Җырларның җыры 6:1—13
6 «Әй гүзәлләрнең гүзәле,Синең кадерлең кайда соң?
Сөйгән егетең кая китте?
Әйтче безгә, аны бергәләп эзлик».
2 «Минем кадерлем үз бакчасына китте,Хуш исле үлән түтәлләре янынаМатур кырларда көтү көтәргә,Лалә чәчәкләре җыярга китте.+
3 Кадерлем — минеке,Ә мин — аныкы.+
Ул лаләләр арасында көтү көтә».+
4 «Тирсәдәй*+ гүзәл син, сөйгәнем минем,+Иерусалим кебек күз явын алырлык,+Байраклары янына җыелган гаскәрләр сыман таң калдыргыч син.+
5 Күзләреңне+ читкә ал,Мин карашыңнан дулкынланам бит.
Гила́д тауларыннан агылып төшкәнКәҗә көтүе кебек синең чәчләрең.+
6 Тешләрең синеңӘле генә коенган сарык көтүе күк,Һәрберсенең игезәге бар,Берсе дә үз баласын югалтмаган.
7 Бөркәнчек каплаган бит алмаларың*Анар өлешләре шикелле.
8 Миндә 60 патшабикәҺәм 80 җарияҺәм бихисап күп яшь хатын-кызлар булса да,+
9 Күгәрченем,+ сафкаем* берәү генә минем.
Ул үз анасының бердәнбер баласы,Үзен тудырган әнисенең газиз* кызы.
Аны күреп, кызлар бәхетле дип атый,Патшабикәләр һәм җарияләр болай дип мактый:
10 „Таң кебек балкып* торган,Тулы айдай сылу,Кояш нурыдай саф,Байраклары янына җыелган гаскәрләр сыман таң калдыргыч кем икән ул?“»+
11 «Үзәндә* агачларның бөреләнүен күрер өчен,Йөзем агачының үсентеләре шытып чыкканмы,* юкмы,Анар агачлары чәчәк атканмы, юкмы икәнен белер өчен,Чикләвек бакчасына төштем мин.+
12 Үзем дә сизмәстән,Җаным* минеПатша кешеләре* янына китерде».
13 «Кире кайт, Шула́м кызы, кире кайт!
Сине күрәсебез килә,Кире кайт, кире кайт!»
«Ни өчен сезнең Шулам кызын күрәсегез килә?»+
«Ул гаҗәеп Маханаим* биюенә охшаш!»
Искәрмәләр
^ Яки «Матур шәһәрдәй».
^ Яки «чигәләрең».
^ Яки «тел тидергесез затым».
^ Сүзгә-сүз «саф».
^ Сүзгә-сүз «аска карап».
^ Яки «Елга үзәнендә».
^ Яки «бөреләре бармы».
^ Яки «Теләгем».
^ Яки «Ихласлы кешеләремнең арбалары».
^ Яки «ике лагерь».