Һошия 6:1—11

6  «Килегез, Йәһвәгә кайтыйк,Ул безне ботарлап ташлаган булса да,+ үзе савыктырыр. Безне җәрәхәтләгән булса да, яраларыбызны үзе бәйләр.  Ике көннән соң ул безне терелтер. Өченче көнне безне торгызыр,Һәм без аның алдында яшәрбез.  Без Йәһвәне белербез һәм аны тагы да яхшырак белергә тырышырбыз. Кояш һәркөн чыккан кебек, ул да һичшиксез чыгар. Ул безгә коеп яуган яңгыр сыман,Җирне сугарган язгы яңгыр шикелле килер».  «Нәрсә эшлим инде синең белән, Ифраи́м? Һәм синең белән, Яһүд, нәрсә эшлим? Сезнең тугры мәхәббәтегез иртәнге болытлар сыман,Тиз арада юкка чыга торган чык шикелле.  Менә ни өчен мин аларны пәйгамбәрләр ярдәмендә чабып ташлармын.+ Аларны авызымнан чыккан сүзләр белән һәлак итәрмен.+ Сиңа чыгарылган хөкемнәр яктылык сыман балкып торыр.+  Мине бит корбаннар түгел, ә тугры мәхәббәт,*Тулаем яндыру корбаннары түгел, ә Аллаһы турында белем сөендерә.+  Әмма алар гөнаһлы бәндә сыман килешүне бозды.+ Үз җирләрендә миңа хыянәт итте.  Гила́д — явызлык кылучылар шәһәре,+Өсте кан эзләре белән тулы.+  Руханилар — кешене сагалап ятучы җинаятьчеләр өере. Шехе́м юлында үтерәләр,+Чөнки алар оятсыз. 10  Исраи́л йортында мин коточкыч нәрсә күрдем. Ифраим анда фәхешлек кыла.+ Исраил үзен нәҗесләде.+ 11  Ә сиңа, и Яһүд, уңыш җыю вакыты билгеләнгән,Ул вакытта мин халкымның әсирләрен кире җыярмын».+

Искәрмәләр

Яки «шәфкать».

Искәрмәләр

Медиаматериал