Әсфирә 7:1—10
7 Патша белән Һәмә́н+ Әсфирә́ патшабикә оештырган мәҗлескә килделәр.
2 Шул көнне, мәҗлестә шәраб эчеп утырганда, патша Әсфирәгә кабат: «Әсфирә патшабикә, нинди үтенечең бар? Әйт, үтәрмен. Нәрсә турында сорарсың? Хәтта патшалыгымның яртысын сорасаң да, сиңа бирелер!» — дип әйтте.+
3 Әсфирә патшабикә болай диде: «И патша, сезнең илтифатыгызны казанган булсам һәм патша дөрес дип күрсә, үтенәм сездән: минем җанымны һәм халкымны+ коткарыгызчы.
4 Чөнки безне, мине һәм бөтен халкымны, кырып бетерер өчен, үтереп юк итәр+ өчен саттылар.+ Әлбәттә, безне коллар һәм хезмәтче кызлар итеп саткан булсалар, мин бер сүз дә әйтмәс идем. Ләкин мондый бәлагә юл куярга ярамый, чөнки бу патшага да зыян китерер».
5 Шунда Ахашверош патша Әсфирә патшабикәдән: «Кем ул? Алай эшләргә батырчылык иткән кеше кайда?» — дип сорады.
6 Әсфирә: «Безне күралмаучы һәм дошманыбыз — явыз Һәмән ул»,— дип җавап кайтарды.
Һәмән исә патша белән патшабикәдән куркып калтырый башлады.
7 Патша, ачуы чыгып, мәҗлес вакытында торды да сарай бакчасына чыгып китте. Ә Һәмән, патшаның үзен җәзаларга җыенганын күреп, Әсфирә патшабикәдән үз җанын саклап калу турында үтенер өчен торып басты.
8 Патша сарай бакчасыннан мәҗлес үткән йортка кире әйләнеп кергәндә, Һәмән Әсфирәнең ятагына сарылган иде. Моны күреп патша: «Әле ул, җитмәсә, минем өемдә патшабикәне көчләргә дә җыенамы?» — дип кычкырды. Патшаның моны әйтүе булды, Һәмәннең битен капладылар.
9 Патшаның Харбу́н+ исемле түрәсе: «Һәмән әле шулай ук сезнең гомерегезне саклап калган+ Мардәкә́й+ өчен 50 терсәк* озынлыкта бер багана утыртып куйды, бу багана Һәмәннең йорты янында тора»,— диде. Шунда патша: «Аны шул баганага асып куегыз»,— дип боерды.
10 Һәмәнне ул үзе Мардәкәй өчен әзерләгән баганага асып куйдылар, һәм патшаның ачуы басылды.
Искәрмәләр
^ Як. 22,3 м. Ә14 кушымт. к.