Һошия 14:1—9
14 «И Исраи́л, үз Аллаһың Йәһвәгә кайт,+Чөнки син үз гөнаһың аркасында абындың.
2 Йәһвәгә мондый сүзләр белән кайт,Аңа болай диген: „Гөнаһларыбызны кичер,+ бездән яхшы булганны кабул ит,Һәм без авызыбыздан чыккан мактау сүзләрен+ яшь үгезләрне китергәндәй бүләк итеп китерербез.*
3 Ассирия безне коткармас.+
Без атларга атланып йөрмәбез+Һәм үз кулларыбыз ясаган нәрсәгә бүтән: „И Аллаһыбыз!“ — дип әйтмәбез.
Син ятимгә шәфкать күрсәтәсең бит“.+
4 Мин аларны савыктырырмын, алар бүтән тугрылыксыз булмас.+
Мин аларны чын күңелдән* яратырмын,+Чөнки аларга инде ачуланмыйм.+
5 Мин Исраил өчен чык кебек булырмын.
Ул лалә сыман чәчәк атар,Үз тамырларын Ливандагы агачлар шикелле җибәрер.
6 Аның ботаклары киң җәелер,Мәһабәтлеге — зәйтүн агачыныкы сыман,Хуш исе Ливанныкы сыман булыр.
7 Алар яңадан минем күләгәмдә яшәр.
Алар ашлык үстерер һәм йөзем агачыдай чәчәк атар.+
Минем даным Лива́н шәрабы сыман булыр.
8 Ифраи́м: „Потлардан миңа ни файда бар?“ — дияр.+
Мин җавап бирермен һәм аны кайгыртырмын.+
Мин гөрләп чәчәк аткан артыш агачы күк булырмын.
Мин сиңа җимешләр бирермен».
9 Кем зирәк? Шул нәрсәләргә төшенсен.
Кем акыллы? Болар турында белем алсын.
Чөнки Йәһвәнең юллары — намуслылык юллары.+
Тәкъва кеше алар буйлап йөрер,Ә канунны бозучылар шул юлларда абынып егылыр.
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «без исә иреннәребезнең яшь үгезләрен китерербез».
^ Яки «үз теләгем буенча».