Җырларның җыры 4:1—16
4 «Син шундый гүзәл, сөйгән ярым минем!
Син шундый гүзәл!
Бөркәнчек каплаган күзләрең күгәрченнеке төсле.
Гила́д тауларыннан агылып төшкәнКәҗә көтүе кебек синең чәчләрең.+
2 Тешләрең яңа гына кыркылган,Әле генә коенган сарык көтүе күк;Һәрберсенең игезәге бар,Берсе дә үз баласын югалтмаган.
3 Иреннәрең ал җептәй.
Сүзләрең шундый ягымлы.
Бөркәнчек каплаган бит алмаларың*Анар өлешләре шикелле.
4 Муеның+ ташлардан салынганДавыт манарасы сыман;+Аңа мең калкан,Гайрәтле кешеләрнең бөтен түгәрәк калканнары эленгән.+
5 Ике күкрәгең газәлнең лаләләр арасында утлап йөрүчеИке баласы,
Игезәк баласы күк».+
6 «Йомшак җил искәнче* һәм күләгәләр качканчы,Мин ми́рра тавына,
Ла́дан калкулыгына менәрмен».+
7 «Сөйгәнем, син бар яктан да матур,+Синдә һичбер кимчелек юк.
8 Кәләшкәем, әйдә, бергә Ливаннан чыгыйк,Бергәләп Ливаннан+ китик.
Амана́* тавы башыннан төшик,Сени́р һәм Хәрму́н таулары түбәсеннән иңик,+Арыслан ояларын, каплан тауларын калдырып китик.
9 Кардәшем, кәләшем минем, күңелемне әсир иттең син;+Бер күз карашың белән,Муенсаңның бер сәйлән бөртеге белән күңелемне әсир иттең.
10 И кардәшем, кәләшем минем, иркәләү-назлауларың шундый татлы!+
Иркәләвең шәрабтан күпкә яхшырак!+
Хушбуеңның исе теләсә нинди хуш исләрдән дә тәмлерәк!+
11 Кәләшкәем, иреннәреңнән кәрәзле бал тама,+Телең астында — бал белән сөт,+Киемнәреңнең исе гүя Лива́н урманы исе.
12 Минем кардәшем — кәләшем — бикле бакча сыман,Бикләнгән бакча, ябык чишмә кебек.
13 Синең үсентеләрең* — анар агачлары үскән җәннәт бакчасы,Аларда — иң яхшы җимешләр. Анда кына белән нард үсемлекләре үсә,
14 Нард+ белән зәгъфран, хуш исле камыш+ белән дарчин,+Төрле-төрле ла́данлы агачлар, ми́рра белән алоэ* бар,+Төрле-төрле иң тәмле хуш исләр аңкып тора.+
15 Син бакча чишмәсе, саф сулы кое,Ливаннан аккан инеш син.+
16 Уян, төньяк җиле!
Кил, көньяк җиле!
Бакчама талгын гына ис.
Аның хуш исе таралсын».
«Кадерлем үзенең бакчасына килеп,Иң яхшы җимешләрдән авыз итсен иде».
Искәрмәләр
^ Яки «чигәләрең».
^ Сүзгә-сүз «Көн сулыш алганчы».
^ Яки «Антиливан».
^ Я, бәлки, «тән тиресе».