Һошия 13:1—16

13  «Ифраи́м сөйләгәндә, кешеләр калтырап торды. Ул Исраилдә күренекле иде шул,+Әмма Бага́л аркасында гаепле булып китте+ һәм үлде.  Хәзер алар үз гөнаһларына өстәп,Көмештән потлар ясады.+ Алар сыннар ясый, әйе, һәр һөнәрче үз эшен оста итеп башкараҺәм аларга: „Корбан китерүчеләр бозау сыннарын үпсен“,— дип әйтә.+  Шуңа күрә алар иртәнге болытлар кебек,Иртә юкка чыга торган чык сыман,Ындыр табагыннан җил очырткан кибәк шикелле,Түбәдәге морҗадан күтәрелгән төтен кебек булыр.  Мисырда булган чагыңнан алып мин синең Аллаһың Йәһвә.+ Син миннән башка Аллаһыны белмәдең,Миннән башка коткаручы юк.+  Мин сиңа чүлдә, корылык җирендә игътибар иттем.+  Алар үз көтүлекләрендә тукланды.+ Туклангач, йөрәкләре горурланып китте. Шуңа күрә алар мине онытты.+  Мин алар өчен яшь арыслан сыман,+Сукмак янында сагалап яткан каплан шикелле булырмын.  Мин аларга үз балаларын югалткан ана аю сыман ташланырмын. Аларның күкрәк читлеген ярып ачармын. Аларны арысландай йотармын,Ерткыч хайвандай ботарлармын.  И Исраи́л, сине һәлак итәрләр,Чөнки син миңа каршы, ярдәмчеңә каршы чыктың. 10  Бар шәһәрләреңдә сине коткара алган патшаң кая соң?+ Идарәчеләрең кая? Алар турында син: „Миңа патша һәм мирзалар бир“,— дип әйтә идең бит.+ 11  Ачуым чыгып, мин сиңа патша бирдем.+ Ярсып, аны кире алырмын.+ 12  Ифраимның җинаяте төреп куелган,*Гөнаһы саклана. 13  Ул тулгак тоту газабы кичерер. Әмма ул — акылсыз бала,Туасы вакыты җиткәч, якты дөньяга ашыкмый. 14  Мин аларны Кабер* хакимлегеннәнҺәм үлемнән йолып алырмын.+ И Үлем, чаккычың кая?+ И Кабер, җимерү көчең кая?+ Әмма мин кызгану күрсәтмәм. 15  Ул камыш арасында гөрләп чәчәк атса да,Көнчыгыш җиле, Йәһвә җиле, чүлдән килеп,Аның байлыгын һәм су чыганагын корытыр. Ул аның хәзинәсеннән бар кыйммәтле әйберләрен талап чыгар.+ 16  Сама́рия үз Аллаһысына каршы фетнә күтәргәне өчен+ гаепле булыр.+ Алар кылыч белән һәлак ителер.+ Балаларын тураклап үтерерләр,Авырлы хатыннарының карыннарын ярырлар».

Искәрмәләр

Яки «саклана».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал