Кыскача эчтәлек ТЫҢЛАРГА 1 Ирмия пәйгамбәр итеп билгеләнә (1—10) Бадәм агачы турындагы күренеш (11, 12) Кайнап торган казан турындагы күренеш (13—16) Ирмия үз йөкләмәсен үтәр өчен ныгытыла (17—19) 2 Исраил башка илаһларга табыныр өчен Йәһвәне ташлап китә (1—37) Исраил кыргый йөзем агачына охшаш (21) Аның итәкләрендә кан таплары (34) 3 Исраилнең мөртәтлеге (1—5) Исраил белән Яһүд фахишәлек кылуда гаепле (6—11) Тәүбә итәргә чакыру (12—25) 4 Тәүбә итү фатихалар китерә (1—4) Бәла төньяктан килер (5—18) Ирмиянең якынлашып килгән бәла турында әрнүе (19—31) 5 Халык Йәһвәнең төзәтүен кире кага (1—13) Тар-мар итү, әмма тулысынча түгел (14—19) Йәһвә халыкны җавапка тарта (20—31) 6 Иерусалимны камау вакыты якын (1—9) Йәһвәнең Иерусалимга карата ярсуы (10—21) «Тынычлык!» — диләр, ә тынычлык юк (14) Кансыз халык төньяктан бәреп керә (22—26) Ирмия — алтын-көмешне эретеп чистартучы (27—30) 7 Йәһвәнең гыйбадәтханәсенә таяну юкка (1—11) Гыйбадәтханә Шило кебек булып китәр (12—15) Ялган табыну хөкем ителә (16—34) «Күк патшабикәсенә» табыну (18) Һиммонда балаларны корбанга китерү (31) 8 Халык дөрес булмаган юлны сайлый (1—7) Йәһвә сүзеннән башка зирәклек юк (8—17) Ирмия яһүднең яралары өчен елый (18—22) «Әллә Гиладта бәлзәм юкмы?» (22) 9 Ирмиянең тирән хәсрәте (1—3а) Йәһвә Яһүдне җавапка тарта (3ә—16) Яһүд өчен үксеп елау (17—22) Йәһвәне белү белән мактану (23—26) 10 Халыкларның илаһлары тере Аллаһыга тиң түгел (1—16) Якынлашып килгән һәлакәт һәм сөргенлек (17, 18) Ирмиянең кайгысы (19—22) Пәйгамбәрнең догасы (23—25) Кеше үз адымнарына юнәлеш бирә алмый (23) 11 Яһүд үз Аллаһысы белән килешүне боза (1—17) Илаһлар шәһәрләр кебек күп (13) Ирмия суеласы сарык бәрәне сыман (18—20) Ирмиянең туган шәһәреннән булган кешеләр каршылык күрсәтә (21—23) 12 Ирмиянең шикаяте (1—4) Йәһвәнең җавабы (5—17) 13 Череп беткән җитен билбау (1—11) Шәраб салынган чүлмәкләр челпәрәмә китерелер (12—14) Төзәтеп булмаслык Яһүд сөргенгә китәр (15—27) Кушлы үзенең тән төсен үзгәртә аламы? (23) 14 Корылык, ачлык һәм кылыч (1—12) Ялган пәйгамбәрләр хөкем ителә (13—18) Ирмия халыкның гөнаһларын таный (19—22) 15 Йәһвә үз хөкемен үзгәртмәс (1—9) Ирмиянең шикаяте (10) Йәһвәнең җавабы (11—14) Ирмиянең догасы (15—18) Аллаһы сүзен күңелгә салу — сөенү (16) Йәһвә Ирмияне ныгыта (19—21) 16 Ирмия өйләнми, көенми һәм мәҗлескә бармый (1—9) Җәза бирү, аннары яңадан торгызу (10—21) 17 Яһүднең гөнаһы тимер кискеч белән язылган (1—4) Йәһвәгә таянучы кеше фатихалы (5—8) Дуамал йөрәк (9—11) Йәһвә — Исраил өмете (12, 13) Ирмиянең догасы (14—18) Изге Шимбә тоту (19—27) 18 Чүлмәкче кулындагы балчык (1—12) Йәһвә Исраилгә аркасы белән борыла (13—17) Ирмиягә каршы мәкер кору; аның үтенече (18—23) 19 Аллаһы Ирмиягә чүлмәкне челпәрәмә китерергә куша (1—15) Балаларны Багалга корбанга китерү (5) 20 Фәшхур Ирмиягә суга (1—6) Ирмия вәгазьләүдән туктый алмый (7—13) Аллаһы хәбәре ялкын шикелле (9) Йәһвә батыр гаскәри кебек (11) Ирмия зарлана (14—18) 21 Йәһвә Сидкыянең үтенечен кире кага (1—7) Халыкка тормыш я үлем сайларга тәкъдим ителә (8—14) 22 Явыз патшаларга чыгарылган хөкем (1—30) Шалум (10—12) Йәһуәким (13—23) Кәниях (24—30) 23 Яхшы һәм явыз көтүчеләр (1—4) «Тәкъва мирасчының» идарәсе астында тыныч-имин тормыш (5—8) Ялган пәйгамбәрләр хөкем ителә (9—32) Йәһвәдән «йөк» (33—40) 24 Яхшы һәм начар инҗир (1—10) 25 Йәһвә халыклар белән судлаша (1—38) Халыклар Бабылга 70 ел хезмәт итәр (11) Ярсу шәрабы салынган касә (15) Халыктан халыкка бәла-каза килә (32) Йәһвә һәлак иткән кешеләр (33) 26 Ирмиягә үлем куркынычы яный (1—15) Ирмия коткарылып кала (16—19) Микай пәйгамбәрнең сүзләре искә алына (18) Урийәһ пәйгамбәр (20—24) 27 Бабылның камыты (1—11) Сидкыягә Бабылга буйсынырга әмер бирелә (12—22) 28 Ирмия һәм ялган пәйгамбәр Хәнания (1—17) 29 Ирмия Бабылда сөргендәге халыкка хат җибәрә (1—23) Исраил 70 елдан соң кире кайтыр (10) Шемая өчен хәбәр (24—32) 30 Яңадан торгызу һәм дәвалау турындагы вәгъдә (1—24) 31 Исраил калдыгы үз җиренә күченер (1—30) Рәхилә үз балалары турында елый (15) Яңа килешү (31—40) 32 Ирмия кыр сатып ала (1—15) Ирмиянең догасы (16—25) Йәһвәнең җавабы (26—44) 33 Яңадан торгызу турындагы вәгъдә (1—13) «Тәкъва мирасчының» идарәсе астында тыныч-имин тормыш (14—16) Давыт белән һәм руханилар белән килешү (17—26) Көнгә һәм төнгә кагылышлы килешү (20) 34 Сидкыягә чыгарылган хөкем (1—7) Колларны азат итү турындагы килешүне бозу (8—22) 35 Рехаблылар буйсыну үрнәге күрсәтә (1—19) 36 Ирмия әйтеп яздырган төргәк (1—7) Барух төргәктән кычкырып укый (8—19) Йәһуәким төргәкне яндыра (20—26) Хәбәр башка бер төргәккә яңадан языла (27—32) 37 Калдайлылар Иерусалимны вакытлыча гына калдыра (1—10) Ирмияне төрмәгә утырталар (11—16) Сидкыя Ирмия белән очраша (17—21) Ирмиягә икмәк биреп торалар (21) 38 Ирмияне су чокырына ташлыйлар (1—6) Әбәдмәлик Ирмияне коткара (7—13) Ирмия Сидкыяне калдайлыларга бирелергә өнди (14—28) 39 Иерусалим яулап алына (1—10) Сидкыя кача һәм аны кулга алалар (4—7) Ирмия яклау астына алына (11—14) Әбәдмәликнең тормышы коткарылыр (15—18) 40 Набузардан Ирмияне иреккә җибәрә (1—6) Гәдали ил өстеннән куела (7—12) Гәдалигә каршы сүз куешу (13—16) 41 Исмәгыйль Гәдалине үтерә (1—10) Исмәгыйль Йохананнан качып котыла (11—18) 42 Халык Ирмияне җитәкчелек сорап дога кылырга үтенә (1—6) Йәһвә Мисырга бармаска куша (7—22) 43 Халык буйсынмый һәм Мисырга китә (1—7) Йәһвәнең Ирмиягә Мисырда җиткергән сүзе (8—13) 44 Яһүдләрнең Мисырда бәлагә дучар ителүләре алдан пәйгамбәрлек ителгән (1—14) Халык Аллаһының кисәтүен кире кага (15—30) «Күк патшабикәсенә» табыну (17—19) 45 Йәһвәнең Барухка хәбәре (1—5) 46 Мисыр турында пәйгамбәрлек (1—26) Нәбукаднизар Мисырны яулап алыр (13, 26) Исраилгә бирелгән вәгъдәләр (27, 28) 47 Филистилеләр турында пәйгамбәрлек (1—7) 48 Моаб турында пәйгамбәрлек (1—47) 49 Амун турында пәйгамбәрлек (1—6) Эдом турында пәйгамбәрлек (7—22) Эдом халык буларак юк ителер (17, 18) Дәмәшекъ турында пәйгамбәрлек (23—27) Кидар белән Хасур турында пәйгамбәрлек (28—33) Илам турында пәйгамбәрлек (34—39) 50 Бабыл турында пәйгамбәрлек (1—46) «Бабылдан качыгыз» (8) Исраил кире кайтарылыр (17—19) Бабыл сулары корып бетәр (38) Бабыл яшәүчесез калыр (39, 40) 51 Бабыл турында пәйгамбәрлек (1—64) Мидия Бабылны кинәт җимерер (8—12) Китапны Евфратка ташлыйлар (59—64) 52 Сидкыя Бабылга каршы баш күтәрә (1—3) Нәбукаднизар Иерусалимны камап ала (4—11) Шәһәрне һәм гыйбадәтханәне җимерәләр (12—23) Халык Бабылга сөргенгә алына (24—30) Йәһуәкин зинданнан чыгарыла (31—34) Артка Алга Бастыру Уртаклашырга Уртаклашырга Ирмия (кыскача эчтәлек) ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КИТАПЛАРЫ Ирмия (кыскача эчтәлек) татар Ирмия (кыскача эчтәлек) https://cms-imgp.jw-cdn.org/img/p/1001070000/univ/art/1001070000_univ_sqr_xl.jpg nwtsty Ирмия Бу басманың автор хокуклары Copyright © 2024 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania. КУЛЛАНУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ | КОНФИДЕНЦИАЛЬ МӘГЪЛҮМАТ ТУРЫНДА КИЛЕШҮ | КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК КӨЙЛӘҮЛӘРЕ