Һошия 11:1—12

11  «Мин Исраилне малай чагында ярата идем,+Мин улымны Мисырдан чакырып алдым.+  Алар* исраиллеләрне өндәгән саен,Халык ераграк китә барды.+ Алар Бага́л сыннарына,+Кисеп һәм уеп ясалган потларга корбаннар китерде.+  Ә Мин Ифраимны кулларыма алдым,+ аны йөрергә өйрәттем.+ Алар исә үзләрен савыктыруымны танымады.  Мин аларны игелек баулары,* мәхәббәт баулары ярдәмендә җитәкләп йөрдем.+ Мин алар өчен муеннарыннан* йөкне төшергән кеше кебек булдым. Һәрберсенә назлы итеп ризык өләштем.  Алар Мисыр җиренә кайтмас, Ассирия аларның патшасы булыр,+Чөнки аларның миңа кайтасы килмәде.+  Аларның уй-ниятләре аркасында шәһәрләре буйлап өермәләп кылыч үтәр.+ Ул капка бикләрен җимерер, ә үзләрен йотар.+  Минем халкым миңа карата тугрылыксыз булып китте.+ Аларны югарыга* чакырсалар да, берсе дә торып басмады.  И Ифраи́м, ничек инде синнән баш тартыйм?+ И Исраи́л, ничек инде сине дошман кулына бирим? Сиңа Адмага эшләгәнне ничек эшлим инде? Сине Зибәимгә ничек охшаш итим инде?+ Минем йөрәгем үзгәрде. Сиңа карата кызгану белән янып торам.+  Көйдергеч ачуымны яудырмам. Ифраимны кабат җимермәм,+Мин бит кеше түгел, мин — Аллаһы,Синең араңда яшәүче Изге Ходай. Сиңа ярсу белән килмәм. 10  Алар Йәһвәгә иярер. Ул арысландай үкерер.+ Ул үкергәч, аның уллары көнбатыштан калтырый-калтырый килер.+ 11  Мисырдан чыкканда, алар — коштай,Ә Ассириядән чыкканда, күгәрчендәй калтырар.+ Мин аларны үз йортларына урнаштырырмын,— ди Йәһвә+.— 12  Ифраим мине — ялган белән,Исраил йорты алдау белән чолгап алды.+ Әмма Яһүд әле дә Аллаһы белән йөри. Ул Изге Аллаһыга тугры».+

Искәрмәләр

Ягъни пәйгамбәрләр һәм Исраилгә үгет-нәсыйхәт бирер өчен җибәрелгән башка кешеләр.
Сүзгә-сүз «кеше баулары», әти-әниләр кулланган бау.
Сүзгә-сүз «казналыкларыннан».
Ягъни югары гыйбадәт кылуга.

Искәрмәләр

Медиаматериал