Һәггәй 1:1—15

1  Да́рий патшаның хакимлек итүенең икенче елында, алтынчы айның беренче көнендә Һәггә́й*+ пәйгамбәр аша Шилтии́л улы Зәрубабылга+ — Яһүд җире идарәчесенә һәм Яһузада́к улы баш рухани Йошуага Йәһвә мондый сүзләр җиткерде:  «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Бу халык: „Йәһвә йортын* яңадан торгызыр өчен вакыт җитмәгән әле“,— ди“».+  Йәһвә Һәггәй+ пәйгамбәр аша шулай ук мондый сүзләр җиткерде:  «Ә сезгә, бу йорт җимерек хәлдә булганда, агач белән тышланган йортларда яшәргә вакытмы?+  Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Юлларыгызны тикшереп чыгыгыз.*  Сез күп чәчәсез, ләкин аз җыясыз.+ Ашыйсыз, әмма тукланмыйсыз. Эчәсез, ләкин туйганчы түгел. Киенәсез, ләкин берегез дә җылына алмый. Эшкә ялланган кеше эш хакын тишек-тошык янчыкка сала“».  «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Юлларыгызны тикшереп чыгыгыз“.*  „Тауга менегез һәм бүрәнәләр ташыгыз.+ Минем йортымны төзегез,+ шулчак мин канәгать булырмын һәм данланырмын“+,— дип әйтә Йәһвә».  «„Күпне көтәсез, әмма аз аласыз; өегезгә алып кайтканны мин өреп очырам.+ Ни өчен? — ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— Чөнки йортым җимерек хәлдә ята, ә һәрберегез үз өе турында кайгыртып чабып йөри.+ 10  Шуңа күрә күкләр югарыдан үз чыгын иңдерми, һәм җир үз уңышын бирми. 11  Һәм мин җиргә, тауларга, ашлыкка, яңа шәрабка, майга, җир тудыра торган һәрнәрсәгә, кешеләргә, терлеккә һәм кулларыгыз башкарган бар эшләрегезгә корылык җибәреп тордым“». 12  Шилтиил+ улы Зәрубабы́л,+ Яһузадак+ улы баш рухани Йошуа́ һәм калган бар халык Аллаһылары Йәһвәнең тавышына һәм Һәггәй пәйгамбәрнең сүзләренә колак салды, чөнки аны Аллаһылары Йәһвә җибәргән иде. Шунда халык Йәһвәдән курка башлады. 13  Шуннан соң Йәһвә хәбәрчесе Һәггәй Йәһвәнең кушуы буенча халыкка мондый хәбәр җиткерде: «„Мин сезнең белән“+,— дип әйтә Йәһвә». 14  Шулай итеп, Йәһвә Шилтиил улы Зәрубабылның — Яһүд җире идарәчесенең+ һәм Яһузадак улы баш рухани Йошуаның,+ шулай ук калган бар халыкның рухын кузгатты.+ Алар үз Аллаһылары Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең йортына килеп эшли башлады.+ 15  Бу Да́рий патшаның идарә итүенең икенче елында,+ алтынчы айның 24 нче көнендә булды.

Искәрмәләр

Мәгъ. «бәйрәмдә туган».
Яки «гыйбадәтханәсен».
Яки «Юлларыгыз турында үз йөрәгегездә уйланыгыз».
Яки «Юлларыгыз турында үз йөрәгегездә уйланыгыз».

Искәрмәләр

Медиаматериал