Һәггәй 2:1—23

2  Җиденче айның 21 нче көнендә Һәггә́й+ пәйгамбәр аша Йәһвә болай дип әйтте:  «Шилтии́л улы Зәрубабылдан+ — Яһүд җиренең җитәкчесеннән+ һәм Яһузада́к+ улы баш рухани Йошуадан,+ шулай ук калган халыктан болай дип сорачы:  „Кайсыгыз бу йортның* элеккеге данын күргән иде?+ Ә бу йорт турында нәрсә уйлыйсыз? Элеккесе белән чагыштырганда ул һични тормый дип санамыйсызмы?“+  „Ләкин хәзер нык бул, Зәрубабы́л,— дип әйтә Йәһвә,— нык бул, Яһузадак улы баш рухани Йошуа́“. „Бу җирнең бар халкы, нык булыгыз+,— дип әйтә Йәһвә,— һәм эшне башкарыгыз“. „Мин бит сезнең белән+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.—  Сез Мисырдан чыкканда үзегезгә биргән вәгъдәмне истә тотыгыз.+ Минем рухым арагызда кала.*+ Курыкмагыз!“»+  «Чөнки болай дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә: „Тиздән мин тагын бер тапкыр күкләрне һәм җирне, диңгезне һәм коры җирне селкетермен“.+  „Мин бар халыкларны селкетермен, һәм бу йортка бар халыклардан кыйммәтле булганнары килер.+ Шунда мин аны дан белән тутырырмын“+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.  „Көмеш тә минеке, алтын да минеке“,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.  „Бу йортның даны элекке йортның даныннан зуррак булачак“+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә. „Бу урынга мин тынычлык бүләк итәрмен“+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә». 10  Да́рийның идарә итүенең икенче елында, тугызынчы айның 24 нче көнендә Йәһвә Һәггәй+ пәйгамбәргә мондый сүзләр иңдерде: 11  «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай дип әйтә: „Руханиларга канунга кагылышлы мондый сорау бирче:+ 12  „Әгәр берәрсе изге итне үз киеменең итәгенә салып алып барганда киеме белән икмәккә, ашка, шәрабка, майга яки башка төрле ризыкка кагылса, ул ризык изге булып китәрме?“» Руханилар: «Юк!» — дип җавап бирде. 13  Шунда Һәггәй болай дип сорады: «Ә мәеткә* кагылудан нәҗесләнгән берәү шул ризыкларның берәрсенә кагылса, шул нәрсә нәҗес булып китәрме?»+ Руханилар: «Нәҗес булып китәр»,— дип җавап кайтарды. 14  Шуннан соң Һәггәй болай диде: «„Бу кешеләр менә шундый, минем хозурымда бу халык шундый,— дип әйтә Йәһвә,— һәм куллары башкарган бар эшләре шундый. Алар корбан итеп китергән бар нәрсә нәҗес. 15  Хәзер, бүгенге көннән башлап, тикшереп чыгыгызчы:* Йәһвә гыйбадәтханәсендә әле таш өстенә таш куелганчы хәл нинди иде?+ 16  Кеше ашлык өеме янына килеп 20 үлчәм ашлык булыр дип өметләнә иде, ә 10 гына чыга иде; йөзем изгеч янына килеп 50 үлчәм шәраб булыр дип өметләнә иде, ә 20 генә чыга иде.+ 17  Мин сезнең игеннәрегезгә эссе җил, күгәрек*+ җибәрдем һәм боз яудырдым; ләкин берегез дә миңа таба борылмады“,— дип әйтә Йәһвә. 18  „Шушы көннән башлап, тугызынчы айның 24 нче көнендә Йәһвә гыйбадәтханәсенең нигезе салынган көннән башлап, тикшереп чыгыгызчы.*+ Шуны тикшереп чыгыгызчы: 19  амбарларда орлык әле калдымы?+ Моңарчы йөзем, инҗир, анар һәм зәйтүн агачы җимеш китерми иде, шулай түгелме? Ә бүгенге көннән башлап мин фатиха бирермен“».+ 20  Бу айның 24 нче көнендә+ Йәһвә үз сүзен Һәггәйгә икенче мәртәбә җиткерде: 21  «Яһүд җиренең идарәчесе Зәрубабылга болай дип әйт: „Мин күкләрне һәм җирне селкетермен.+ 22  Мин патшалыкларның тәхетләрен бәреп төшерермен һәм халыкларның патшалыклары ия булган көч-куәтне юкка чыгарырмын,+ сугыш арбаларын һәм аларда утыручыларны аударырмын. Атлар да, җайдаклар да һәлак булыр; кешеләр бер-берсен кылыч белән үтерер“».+ 23  «„Шул көнне,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә, — мин сине, Шилтиил+ улы хезмәтчем Зәрубабыл+ алырмын,— дип әйтә Йәһвә,— һәм сине мөһерле балдак шикелле итәрмен, чөнки син минем сайланган затым,“— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә».

Искәрмәләр

Яки «гыйбадәтханәнең».
Я, бәлки, «Ул вакытта рухым арагызда булды».
Яки «җанга». Сүзлекне к.
Яки «үз күңелләрегездә уйланыгызчы».
Яки «гөмбә». Сүзлекне к.
Яки «үз күңелләрегездә уйланыгызчы».

Искәрмәләр

Медиаматериал