Һошия 5:1—15

5  «Сез, руханилар,+ тыңлагыз,И Исраи́л йорты, колак сал,И патшаның йорты, тыңла,Бу хөкем сүзе сезгә кагыла. Чөнки сез — Миспәдәге тозак,Табу́р өстенә җәелгән ятьмә.+  Фетнәчеләр үтерә-үтерә туя алмый. Мин аларның барысын кисәтеп торам.*  Мин Ифраимны беләм,Исраил дә миннән яшеренә алмый. И Ифраи́м, син азгынлыкка баттың. Исраил үзен нәҗесләде.+  Аларның эшләре үз Аллаһыларына кайтырга бирми,Чөнки алар арасында фәхешлек рухы хөкем сөрә.+ Йәһвәне дә алар танымый.  Исраилнең горурлыгы үзенә каршы шаһитлек бирде.+ Исраил дә, Ифраим да гөнаһлар кылып абынды. Яһүд тә алар белән бергә абынды.+  Үзләренең вак һәм эре терлеге белән алар Йәһвәне эзләп йөрде,Әмма таба алмады. Ул алардан ераклашты.+  Алар чит ил улларына ата булып,Йәһвәгә хыянәт итте.+ Хәзер аларны бер ай эчендә үз мал-мөлкәтләре* белән бергә йотарлар.  Гибәдә — мөгез һәм Рамада+ быргы кычкыртыгыз!+ Бәйтәбендә+ сугышка өндәп кычкырыгыз. И Биньями́н, без синең артыңнан барабыз!  И Ифраим, җәза көнендә син коточкыч нәрсә булып китәрсең.+ Мин Исраил кабиләләре арасында нәрсә буласын игълан иттем. 10  Яһүд мирзалары биләмә чикләрен күчерүчеләргә охшаш.+ Мин аларның өсләренә ярсуымны судай коярмын. 11  Үз дошманына үзсүзләнеп ияреп барганга,+Ифраим хөкем ителгән, җәберләнгән, изелгән. 12  Мин Ифраим өчен — көя кебек,Яһүд йорты өчен черек сыман булдым. 13  Ифраим — үз чирен, ә Яһүд үз җәрәхәтен күргәч,Ифраим Ассириягә китте+ һәм бөек патша артыннан хәбәрчеләр җибәрде. Шулай да ул сезне савыктыра алмады,Җәрәхәтегезне дә дәвалый алмады. 14  Мин Ифраим өчен — яшь арыслан сыман,Яһүд йорты өчен көчле арыслан шикелле булырмын. Мин аларны үзем ботарлармын да китәрмен,+Аларны чыгарып ташлармын. Аларны һичкем коткара алмас.+ 15  Китеп үз урыныма кайтырмын һәм, алар үз гаепләре аркасында тиешлесен татыганчы, шунда булырмын. Ул вакытта алар хуплавымны эзләр.+ Газап чиккәндә, алар мине эзләр».+

Искәрмәләр

Яки «төзәтермен».
Яки «басулары».

Искәрмәләр

Медиаматериал