Һошия 8:1—14

8  «Мөгез быргыңны кычкырт!+ Алар килешүемне бозды+ һәм канунымны тотмады,+Шуңа күрә дошман Йәһвә йортына каршы бөркеттәй ябырыла.+  Алар миңа: „И Аллаһыбыз! Без, исраиллеләр, сине беләбез“,— дип кычкыра.+  Исраи́л яхшы булганны кире какты.+ Аны дошман эзәрлекләсен.  Алар миннән хуплау сорамыйча патшалар куйды,Ризалыгымны алмыйча мирзалар билгеләде. Үзләрен һәлакәткә дучар итеп,+Үз алтын-көмешләреннән потлар ясады.+  И Сама́рия, мин синең бозау сыныңны кире кактым.+ Мин аларга ярсыдым.+ Күпме инде алар үзләрен сафландырмый торыр?  Чөнки бу бозау сыны Исраилдән чыкты. Аны һөнәрче ясады, ул Аллаһы түгел. Сама́рия бозавын челпәрәмә китерерләр.  Алар җил чәчеп йөриләр,Көчле давыл урырлар.+ Бер башак та өлгергән ашлык бөртеге бирми,+Бер үсенте дә он бирми. Аларның берәрсе нәрсә дә булса бирсә дә, аны чит кешеләр йотар.+  Исраилне дошман йотар.+ Алар халыклар арасында+Кирәкмәгән савыт кебек булыр.  Чөнки алар ялгыз кыргый ишәк сыман Ассириягә барды.+ Ифраи́м үзенә сөяркәләр яллады.+ 10  Алар сөяркәләрне башка халыклардан ялласа да,Мин аларны чолгап алырмын. Патшалар белән мирзалар аларның өсләренә авыр йөк салыр, шуңа күрә алар газаплана башлар.+ 11  Ифраим мәзбәхләрнең* санын арттырды һәм шулай итеп гөнаһ кылды.+ Алар аның гөнаһ кылу мәзбәхләре булып китте.+ 12  Мин аңа күп кануннар* язып бирдем,Әмма алар шул кануннарга чит нәрсәгә караган кебек карады.+ 13  Алар миңа корбаннар китереп ит ашады,Әмма бу бүләкләр Йәһвәне сөендермәде.+ Менә ул аларның гөнаһларын искә төшереп аларны җәзалар.+ Алар кире Мисырга таба борылды.*+ 14  Исраил үз Яратучысын онытты+ һәм гыйбадәтханәләр төзеде,+Ә Яһүд ныгытылган шәһәрләрнең санын арттырды.+ Әмма мин аның шәһәрләренә ут җибәрермен, Һәм ул һәр шәһәрнең манараларын йотар».+

Искәрмәләр

Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Яки «күрсәтмәләр».
Я, бәлки, «кайтыр».

Искәрмәләр

Медиаматериал