Әсфирә 6:1—14

6  Ул төнне патшаның йокысы качты. Шуңа күрә ул тарихи язмалар китабын+ китерергә кушты. Китапны патша алдында укыганда, 2  бер язу таптылар. Анда патшаның ике түрәсе — ишек сакчылары Бикта́н белән Тәришнең Ахашверо́ш патшаны үтерергә җыенганы һәм Мардәкәйнең моның турында хәбәр иткәне язылган иде.+ 3  Патша: «Мардәкәйгә моның өчен нинди хөрмәт күрсәтелде, нинди бүләк бирелде?» — дип сорады. Моңа патшаның хезмәтчеләре: «Бернинди дә»,— дип җавап бирделәр. 4  Шуннан соң патша: «Ишегалдында кем бар?» — дип сорады. Ә патша йортының* тышкы ишегалдында Һәмә́н тора иде.+ Ул патша янына үзе әзерләгән баганага Мардәкәйне асып куйсыннар өчен сөйләшергә дип килгән иде.+ 5  Хезмәтчеләре патшага: «Ишегалдында Һәмән+ басып тора»,— дигәч, патша: «Керсен монда»,— диде. 6  Һәмән кергәч, патша аңардан: «Патша үз хөрмәтен күрсәтергә теләгән кеше өчен нәрсә эшләргә кирәк?» — дип сорады. Һәмән: «Патша миннән башка тагы кемгә ихтирам күрсәтсен инде?» — дип уйлап куйды.+ 7  Ул патшага болай диде: «Патша үз хөрмәтен күрсәтергә теләгән кеше өчен 8  патша киеп йөргән кием,+ шулай ук патша атланып йөргән һәм башына патша таҗы кидерелгән ат китерсеннәр. 9  Кием белән ат патшаның хөрмәтле бер түрәсе кулына тапшырылсын. Патша үз ихтирамын күрсәтергә теләгән кешегә шул киемне кидерсеннәр һәм шул атка утыртып шәһәр мәйданында йөртсеннәр. Аның алдыннан: „Патша үз ихтирамын күрсәтергә теләгән кешегә менә нәрсә эшлиләр!“ — дип кычкырып барсыннар».+ 10  Шунда патша Һәмәнгә: «Тизрәк, кием белән атны ал да әйткәнеңне патша капкалары янында утырган яһүд Мардәкәйгә эшлә. Әйткәннәреңнең берсен дә үтәми калма»,— диде. 11  Һәмән кием белән атны алып, Мардәкәйне+ киендерде дә атка утыртты. Аннары шәһәр мәйданында йөртеп, аның алдыннан: „Патша үз ихтирамын күрсәтергә теләгән кеше өчен менә нәрсә эшлиләр!“ — дип кычкырып барды. 12  Шуннан соң Мардәкә́й яңадан патша капкалары янына китте, Һәмән исә кайгырып башын каплаган килеш өенә ашыкты. 13  Һәмән үз хатыны Зәрешкә+ һәм бар дусларына үзе белән булган бөтен хәлләрне сөйләп биргәч, аның зирәк кешеләре һәм хатыны Зәре́ш болай диделәр: «Хәзер синнән бөегрәк булып киткән Мардәкәй яһүд токымыннан* икән, син аны җиңә алмаячаксың. Син аның алдында, һичшиксез, җиңеләчәксең». 14  Алар әле Һәмән белән сөйләшеп торганда, патшаның түрәләре килделәр һәм ашыгып Һәмәнне Әсфирә́ оештырган мәҗлескә алып киттеләр.+

Искәрмәләр

Яки «сараеның».
Сүзгә-сүз «яһүдләр орлыгыннан».

Искәрмәләр

Медиаматериал