Җырларның җыры 3:1—11
3 Төннәр буе ятагымдаҖан сөйгәнем турында уйладым.+
Аны бик күрәсем килде, әмма ул юк иде.+
2 Мин торып, шәһәрне гизеп чыгармын,Урамнары, мәйданнары буйлап йөрермен,Җан сөйгәнемне эзләрмен.
Эзләдем-эзләдем, тик аны тапмадым.
3 Шәһәр тирәли йөрүче сакчылар мине очраткач,+Мин алардан: „Җан сөйгәнемне күрмәдегезме?“ — дип сорадым.
4 Яннарыннан китү беләнҖан сөйгәнемне таптым.
Аны кочаклап алдым;Әнием йортына,Мине тудырган анам бүлмәсенә китереп җиткергәнче җибәрмәдем.+
5 И Иерусалим кызлары,Үзе уянмаса, күңелемдә мәхәббәт уятмаска да, кабызмаска даГазәлләр һәм кыр боланнары белән ант итегез».+
6 «Ми́рра белән ла́дан исен,Сәүдәгәрләрнең төрле-төрле хуш исле онтаклары* исен бөркеп,Чүлдә төтен баганаларыдай күтәрелеп, нәрсә килә анда?»+
7 «Бу бит Сөләйманның ятагы!*
Аның тирәли Исраилнең гайрәтле ир-атлары саныннанАлтмыш гаскәрие дә бара.+
8 Һәрберсенең кылычы бар,Һәммәсе сугыша белә;Төн дәһшәтләреннән яклау өчен,Һәрберсенең билендә кылычы».
9 «Бу — Сөләйман патшаның ятагы,*Ул аны үзенә Лива́н агачларыннан+ ясаткан.
10 Баганалары — көмештән,Терәкләре — алтыннан,Утыргычы кызгылт-шәмәхә йоннан ясалган.
Ә эчен Иерусалим кызларыЯрату белән бизәгән».
11 «Әй Сио́н кызлары, чыгыгыз,Сөләйман патшаны күрегез!
Башында — әнисе+ аңа туй көнендә,Күңеле сөенгән көнне
Үреп биргән таҗ».
Искәрмәләр
^ Ягъни порошоклары.
^ Яки «паланкины». Югары дәрәҗәле кешеләрне күтәреп йөртү өчен билгеләнгән күчмә утыргыч яки ятак.
^ Яки «паланкины». Югары дәрәҗәле кешеләрне күтәреп йөртү өчен билгеләнгән күчмә утыргыч яки ятак.