Һошия 9:1—17

9  «И Исраи́л, шатланма,+Башка халыклар кебек сөенмә. Чөнки син фәхешлек кылып үз Аллаһыңнан читләштең.+ Син һәр ындыр табагында фәхешлек кылып алган түләүне яратасың.+ 2  Әмма ындыр табагы һәм йөзем изгеч сине туйдырмас,Яңа шәраб та сиңа җитмәс.+ 3  Син Йәһвә җирендә бүтән яшәмәссең.+ Ифраи́м Мисырга кайтыр,Ассириядә шакшы нәрсәләр ашар.+ 4  Алар Йәһвәгә шәраб бүләкләре бүтән агызмас.+ Китергән корбаннары аны сөендермәс.+ Алар матәм икмәгенә охшаш. Аны ашаган һәркем үзен нәҗесләр. Чөнки аларның икмәге үзләре өчен генә. Шул икмәк Йәһвә йортына кертелмәс. 5  Җыелыш көне* һәм Йәһвәнең бәйрәм көне җиткәч,Нәрсә эшләрсез? 6  Менә! Аларга җимерелү аркасында качарга туры килер.+ Мисыр аларны бергә җыяр,+ ә Ме́мфис аларны җирләр.+ Аларның кыйммәтле көмеш әйберләрен кычыткан басар,Чатырларында чәнечкеле куаклар үсәр. 7  Тикшерү көннәре килер,Җәзалау көннәре җитәр.+ Исраил моны белсен. Аларның пәйгамбәре акылсыз булыр, иңдерелгән сүзләр сөйләүче кеше акылдан язар. Чөнки синең гөнаһың гаять зур һәм сиңа каршы дошманлык ташып тора». 8  Кайчандыр Ифраим сакчысы+ Аллаһым белән иде.+ Ә хәзер аның пәйгамбәрләренең+ бар юллары кош аулаучының тозаклары сыман. Аллаһысының йорты дошманлык белән тулы. 9  Гибә́ көннәрендә булган кебек, алар һәлакәткә китерәчәк эшләргә баткан.+ Ул аларны, гөнаһларын искә төшереп, җәзалар.+ 10  «Мин Исраилгә тап булгач, ул минем өчен чүлдәге йөзем сыман иде.+ Сезнең ата-бабаларыгызны инҗир агачының беренче җимешләре итеп күрдем. Әмма алар Пигурдагы Багалга китте.+ Алар үзләрен оятсыз нәрсәгә* багышлады,+Үзләре яраткан әйбердәй җирәнгеч булып китте. 11  Ифраимның даны кош кебек очып китә. Анда бала да тумый, йөклеләр дә, балага узучылар да юк.+ 12  Алар бала үстерсә дә,Мин аларны һәлак итәрмен, берсе дә калмас.+ Әйе, мин алардан читкә борылгач, аларга кайгы булыр!+ 13  Көтүлектә йөргән Ифраим минем өчен Тир кебек булды.+ Ә хәзер Ифраим үз улларын үлемгә алып барырга тиеш». 14  И Йәһвә, аларга ниятләгәнеңне бир. Карыннары бала тотмасын, күкрәкләре корысын. 15  «Алар бар явызлыкларын Гилгәлдә башкарды.+ Мин аларны шунда нәфрәт иттем. Бар явыз эшләре өчен аларны үз йортымнан куып чыгарырмын.+ Аларны бүтән яратмам.+ Аларның бар мирзалары кире беткән. 16  Ифраимны харап итәрләр.+ Аларның тамырлары кибеп бетәр, һәм алар җимеш бирмәс. Бала тудырсалар да, аларның сөекле токымын һәлак итәрмен». 17  Аллаһым аларны кире кагар,Чөнки алар аны тыңламады,+Алар халыклар арасында качкыннар булып яшәр.+

Искәрмәләр

Яки «Мәҗлес көне».
Яки «оятсыз илаһка».

Искәрмәләр

Медиаматериал