Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Рәсүлләр китабына кереш сүз

  • Язучы: Лүк

  • Язылган урын: Рим

  • Язылуы тәмамланган ел: як. б. э. 61

  • Сурәтләнгән вакыт: б. э. 33 — як. 61

Игътибарга лаек мәгълүмат:

  • Рәсүлләр кылган эшләр китабында мәсихче җыелышның изге рух җитәкчелегендә барлыкка килүе сурәтләнә. Лүк бу китабын үзенең Яхшы хәбәрен тәмамлаган вакыйгалар белән башлый. Рәсүлләр китабында Лүк якынча 28 ел эчендә — б. э. 33 елыннан алып, якынча 61 елына кадәр — булган мөһим вакыйгалар турында яза. Беренче 12 бүлектә башлыча Петернең эшләре, ә калган 16 бүлектә Паулның эшләре турында языла.

  • Лүк үзенең Яхшы хәбәрен һәм Рәсүлләр китабын Тәүфилгә язган (Лк 1:3, 4; Рс 1:1). Тәүфил, күрәсең, мәсихче булган, чөнки ул Гайсә Мәсих һәм аның хезмәте турында инде «телдән өйрәтелгән» булган. (Лк 1:4; Лк 1:3 кә аңлатманы кара.)

  • Рәсүлләр китабы ачыклаганча, Суриядәге Антиохтан башлап, шәкертләр, «Аллаһының җитәкчелеге буенча, „мәсихчеләр“ дип атала башлаган» (Рс 11:26).

  • Лүк, күрәсең, б. э. 33 елыннан соң күпмедер вакыт үткәч, иман итүче булып киткән. Ул рәсүл булмаган, әмма рәсүлләр белән аралашкан. Өч очракта рәсүл Паул Лүкне исеме белән искә ала. Берничә ел дәвамында ул Паулның юлдашы булган; Паул аны «яраткан табибыбыз» дип атаган (Кл 4:14; 2Тм 4:11; Флм 24).

  • Рәсүлләр китабы якынча 100 кешене исеме белән атый. Анда Урта диңгез буенда я тирәсендә урнашкан якынча 100 географик урын, шул исәптән төбәкләр, өлкәләр, шәһәрләр һәм утраулар, искә алына. Археологик табылдыклар Лүк хәбәренең төгәллеген раслый. Мәсәлән, Эфес шәһәре тирәсендә үткәрелгән казу эшләре дәвамында Артемида храмы һәм борынгы театр табылган булган. Шул театрда рәсүл Паулга каршы күтәрелгән эфеслеләр җыелган булган (Рс 19:27—41). Лүк Тисалуникәдәге хакимият кешеләренә карата «шәһәр башлыклары» дип тәрҗемә ителгән грек сүзен кулланган (Рс 17:6, 8). Табылган язулар аның бу сүзне дөрес кулланганын раслый. Лүк Паблины Мальта «башлыгы» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе белән атаган (Рс 28:7). Мальтада табылган ике язу (берсе латин телендә, икенчесе грек телендә язылган) аның бу төшенчәне дә дөрес кулланганын исбатлый. Шулай ук табылган бер язу Лүкнең Галиун турында Ахая проконсулы дип төгәл әйткәнен дәлилли (Рс 18:12).

  • Рәсүлләр китабы, Яхшы хәбәрләр кебек, Еврей Язмаларының төгәллеген һәм Аллаһы тарафыннан рухландырылганын раслый. Мәсәлән, Петер Давыт патша язган ике пәйгамбәрлекне өземтә итеп китергән; алар хыянәтче Яһүдтә үтәлгән (Рс 1:16, 20; Зб 69:25; 109:8). Шулай ук Петер Илленче көн бәйрәмендә хәйран калган кешеләргә алар Йәил пәйгамбәрлегенең үтәлешенә шаһит булган дип әйткән (Рс 2:16—21; Йл 2:28—32). Рәсүлләр китабында язылган вакыйгалар шулай ук Филип, Ягъкуб һәм Паулның ничек Еврей Язмаларына нигезләнеп өйрәткәннәрен күрсәтә (Рс 8:28—35; 15:15—18; 26:22; 28:23, 25—27).