Әсфирә 4:1—17

4  Моның барысы турында белгәч,+ Мардәкә́й+ үз киемнәрен ертып җибәрде һәм матәм киеме киеп, үз өстенә көл сипте. Аннары каты һәм әрнүле тавыш белән елап, шәһәр үзәгенә чыкты.  Ул патша капкасына кадәр генә барып җитте, чөнки беркемгә дә матәм киемендә аннан үтәргә рөхсәт ителми иде.  Патшаның сүзе һәм боерыгы ирешкән барлык өлкәләрдә+ яһүдләр зур матәм һәм ураза+ тоттылар, кайгырып еладылар. Күпләр матәм киемендә көлдә яттылар.+  Әсфирәнең хезмәтче кызлары һәм хәрәм агалары, килеп, аңа бу турыда сөйләгәч, патшабикә тирән кайгыга төште. Ул Мардәкәйгә, матәм киемнәрен алмаштырсын өчен, киемнәр җибәрде, әмма тегесе кабул итмәде.  Шунда Әсфирә́, патшаның хәрәм агасы Һатакны чакырып (ә аны патша Әсфирәгә хезмәт итәргә дип билгеләгән иде), аңа Мардәкәйдән нәрсә булганын сорарга кушты.  Һата́к Мардәкәй янына патша капкасы алдындагы шәһәр мәйданына килгәч,  Мардәкәй аңа үзе белән булган нәрсәләр турында һәм яһүдләрне юк итәр өчен+ Һәмәннең патша хәзинәсенә күпме акча кертергә+ вәгъдә иткәне хакында сөйләп бирде.  Ул аңа шулай ук яһүдләрне үтерү турындагы Шушанда+ чыгарылган законның күчермәсен бирде, тегесе аны Әсфирәгә күрсәтергә һәм барысын аңлатырга тиеш иде. Моннан тыш, ул Әсфирәгә, патша янына кереп, шәфкатен күрсәтсен дип үтенергә һәм үз халкы турында ялварып сорарга кушты.+  Һатак кайтып, Мардәкәйнең сүзләрен Әсфирәгә сөйләп биргәч, 10  Әсфирә аңа Мардәкәйгә+ болай дип әйтергә кушты: 11  «Патшаның бөтен хезмәтчеләре һәм патша карамагындагы өлкәләрдә яшәүче халык белә бит: нинди дә булса ир кеше я хатын-кыз патша янына эчке ишегалдына+ чакырылмаган килеш керсә, закон буенча, аны үлем көтә. Патша аңа үзенең алтын скипетрын сузса гына, ул кеше исән калачак,+ ә мине инде утыз көн патша янына чакырганнары юк». 12  Әсфирәнең сүзләре Мардәкәйгә җиткерелгәч, 13  Мардәкәй Әсфирәгә мондый җавап кайтарды: «Патша гаиләсеннән булганга, миңа башка яһүдләргә караганда котылу җиңелрәк булачак, дип уйлама. 14  Әгәр син бу вакытта дәшми калсаң, яһүдләр өчен ярдәм һәм котылу башка яктан киләчәк,+ ә син һәм атаң йорты юк булачаксыз. Кем белә, бәлки, син шушындый вакыт өчен патшабикә дәрәҗәсенә ирешкәнсеңдер?»+ 15  Моны ишеткәч, Әсфирә Мардәкәйгә болай дип әйтте: 16  «Бар, Шушанда булган барлык яһүдләрне җыеп, минем өчен ураза тотыгыз:+ өч көн буе,+ төнлә дә, көндез дә, бернәрсә дә ашамагыз һәм эчмәгез. Мин дә үземнең хезмәтче кызларым белән ураза тотармын. Аннары, закон буенча ярамаса да, патша янына барырмын. Үләргә булса, үләрмен инде». 17  Шуннан соң Мардәкәй, барып, һәммәсен Әсфирә кушканча эшләде.

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал