Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Маттай китабының кыскача эчтәлеге

  • А. Гайсә Мәсихнең шәҗәрәсе (1:1—17)

  • Ә. Гайсәнең тууы белән бәйле вакыйгалардан алып аның суга чумдырылуына кадәр (1:18—3:17)

    • Мәрьям изге рухтан балага уза, һәм Йосыф моңа ничек карый (1:18—25)

    • Йолдызчылар килә, һәм Һируд үтерү планы кора (2:1—12)

    • Йосыф һәм Мәрьям Гайсәне алып, Мисырга кача (2:13—15)

    • Һируд Бәйтлеһем һәм аның тирәсендә ир балаларны үтерә (2:16—18)

    • Гайсәнең гаиләсе Насарада урнаша (2:19—23)

    • Чумдыручы Яхъяның хезмәте (3:1—12)

    • Гайсәнең суга чумдырылуы (3:13—17)

  • Б. Иблис Гайсәне вәсвәсәли; Гайсәнең Гәлиләядә вәгазьләү эше башлана (4:1—25)

    • Гайсә Иблиснең вәсвәсәләрен кире кага (4:1—11)

    • Гайсә күкләр Патшалыгы турында вәгазьли башлый (4:12—17)

    • Гайсә беренче дүрт шәкертне «кеше тотучылар» булырга чакыра (4:18—22)

    • Гайсә вәгазьли, өйрәтә һәм савыктыра (4:23—25)

  • В. Таудагы вәгазь (5:1—7:29)

    • Гайсә Таудагы вәгазен башлый (5:1, 2)

    • Бәхетле булыр өчен тугыз сәбәп (5:3—12)

    • «Җирнең тозы» һәм «дөнья өчен яктылык» (5:13—16)

    • Гайсә Канунны үтәргә дип килде (5:17—20)

    • Ачу тоту һәм шәхси каршылыкларны җайга салу турында киңәшләр (5:21—26)

    • Зина кылу һәм аерылышу турында киңәшләр (5:27—32)

    • Ант итү, үч кайтару һәм дошманнарны ярату турында киңәшләр (5:33—48)

    • Тәкъвалыкны кешеләр күрсен дип күрсәтмәгез (6:1—4)

    • Ничек дога кылырга һәм үрнәк дога (6:5—15)

    • Икейөзлеләнеп ураза тотудан сакланыгыз (6:16—18)

    • Байлыкны җирдә түгел, ә күктә җыегыз (6:19—24)

    • Борчылмагыз; Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куеп яшәгез (6:25—34)

    • Башка хөкем итмәгез (7:1—6)

    • Бертуктаусыз сорагыз, эзләгез һәм шакыгыз (7:7—11)

    • Алтын кагыйдә (7:12)

    • Тар капка (7:13, 14)

    • Ялган пәйгамбәрләр; агачны җимешенә карап билгелиләр (7:15—23)

    • Кыя өстенә һәм ком өстенә салынган йорт (7:24—27)

    • Халык Гайсәнең өйрәтүенә хәйран кала (7:28, 29)

  • Г. Гайсә Гәлиләядә төрле могҗизалар ясый (8:1—9:34)

    • Махаулы кешене савыктыру (8:1—4)

    • Бер йөзбашының иманы (8:5—13)

    • Гайсә Кәпернаумда күпләрне савыктыра (8:14—17)

    • Гайсәгә иярү (8:18—22)

    • Гайсә Гәлиләя диңгезендәге давылны тыя (8:23—27)

    • Җеннәр дуңгызлар эченә керә (8:28—34)

    • Гайсә паралич суккан кешене савыктыра (9:1—8)

    • Гайсә Маттайны чакыра (9:9—13)

    • Ураза тоту турында сорау (9:14—17)

    • Гайсә башлыкның кызын үледән терелтә; бер хатын Гайсәнең өс киеменә кагыла (9:18—26)

    • Гайсә сукыр кешеләрне һәм бер телсезне савыктыра (9:27—34)

  • Д. Гайсә зур өйрәтү эше турында сөйли һәм өйрәтүчеләргә күрсәтмәләр бирә (9:35—11:1)

    • «Урасы ашлык күп, ә эшчеләр аз» (9:35—38)

    • 12 сайланган рәсүл (10:1—4)

    • Вәгазьгә кагылышлы күрсәтмәләр (10:5—15)

    • Шәкертләрне эзәрлекләячәкләр (10:16—25)

    • Кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан куркыгыз (10:26—31)

    • Гайсә тынычлык түгел, ә кылыч китерергә дип килде (10:32—39)

    • Гайсәнең шәкертләрен кабул итүче үз әҗерен алыр (10:40—42)

    • Гайсә өйрәтер өчен һәм вәгазьләр өчен юлга чыга (11:1)

  • Е. Гайсә Гәлиләя буйлап йөри һәм өйрәтә (11:2—12:50)

    • Яхъя «килергә тиешле Зат» турында сорый (11:2—6)

    • Гайсә Чумдыручы Яхъяны мактый (11:7—15)

    • Ваемсыз буын (11:16—19)

    • Хоразин, Битсәидә һәм Кәпернаум хөкем ителә (11:20—24)

    • Гайсә үз Атасын басынкыларны хуплаганы өчен мактый (11:25—27)

    • Гайсәнең шәкерте булу йөге җанны яңартып җибәрә (11:28—30)

    • Гайсә — «Шимбә көннең Хуҗасы» (12:1—8)

    • Гайсә кулы корышкан бер кешене Шимбә көнне савыктыра (12:9—14)

    • Гайсә Аллаһының яраткан хезмәтчесе (12:15—21)

    • Җеннәр Билзибул ярдәме белән түгел, ә изге рух ярдәмендә куып чыгарыла (12:22—30)

    • Кичерелмәс гөнаһ (12:31, 32)

    • Агачны җимешенә карап билгелиләр (12:33—37)

    • Юныс билгесе (12:38—42)

    • Җеннең кешегә кире кайтуы (12:43—45)

    • Гайсәнең анасы һәм энеләре (12:46—50)

  • Ё. Гайсә мисаллар ярдәмендә Патшалык турында өйрәтә (13:1—58)

    • Гайсә, көймәдә утырып, күп халыкны өйрәтә (13:1, 2)

    • Орлык дүрт төрле туфракка чәчелә (13:3—9)

    • Ни өчен Гайсә өйрәткәндә мисаллар куллана? (13:10—17)

    • Чәчүче турындагы мисалны аңлату (13:18—23)

    • Бодай һәм чүп үләне (13:24—30)

    • Горчица орлыгы һәм ачыткы (13:31—33)

    • Гайсә мисаллар кулланып, пәйгамбәрлекне үти (13:34, 35)

    • Бодай һәм чүп үләне турындагы мисалны аңлату (13:36—43)

    • Яшерелгән хәзинә һәм бик кыйммәтле энҗе (13:44—46)

    • Ятьмә (13:47—50)

    • Үз хәзинәсеннән искесен дә, яңасын да чыгаручы остаз (13:51, 52)

    • Гайсәне туган җирендәге кешеләр кире кага (13:53—58)

  • Ж. Гайсәнең Гәлиләядә һәм якындагы өлкәләрдәге хезмәте тәмамлана (14:1—18:35)

    • Чумдыручы Яхъяның үлеме (14:1—12)

    • Гайсә якынча 5 000 ир-атны һәм шулай ук хатын-кызлар белән балаларны тукландыра (14:13—21)

    • Гайсә диңгез өстеннән бара (14:22—33)

    • Генисаретта кешеләрне савыктыру (14:34—36)

    • Йола буенча кулларны юу турында сорау (15:1—9)

    • Нәҗес нәрсә күңелдән чыга (15:10—20)

    • Финикияле хатынның нык иманы (15:21—28)

    • Гайсә күп авыруларны савыктыра (15:29—31)

    • Гайсә 4 000 ир-атны һәм шулай ук хатын-кызлар белән балаларны тукландыра (15:32—39)

    • Фарисейлар һәм саддукейлар күктән берәр билге күрсәтүен үтенә (16:1—4)

    • Гайсә фарисейлар һәм саддукейлар ачыткысы турында кисәтә (16:5—12)

    • Петер Гайсәне Мәсих дип таный (16:13—17)

    • Гайсә Петергә Патшалык ачкычларын бирә (16:18—20)

    • Гайсә үз үлеме һәм терелтелүе турында алдан әйтә (16:21—23)

    • Чын шәкерт булу өчен таләпләр (16:24—28)

    • Гайсә кыяфәтенең үзгәрүе (17:1—13)

    • Гайсә җенле бер малайны савыктыра (17:14—18)

    • Горчица орлыгы хәтле иман (17:19, 20)

    • Гайсә үз үлеме һәм терелтелүе турында кабат пәйгамбәрлек итә (17:22, 23)

    • Салым балык авызыннан табылган тәңкә белән түләнә (17:24—27)

    • Патшалыкта кем иң бөеге? (18:1—6)

    • Иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр (18:7—10)

    • Адашкан сарык турында мисал (18:12—14)

    • Каршылыкларны җайга салу һәм кардәшне дөрес юлга кайтару (18:15—20)

    • Кичерәсе килмәгән хезмәтче турында мисал (18:21—35)

  • Җ. Гайсәнең Переядә һәм Әрихә тирәсендәге хезмәте (19:1—20:34)

    • Никах һәм аерылышу (19:1—9)

    • Ялгыз булу бүләге (19:10—12)

    • Гайсә балаларны фатихалый (19:13—15)

    • Бай яшь кешенең соравы (19:16—26)

    • Патшалык хакына корбаннар бүләкләнә (19:27—30)

    • Йөзем бакчасындагы бар эшчеләргә бер динар түлиләр (20:1—16)

    • Гайсә үз үлеме һәм терелтелүе турында кабат пәйгамбәрлек итә (20:17—19)

    • Патшалыкта дәрәҗәле урыннар турында үтенү (20:20—28)

    • Гайсә Әрихә янында ике сукырны савыктыра (20:29—34)

  • З. Гайсәнең Иерусалимдагы соңгы хезмәте (21:1—23:39)

    • Гайсәнең Иерусалимга тантаналы керүе (21:1—11)

    • Гайсә гыйбадәтханәне чистарта (21:12—17)

    • Инҗир агачын каһәрләү (21:18—22)

    • Гайсәнең вәкаләте шик астына алына (21:23—27)

    • Ата һәм ике угыл турында мисал (21:28—32)

    • Явыз йөзем үстерүчеләр турында мисал (21:33—46)

    • Туй мәҗлесе турында мисал (22:1—14)

    • Аллаһы һәм кайсар (22:15—22)

    • Терелтелү турында сорау (22:23—33)

    • Ике иң мөһим әмер (22:34—40)

    • Мәсих Давыт улымы? (22:41—46)

    • Канунчылар һәм фарисейлар кебек эш итмәгез (23:1—12)

    • Канунчылар һәм фарисейларга кайгы (23:13—36)

    • Гайсә Иерусалим өчен көенә (23:37—39)

  • И. Гайсә үзенең килү чорының билгесен бирә (24:1—25:46)

    • Гайсәнең килү чорының билгесе турында сорау (24:1—3)

    • Җыелма билгенең үзенчәлекләре һәм бөек афәт (24:4—22)

    • Ялган Мәсихләрдән алдану куркынычы (24:23—28)

    • Адәм Улының килүе (24:29—31)

    • Инҗир агачыннан сабак (24:32, 33)

    • Бу буын үткәнче үтәлер (24:34, 35)

    • Көн һәм сәгать хакында кеше дә, фәрештәләр дә белми; Гайсәнең килү чоры Нух көннәренә охшаш (24:36—39)

    • Уяу торыгыз (24:40—44)

    • Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче; явыз хезмәтченең үзенчәлекләре (24:45—51)

    • Ун гыйффәтле кыз турында мисал (25:1—13)

    • Талантлар турында мисал (25:14—30)

    • Сарыклар һәм кәҗәләр турында мисал (25:31—46)

  • Й. Гайсәгә хыянәт, аның газаплануы, җәзалап үтерелүе һәм җирләнүе (26:1—27:66)

    • Руханилар Гайсәне үтерергә сүз куеша (26:1—5)

    • Хатын Гайсәнең башына хуш исле май агыза (26:6—13)

    • Гайсәнең соңгы Пасах бәйрәме; Яһүднең хыянәте (26:14—25)

    • Хуҗабызның кичке ашы гамәлгә кертелә (26:26—30)

    • Петернең ваз кичүе алдан әйтелә (26:31—35)

    • Гайсә Гитсимәндә дога кыла (26:36—46)

    • Гайсәне кулга алалар һәм Югары киңәшмә алдына китерәләр (26:47—68)

    • Петер Гайсәдән өч тапкыр ваз кичә һәм кайгыдан елап җибәрә (26:69—75)

    • Гайсәне Пилатка тапшыралар (27:1, 2)

    • Яһүдне вөҗданы газаплый, һәм ул барып асылына (27:3—10)

    • Гайсә Пилат алдында тора (27:11—26)

    • Гаскәриләр Гайсәдән мыскыллап көлә (27:27—31)

    • Гайсәне Голгофада баганага кадаклап куялар (27:32—44)

    • Гайсә үлә (27:45—56)

    • Гайсәне кабергә салалар (27:57—61)

    • Гайсәнең кабере янына сакчылар куела (27:62—66)

  • К. Гайсә үледән терелтелә; шәкертләр әзерләргә әмер бирә (28:1—20)

    • Гайсә үледән терелтелә; ул үз шәкертләренә күренә (28:1—10)

    • Гаскәриләргә Гайсәнең терелүе турында ялганласыннар өчен акча бирелә (28:11—15)

    • Гайсә шәкертләр әзерләргә әмер бирә (28:16—20)