Һошия 12:1—14

12  «Ифраи́м җил белән туклана. Көнчыгыш җиле артыннан көне буе чабып йөри. Ул ялган белән җәбер-золымны ишәйтә. Алар Ассирия белән килешү төзи+ һәм Мисырга май ташый.+  Йәһвәнең Яһүдкә каршы хөкем эше бар.+ Ул Ягъкубны йөргән юлларына карап җавапка тартыр,Эшләренә карап җәза бирер.+  Анасы карынында ул үз абыйсын үкчәсеннән тотты,+Бар көчен куеп Аллаһы белән көрәште.+  Ул фәрештә белән көрәште һәм аны җиңде. Үкереп елый-елый аңардан илтифат күрсәтүен үтенде».+ Аллаһы аны Бәйтелдә тапты һәм шунда безнең белән сөйләште.+  Ул — Йәһвә, Гаскәрләр Иясе.+ Йәһвә — аның истәлекле исеме.*+  «Шуңа күрә Аллаһыңа кире кайт,+Тугры мәхәббәт белән гаделлекне сакла,+Аллаһыңа һәрвакыт өметләнеп тор.  Әмма сатучы кулында ялган үлчәү. Ул алдарга ярата.+  Ифраим: „Әйе, мин баедым;+Мал-мөлкәт җыйдым.+ Тырышып башкарган эшләремдә бер хата да, гөнаһ та тапмаслар“,— дип әйтеп тора.  Мисырда булган чагыңнан алып мин — синең Аллаһың Йәһвә.+ Билгеләнгән вакытта* булган кебек,Мин сине кабат чатырларда яшәтермен. 10  Мин пәйгамбәрләр белән сөйләштем,+Аларның күренешләрен ишәйттем,Мин пәйгамбәрләр аша гыйбрәтле сүзләр сөйләдем. 11  Гиладта алдау* һәм ялган хөкем сөрә.+ Гилгәлдә алар үгезләрне корбанга китерә,+Мәзбәхләре сөрелгән басудагы таш өемнәре кебек.+ 12  Ягъкуб Ара́м* җиренә качып китте.+ Исраил+ шунда үзенә хатын алыр өчен хезмәт итте,+Хатын алыр өчен сарыклар көтте.+ 13  Йәһвә Исраилне бер пәйгамбәр ярдәмендә Мисырдан алып чыкты,+Бер пәйгамбәр аша аны саклап торды.+ 14  Ифраим Аллаһының күңелен бик нык рәнҗетте.+ Кан кою гаебе әле дә аның өстендә кала. Хуҗасы аңа үзен мәсхәрә иткәне өчен тиешлесен кайтарыр».+

Искәрмәләр

Яки «аны шул исем белән истә тоталар».
Я, бәлки, «Бәйрәм вакытында».
Яки «сихри нәрсә».
Яки «Сурия».

Искәрмәләр

Медиаматериал