәләтле түгел, шулай ук теләгән бар нәрсәгә ирешә алмый. Кешеләрнең бар тәҗрибәсе һәм зирәклеге, әйе, аларның язулары, фәлсәфәсе һәм тәгълиматлары, мәңгелек тормыш алыр өчен, һичнинди файда китерми.
— рух һәм тормыш: Сызык белән бирелгән грек сүзе эсти́н монда «аңлату» мәгънәсенә ия, шуңа күрә бу сүзтезмә «рух һәм тормышны аңлата» дип тәрҗемә ителергә мөмкин. (Мт 12:7; 26:26 га аңлатмаларны кара.) Гайсәнең, күрәсең, шуны әйтәсе килгән: аның сүзләре изге рух тарафыннан рухландырылган һәм бу сүзләр тормыш бирә.
Гайсә... үзенә хыянәт итәчәк кешене... белә иде: Гайсә монда Яһүд Искариотны күздә тоткан. Гайсә 12 рәсүл сайлар алдыннан төне буе Атасына дога кылган (Лк 6:12—16). Димәк, башта Яһүд Аллаһыга тугры булган. Әмма Гайсә Еврей Язмаларындагы пәйгамбәрлекләрдән якын дустының үзенә хыянәт итәчәген белгән (Зб 41:9; 109:8; Ях 13:18, 19). Яһүд дөрес юлдан китә башлагач, йөрәктә булганны һәм фикерләрне белергә сәләтле булган Гайсә бу үзгәрешне күреп алган (Мт 9:4). Аллаһы, үзенең алдан күрү сәләтен кулланганга, Гайсәнең ышанычлы дусты хыянәтче булып китәчәк икәнен белгән. Ләкин Яһүд, аның дөрес юлдан китүе алдан билгеләнгәндәй, хыянәтче булып китәргә тиеш булган дип уйлау Аллаһының сыйфатларына һәм үткәндәге эшләренә туры килми.
баштан ук: Бу сүзтезмә Яһүднең туган көненә я аның рәсүл булып сайланган көненә күрсәтми; Гайсә аны төне буе дога кылганнан соң сайлаган (Лк 6:12—16). Бу сүзтезмә Яһүднең мәкерле эш итә башлаганын күрсәтә; Гайсә моны шунда ук күреп алган. (Ях 2:24, 25; Ач 1:1; 2:23; Ях 6:70; 13:11 гә аңлатмаларны кара.) Бу шулай ук шуны да белдерә: Яһүднең эшләре аның фикер йөртүенең кинәт үзгәрүе нәтиҗәсендә булмаган, ә алдан уйланылган һәм планлаштырылган булган. Мәсихче Грек Язмаларында «баш» (грекча архе́) төшенчәсенең мәгънәсе, контекстка карап, төрле була. Мәсәлән, 2Пт 3:4 тә бу грек төшенчәсе кешелекнең башлануын күрсәтә. Ләкин күпчелек очракларда ул таррак мәгънәдә кулланыла. Мисал өчен, Петер изге рух «башта безгә иңгән кебек, аларга да [мәҗүсиләргә] иңде» дип әйткән (Рс 11:15). Петер үзенең туу көне я рәсүл булып чакырылган вакыт турында әйтмәгән. Ә б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәме көне, ягъни изге рухның билгеле бер максат өчен иңдерелә башлавы, турында әйткән (Рс 2:1—4). «Баш» төшенчәсенең мәгънәсе контекстка карап ничек үзгәрә икәненә башка мисаллар да бар: Лк 1:2; Ях 15:27 һәм 1Ях 2:7.
яла ягучы: Яки «иблис». Грек сүзе диа́болос күпчелек очракларда Иблис турында сүз барганда кулланыла, мәгънәсе «яла ягучы». Ул, башка берничә очракта, Иблискә күрсәтмәгәндә, «яла ягучан» (2Тм 3:3), «яла ягучы» (1Тм 3:11) я «яла ягу» (Тит 2:3) дип тәрҗемә ителә. Грек телендә, Иблискә карата кулланылганда, ул һәрвакыт диярлек билгелелек артикле белән бара. (Мт 4:1 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Билгелелек артикле» кара.) Монда бу төшенчә начар сыйфат үстергән Яһүд Искариотны сурәтләр өчен кулланыла. Бәлки, Гайсә Яһүднең дөрес юлдан тайпыла башлаганын нәкъ шул вакытта күреп алгандыр. Соңрак моннан Шайтан файдаланган һәм Яһүдне Гайсәне үтерүдә кулланган (Ях 13:2, 11).
Медиаматериал
Изге Язмаларда кәрзиннәрнең төрле төрләрен сурәтләр өчен берничә сүз кулланыла. Бер очракта, Гайсә могҗизалы рәвештә якынча 5 000 ир-атны тукландыргач, калган икмәк сыныкларын 12 савытка җыйганнар; шул савытларны күрсәтер өчен кулланылган грек сүзе аларның, бәлки, талчыбыктан үрелгән чагыштырмача кечкенә кәрзин булганнарын күрсәтә. Әмма Гайсә якынча 4 000 ир-атны тукландырганнан соң калган икмәк сыныклары салынган җиде кәрзинне сурәтләр өчен башка грек сүзе кулланыла (Мк 8:8, 9). Бу сүз зур кәрзинне я капкачлы кәрзинне аңлата. Шул ук грек сүзе Дәмәшекътә Паул шәһәр стенасындагы бер тишек аша төшерелгән кәрзинне сурәтләр өчен кулланылган (Рс 9:25).