Җырларның җыры 2:1—17
2 Мин яр буе тигезлегендәге зәгъфран гына,Үзәндәге лалә чәчәге генә».+
2 «Чәнечкеле үләннәр арасында лалә чәчәге ничек булса,Кызлар арасында минем сөеклем шундыйдыр».
3 «Урмандагы агачлар арасында алмагач ничек булса,Егетләр арасында минем кадерлем шундыйдыр.
Аның күләгәсендә утырырга дәртләнәм,Татлы җимешләреннән тәм табам.
4 Ул мине мәҗлес йортына* китерде,Баш өстемнән үзенең мәхәббәт байрагын күтәрде.
5 Мине йөзем белән сыйлагыз,+Алма белән туендырыгыз —Сөю дәртеннән хәлдән тайдым мин.
6 Аның сул кулы башым астында,Уң кулы мине кочаклый.+
7 И Иерусалим кызлары,Үзе уянмаса, күңелемдә мәхәббәт уятмаска да, кабызмаска даГазәлләр+ һәм кыр боланнары белән ант итегез.+
8 Кадерлемнең тавышы ишетелә!
Менә ул килә,Тауларга менә, калкулыкларны гизә.
9 Кадерлем газәлгә һәм яшь боланга охшаш.+
Менә ул стенабыз артында басып тора,Тәрәзәгә карый,Рәшәткә аша күз сала.
10 Кадерлем сүзен башлап, миңа болай ди:
„Тор, сөйгәнем,Гүзәлем минем, әйдә минем белән.
11 Менә, кыш* үтте инде,Яңгырлар да туктады, тынды алар.
12 Бөтен җир чәчәк ата,+Ботак кырку вакыты җитте,+Безнең тирәбездә урман күгәрчене гөр-гөр килә.+
13 Инҗир агачының беренче җимешләре өлгереп җитте.+
Йөзем агачлары чәчәкләргә күмелгән, алардан хуш ис аңкый.
Тор, сөйгәнем, кил яныма,Әйдә минем белән, гүзәлем.
14 Кыя куенында яшәгән,Кыяташ эченә ышыкланган күгәрченем минем,+Синең йөзеңне күрергә, тавышыңны ишетергә рөхсәт ит,+Чөнки тавышың шундый ягымлы, төскә-биткә чибәр син“».+
15 «Безгә төлкеләрне,Йөзем бакчаларына зыян китерүче яшь төлкеләрне тотып бирегез,Йөзем бакчаларыбыз чәчәк атып утыра ич».
16 «Кадерлем — минеке, ә мин — аныкы.+
Ул лаләләр арасында+ көтү көтә.+
17 Йомшак җил искәнче* һәм күләгәләр качканчы,Тизрәк кайт, кадерлем.
Безне аерган таулардагы* тиз аяклы газәлдәй+ я яшь боландай+ бул.
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «шәраб йортына».
^ Яки «яңгырлар сезоны».
^ Сүзгә-сүз «Көн сулыш алганчы».
^ Я, бәлки, «Тау араларындагы». Яки «Бәтер тауларындагы».