Җырларның җыры 8:1—14

8  Син әниемнең имчәкләрен имгәнАбыем күк булсаң иде! Шулчак урамда очратып, сине назлап үбәр идем,+Һәм берәү дә миңа җирәнеп карамас иде.  Мин сине үзем белән ияртер идем,Мине тәрбияләп үстергәнӘнием йортына китерер идем.+ Сиңа тәмләтелгән шәраб,Яңа гына сыгылган анар суы эчерер идем.  Синең сул кулың башым астында булыр иде,Ә уң кулың мине кочаклар иде.+  И Иерусалим кызлары,Үзе уянмаса, күңелемдә мәхәббәт уятмаска да, кабызмаска да ант итегез».+  «Кадерлесенең куенына сыенып,Чүл ягыннан кем килә анда?» «Алмагач астында сине уяттым мин. Әниең синең белән авырлы чактаАнда аны тулгак тоткан иде.  Мине үз йөрәгеңә мөһер итеп сал,Кулыңа мөһер итеп сук,Чөнки мәхәббәт үлемдәй көчле ул,+Тугрылык Кабердәй* нык ул. Аның ялкыны — балкып янган ут, Йәһ* ялкыны.+  Ярсулы сулар сөю утын сүндерә алмый,+Дәрьялар да аны агызып алып китә алмый.+ Кеше мәхәббәт өчен үз йортындагы бар байлыгын биргән булса,Аны* җирәнеп кире кагарлар иде».  «Безнең сеңелебез бар,+Аның күкрәкләре әле үсмәгән. Ул ярәшелгән көннеАның белән нәрсә эшләрбез?»  «Ул стена булса,Өстен көмеш белән бизәр идек,Ә ишек булса,Аны эрбет такталар белән тышлар идек». 10  «Мин — стена,Ә күкрәкләрем манара кебек. Шуңа күрә аның күзендәМин күңел тынычлыгы тапкан кыздай булдым. 11  Сөләйманның Багалхамунда йөзем бакчасы бар иде.+ Ул аны бакча караучыларына тапшырган иде. Һәрберсе аңа җыйган уңыш өчен мең шәкыл көмеш китерә иде. 12  Минем исә үзем кулланган йөзем бакчам бар,Мең шәкыл көмеш — синеке, Сөләйман,Ә ике йөз тәңкә — җимеш үстерүчеләрнеке». 13  «Әй бакчаларда яшәүче кыз,+Иптәшләрем* ягымлы тавышыңны көтә. Миңа да тавышыңны ишеттерче».+ 14  «Ашык, кадерлем минем,Хуш исле үләннәр үскән таулардаГазәлдәйЯки яшь боландай җитез бул».+

Искәрмәләр

Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Йәһвә исеменең кыска формасы.
Күрәсең, байлыкка карый.
Я, бәлки, «Иптәшләрең».

Искәрмәләр

Медиаматериал