Әсфирә 5:1—14
5 Өченче көнне+ Әсфирә́ үзенең патша киемнәрен киде дә, патша йортының* эчке ишегалдына килеп, патша йорты каршысына басты, патша исә үзенең йортында, керү урыны каршысында тәхетендә утыра иде.
2 Ишегалдында торучы Әсфирә патшабикәне күрү белән патша сөенде һәм кулындагы алтын скипетрны Әсфирәгә таба сузды.+ Шунда Әсфирә, якынрак килеп, скипетрның очына кагылды.
3 Аннары патша аңа: «Ни булды, Әсфирә патшабикә? Нинди үтенечең бар? Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, сиңа бирелер!» — диде.
4 Моңа Әсфирә: «Патша хуп күрсә, бүген Һәмә́н+ белән бергә мин оештырган мәҗлескә килсен»,— дип җавап бирде.
5 Шулчак патша үз кешеләренә болай диде: «Һәмән тизрәк килсен, Әсфирә чакыра диегез». Һәм патша Һәмән белән бергә Әсфирә оештырган мәҗлескә килде.
6 Бераз вакыттан соң, алар мәҗлестә шәраб эчеп утырганда, патша Әсфирәгә: «Үтенечең нинди? Әйт, теләгеңне үтәрмен. Нәрсә турында сорарсың? Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, сиңа бирелер!»+ — диде.
7 Әсфирә мондый җавап кайтарды: «Теләгем һәм үтенечем мондый:
8 мин патшаның илтифатын казанган булсам һәм патша теләгемне үтәргә һәм үтенечем буенча эш итәргә теләсә, патша Һәмән белән бергә иртәгә мин оештырачак мәҗлескә килсен. Шунда мин патшага үтенечемне әйтермен».
9 Ул көнне Һәмән мәҗлестән шатланып һәм күтәренке күңел белән чыкты. Ләкин патша капкалары янындагы Мардәкәйнең үзе алдында тормаганын да, калтырамаганын да күргәч, Һәмәннең аңа ачуы чыкты.+
10 Ләкин ул үзен кулга алып өенә кайтып китте һәм аннан соң үз дусларын һәм хатыны Зәрешне+ чакыртты.
11 Һәмән алар алдында үзенең зур байлыгы, күп-күп уллары,+ патшаның үзен күтәргәне һәм башка түрәләреннән һәм хезмәтчеләреннән бөегрәк иткәне турында сөйләп мактанды.+
12 Һәмән болай диде: «Өстәвенә, Әсфирә патшабикә үзе оештырган мәҗлескә патша белән миннән башка беркемне дә чакырмады.+ Әле иртәгә дә мине патша белән чакырды.+
13 Тик шул яһүд Мардәкәйнең патша капкалары янында утыруын күргәндә, мине бернәрсә дә шатландыра алмый».
14 Шунда аның хатыны Зәре́ш һәм бөтен дуслары аңа болай диде: «50 терсәк* озынлыкта бер багана утыртырга куш, ә иртән патшага Мардәкәйне шул баганага асып куйсыннар диген.+ Аннары патша белән мәҗлескә күңел ачарга барырсың». Бу тәкъдим Һәмәнгә ошады, һәм ул багана утыртырга кушты.